Шәһри Казан

“Халык азрак – кислород күбрәк”, яки нишлисең инде, доллар?

Совет чорының: “Халык азрак – кислород күбрәк”, – дигән әйтеме зэкларны товар вагоннарына тутырганда барлыкка килгән. Барып җиткәнче күпмесенең исән каласы билгеле түгел, азая барган саен сулыш алуы иркенәя. Әлеге әйтемнең долларга ни катнашы бар соң?

Бераз ныгып торганнан соң, рубльның тагын бәясе төшә башлады. Аналитиклар рубль бәясе төшүне әле бу соңгы чик түгел, ул тагын да аскарак тәгәрәр дип фаразлый. Моның сәбәпләре күп, шуларның берсе – АКШтагы Президент сайлаулары. Уйлап карасаң, Ак йорт кайда да, безнең рубль кайда, әмма бүген җир йөзендә бөтен нәрсә дә үзара бәйләнешеп, чәбәләнеп беткәч, океан артындагы сайлауларның нәтиҗәсе башкаларга да тәэсир итми калмаячак. Хакимияттә Трамп калганда, әлләни үзгәрешләр булмас һәм долларның бәясе бераз төшәр дип көтәләр. Ә менә аның көндәше Байден сайланса, уңай үзгәрешләр булмас та ахры. Аның Россиягә карата булган мөнәсәбетеннән чыгып, яңа санкцияләр булмас дип тә әйтә алмыйбыз. Белгечләр Карабахтагы низаг тәмамланса, Трамп икенче срокка сайланса, ел ахырына доллар арзанаячак дип ышандыра. Әллә ни күп тә кирәкми, дөньялар рәтләнде дип иркен сулыйсы көннәр дә бар икән бит әле.

Реклама

Алар үзләре хәл итәр инде, ә менә бездәгеләрнең дә долларга карата фикерләре кызыклы. Дөресрәге – кызганыч. Кайбер министрлар долларның кыйммәтләнүе бөтенләй үк куркыныч түгел, киресенчә, импорт белән эшләмәүчеләр өчен файдалырак та әле дип белдерә. Икенче төрле әйткәндә: кыйммәтле доллар – экспортка чыгаручылар өчен бик отышлы. Аларга бит нефть, газ, алтын, никель һәм башка шундый кыйммәтле әйберләрне тагын да яхшырак бәядән сату мөмкинлеге арта. Ә менә импортка азык-төлек, кием-салым, машина һәм башка төр куллану товарлары алучылар өчен бик үк отышлы түгел, шуңа күрә алар бәяләрне күтәрергә мәҗбүр. Экспортчылар белән импортчылардан тыш гади халык та бар бит әле, бу хакта онытып җибәрмәделәр микән? Алар алтын ашамый, никельдән киенми, ә бәяләр арта. Дөресрәге: тормыш бәясе кыйммәтләнә, тагын да төгәлрәк әйтсәк – хәерчеләр саны арта. Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә 20 миллион кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк. Рәсми телдә алар – ярлылык чигендә, чынлыкта – хәерче. Ә кемдер долларның кыйммәтләнүе отышлы дип утыра. Куллларында козырьлы кәртләр күп булучылар өчен оттыру мөмкинлеге аз, оттыра башлаганда алар шахмат тартып чыгарырга мөмкин...

Керемен яшәү минимумына да җиткерә алмаучылар арта барып, халык саны кимиячәген күзаллау өчен Ванга булу да кирәкми. “Халык азрак – кислород күбрәк” әйтеме һәрбер чорда үз көчендә кала. Дәҗҗал күзе төшерелгән яшел кәгазьнең озак еллар дәвамында дөнья белән идарә итәсен Ванга үзе дә чамаламагандыр әле. Заманында бәясе бер рубльга да тулмаган доллар хәзер күпләр өчен пот булып тора, аңа табыналар, аның тәэсирендә кыйблаларны буташтыралар. Унөч яруслы пирамида түбәсенә Дәҗҗал күзе төшерелгән дим бит, ул үз эшен белми эшләмәс...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: