16+

Халык «Америка кунаклары»ннан котыла алмый

Бик күп еллар элек бер язучы, Америка дөньяга өч афәт ясады, дип язган иде. Шуларның берсе – атом бомбасы.

Бик күп еллар элек бер язучы, Америка дөньяга өч афәт ясады, дип язган иде. Шуларның берсе – атом бомбасы.

Хиросима, Нагасакиның меңләгән корбаннары. Икенчесе – колорад коңгызы. Ярты гасыр көрәшәбез инде шуның белән, агулыйбыз, үзебез агуланабыз, агулы бәрәңге ашыйбыз. Ә аңа, Маһи әби әйтмешли, ике дөнья сәрвәри – таяк белән бәргәли. Уйлап та бирми: әз генә карамыйча торсаң, бәрәңге сабагың кура җиләге кебек кып-кызыл була. Баштагы елларны җыеп та карады инде халык, җыеп кына бетереп булмагач, агулый башлады, бәрәңгесез калып булмый бит! Коңгыз белән көрәш һәр җәйне дәвам итә бәрәңге бакчасында. Кем кемне инде, җәмәгать! Әлегә коңгыз көчле, Алланың рәхмәте белән тагын да көчлерәк агу уйлап тапсалар ярар иде дә галим абзыйлар. Әлегә әллә ашыкмыйлар, әллә булдыра алмыйлар шунда. Һәр җәй саен колорад коңгызы агулый халык.

Ә менә өченчесе – әйтеп ышанмассыз, Американский клён, татарчасы – Америка чаганы. Ул үзе чакмый, ну басып алды бөтен дөньяны. Әле 60нчы елларда, без мәчет мәктәптә укыганда, мәктәп ишегалдына, койма кырыена утырттылар ул чаганнарны. Бу – Америкадан кайтартылган бик затлы агач, берәр кеше урлап үз каралты тирәсенә йә бакчасына утыртса, бик зур күләмдә штраф салыначак, әтиләрегезгә әйтегез дип, без бала-чаганы бик каты кисәттеләр. Юк, беркемнең өй тирәсендә күренмәде ул «затлы» агач. Алай дисәң, Бану апаның өй артында, тыкрык кырыенда үсте ике чаган. Мыек Бану – колхоз активисты. Ул сорап алгандыр бәлки, шул заманда колхозчыга фәлән сутый гына җир тиеш дип, кешеләрнең бакчаларын кисеп йөргәндә иң актив кеше иде инде ул. Озын куллары белән ике метрлы үлчәү таягы тотып, бакча үлчәп йөргәнен хәтерлим әле.

Ә Америка чаганын урлап йөрер­гә дә кирәк булмады, ничә генә ел эчендә яулап алды ул безнең җирне, чынлап торып әрсез алабай диярсең. Бөтен җирдә үсә ул, аның җитмәгән җире юк.
1978-1979 елның салкыннары 50 градуска җитә язган кышында нинди көчле имәннәр чыдамады – өшеделәр. 2010 елгы корылыкны зифа каеннарыбыз күтәрә алмады – корыдылар. Ә Америка кунагына берни юк. Үсә дә үсә, алкаларын асылындырып, бер-бер алкасында күпме канатлы орлык. Очып та килеп төшә, шунда ук тишелеп тә чыга. Әнә бит, Шәмәй күперенә төшкәндә утыралар колония булып, тузанга батып, аннан күпердән чыгып тау башына күтәрелә башласаң, җәй көне Батырыйлар нигезе – йорты күренми дә, «затлы» кунак басып алган. Әле ярый соңгы бер-ике елда халык утынга кисә башлады үзләрен. Ә утыны куәтле, диләр. Ярар инде, «затлы» кунакның бер игелеге тисен халыкка.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading