16+

Халык җаен таба: коена да кызына!..

Урамда чын җәй. Битлекләрне салырга рөхсәт иткәннән бирле халык паркларда мәш килә. Коену сезоны ачылуын ачылмаган әле анысы.

Халык җаен таба: коена да кызына!..

Урамда чын җәй. Битлекләрне салырга рөхсәт иткәннән бирле халык паркларда мәш килә. Коену сезоны ачылуын ачылмаган әле анысы.

Гадәттә, комлыклар 1 июньдә халыкны кабул итә башлый иде.
Роспотребнадзор идарәсе белгечләре, комлыкларда халык пандемия сәбәпле чикләүләрнең өченче этабы узганнан соң гына ял итә алачак, дип белдерә. Җәй көне комлыкларда кеше күп, андый урыннарда битлек киюче дә булмаячак. Шуңа да су буйларында, яр кырыйларында авыруны йоктыру куркынычы зур.

Быел республикада барлыгы 35 комлык ачылуга әзерләнә. Аның алтысы инде тикшерү узган. Кайберләрендә кара шар төшерелгән билгеләр күрергә мөмкин. Бу комлыкларның вакытлыча эшләмәүләрен аңлата.
Хәер, халык аптырап тормый, җаен таба: коена да, кызына да. Тик бу очракта саклык чаралары турында онытмаска кирәк. Ел башыннан республика сулыкларында 15тән артык кеше үлгән, дип хәбәр итә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

 “Елга булмаса, фонтаннар бар”, – ди паркларда ял итүчеләр. Бу эссе көннәрдә олысы, кечесе фонтан тирәсендә мәш килә. Республика паркларында фонтаннар бу атнадан эшли башлады. Шулай ук Кабан күлендә катамараннар, көймәләр алып тору станциясе дә ачылды. Суда йөзү чаралары даими йогышсызландырыла. Һәр кешегә перчаткалар бирелә. Битлек кию мәҗбүри. Шулай ук куркынычсызлык җилетлары да кияргә кирәк.

Табиблар исә җылы көннәр вирусны җиңәргә аз булса да ярдәм итәр дип өметләнә. Дөрес, бу атнада азрак суытып алачак, ди синоптиклар. Икенче атнада кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар да күзәтеләчәк. Ә июльне коры һәм җылы булыр дип фаразлыйлар.

Суда коенучыларга киңәшләр:
Таныш булмаган, тиешсез урында су коенмагыз.
Еракка йөзмәгез, хәлегез бетеп, көзән җыерып алу куркынычы бар.
Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш суга керү киңәш ителми.
Балаларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтү мөһим.
Белгечләр суда 20 минуттан озак тормаска кирәк, ди. Туңа башласагыз да судан чыгып җылынырга кирәк.
Кояшта озак кызынып ятканнан соң суга саклык белән генә керергә кирәк, мускуллар эсседән суыкка күчеп, киеренкелек кичерергә мөмкин.
Суда батучы кешене күргәнсез икән ярдәмгә ашыгыгыз, үзегез булыша алмасагыз, башкаларны чакырыгыз.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading