16+

Кәгазьдә парк территориясе тынычлыкта калырга тиеш, дип язылган...

Үрдәк, акчарлак, сиртмәкойрык, чебенче, су тавыгы – бу кошларның барысын да Казансу елгасы буенда урнашкан “Савиново” паркында очратырга мөмкин. Казансу елгасы янында табигать сөючеләр орнитолог Динә Вәлиева белән очрашты. Ул казанлыларны кошларны төрле билгеләр буенча аерырга өйрәтте. 

Кәгазьдә парк территориясе тынычлыкта калырга тиеш, дип язылган...

Үрдәк, акчарлак, сиртмәкойрык, чебенче, су тавыгы – бу кошларның барысын да Казансу елгасы буенда урнашкан “Савиново” паркында очратырга мөмкин. Казансу елгасы янында табигать сөючеләр орнитолог Динә Вәлиева белән очрашты. Ул казанлыларны кошларны төрле билгеләр буенча аерырга өйрәтте. 

Җәй көне кошларны күзәтергә теләсәгез, таң белән уянуыгыз хәерле, чөнки алар, гадәттә, көндезге сәгать 11гә кадәр генә сайрый. Аннан соң азык-төлек эзләргә керешәләр. Кошларны төрле билгеләр буенча аерып була. Мәсәлән, чебенче нечкә агач ботакларында утырып сайрарга ярата. Ә чебенченең оясы җирдә урнаша. Кеше күзе һәрвакыт кошларны күреп бетермәскә мөмкин, шуңа күрә орнитология белән шөгыльләнүчеләр күбрәк тавышка нигезләнә. Тик тавыш та кошларны аеруда төгәл билге түгел, чөнки кайбер канатлы дусларның җырлары бер-берсенә охшаган.

Мәсәлән, кызылтүш белән чебенченең сайравын орнитология белән кызыксынмаганнарга аеру бик авыр булачак.
Күп кошлар кеше кулы тимәгән урман, паркларда яши. Әмма көн саен күреп торган акчарлак һәм үрдәкләрне дә барыбыз да аера белми. Акчарлакларның Татарстанда ике төре киң таралган: диңгез һәм күл. Күл акчарлагының яз-җәй айларында башы караңгы көрән төскә керә. Диңгез акчарлагының исә сырты көмеш-соры, башлары ак, томшыклары сары төстә була. Ул күл акчарлагыннан ике тапкыр зуррак. 

“Савиново” паркында кызыл китапка кертелгән кош төрләре дә бар, әмма алар яшәү шартлары үзгәрү сәбәпле, башка урманнарда төпләнергә мәҗбүр була. Сүз һаман кешенең әдәпсезлегенә әйләнеп кайта. “Савиново” паркына балык тотырга, күңел ачырга килүчеләр байтак. Ял итүгә каршы килүче юк, әмма чүп ташлап калдырганнарга ризасызлык белдерүчеләр бар. Паркта күптән түгел генә өмә оештырганнар, табигать сөючеләр бар тирәлекне чистартып куйган. Бер атнада “Савиново”ны янәдән чүп баскан. 
- Хакимият белән бу урынны махсус саклана торган табигый территория, дип билгеләү турында сөйләшүләр барды. “Савиново” паркы янында төзелеш эшләре яңартылгач, халык борчыла башлады. Кәгазьдә парк территориясе тынычлыкта калырга тиеш, дип язылган, әлегә бернинди төзекләндерү эшләре алып барылмый. Бу үзенә күрә яхшы, чөнки кеше кулы тимәгән табигать белән сокланып була, - диде орнитолог Динә Вәлиева.

“Савиново”да кеше салган сукмаклардан йөрү озакка сузылачак, чөнки паркның төзекләндерелү проекты башкару этабына җитмәгән. Хәзер булганның кадерен белеп, көтәсе генә кала.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading