16+

Халык фикерен беләсе килә дисәң...

Социаль челтәрләр тормышыбызда көннән-көн ныграк роль уйный башлаган чорда яшибез. Тавыш бирүләр дә әлеге платформаларга күчә башлады.

Халык фикерен беләсе килә дисәң...

Социаль челтәрләр тормышыбызда көннән-көн ныграк роль уйный башлаган чорда яшибез. Тавыш бирүләр дә әлеге платформаларга күчә башлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Инстаграмдагы аккаунтында 31 декабрьне ял көне буларак игълан итү-итмәү буенча тавыш бирүне оештыруы – гадәти һәм гадәттән тыш хәл. Гадәти, чөнки Президентның Инстаграмдагы аккаунтында да, «ВКонтакте»дагы битендә дә төрле формадагы аралашу күптәннән бара. Кемдер зарлана, кемдер ярдәм сорый. Шикаять белдерүчеләрне дә, ачыргаланып кычкыруларны да күреп-ишетеп торабыз. Гозерләр тыңлана, теге яки бу мәсьәлә буенча тиешле инстанцияләргә күрсәтмәләр бирелә, ярдәм итү очраклары да булып тора. Әлеге факт республика җитәкчелегенең халыкка якын булуы, кире элемтәнең яхшы оештырылуы турында сөйли.

Гадәттән тыш, чөнки моңа кадәр Президент дәрәҗәсендә ниндидер мәсьәләне хәл итү соцчелтәрләргә чыгарылганы юк иде бугай әле. Тавыш бирүне күзалдында тотуым. Ә бит бик яхшы алым икән. Халыкка якынаю нисбәтеннән дә, халык фикерен ишетү теләге ягыннан да. Ә инде тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ниндидер карарга килү, бигрәк тә халык теләгән вариантны сайлау теләсә кайсы дәрәҗәдәге җитәкченең популярлыгын арттыра алырлык гамәл.
Сер түгел, ниндидер мәсьәлә буенча «халык ни уйлый икән?» дип кызыксыну артык юк бездә. Кануннар, һич югы карар-боерыклар кабул итәр алдыннан гади халык арасында тавыш бирү оештырылса, нур өстенә нур булыр иде дә бит. Бу очракта Татарстан Президентының тәҗрибәсе трендка әйләнсен иде дип телисе кала. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр арасында диюем...

Ә сез исә, дуслар, шундый ук тавыш бирүләр, зарларыгызны-тәкъдимнәрегезне юллау өчен, «Шәһри Казан» газетасының соцчелтәрләрен дә файдалана аласыз. Юкка гына безнең шигарь «Шәһри Казан» – синең өчен, синең турында!» түгел бит. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Язылмаган булсагыз, газетабызга язылырга ашыгыгыз!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading