16+

Халык комиссарлары - халык хәтерендә

1920 елның 25 июнендә Казан губерния башкарма комитеты хакимиятне Вакытлы революцион комитетка тапшыра. Совнарком, бүгенге көндәгечә әйтсәк, Министрлар Кабинетының оешкан вакыты дип әнә шул көнне саныйбыз.

Халык комиссарлары - халык хәтерендә

1920 елның 25 июнендә Казан губерния башкарма комитеты хакимиятне Вакытлы революцион комитетка тапшыра. Совнарком, бүгенге көндәгечә әйтсәк, Министрлар Кабинетының оешкан вакыты дип әнә шул көнне саныйбыз.

ТАССР Халык Комиссарлары Советы (Совнарком) республиканың югары дәүләт хакимияте органы буларак, 1920 елның сентябреннән 1946 елның мартына кадәр эшләгән.

Тарих битләренә күз салсак, Казанда 1920 елның 26 сентябрендә Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы советларының Iнче съезды була. Аның эшендә 348 делегат катнаша. Съезд АТССРның даими эшләүче югары хакимият органнарын оештыра. Мисал өчен, Үзәк Башкарма Комитет (ТатЦИК) төзелә. Комитетның беренче утырышында Борхан Мансуров җитәкчелегендәге президиум сайлана. Шулай ук Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендә Халык Комиссарлары Советы оештырыла. Аңа барлык халык комиссариатлары комиссарлары кергән.

Дөрес, монысы инде яңа ведомствоның рәсми рәвештә оешып эшли башлаган вакытлар. Аңа кадәр исә – 1920 елның 25 июнендә Казан губерния башкарма комитеты хакимиятне Вакытлы революцион комитетка тапшыра. Совнарком, бүгенге көндәгечә әйтсәк, Министрлар Кабинетының оешкан вакыты дип әнә шул көнне саныйбыз.

ТАССР Совнаркомының төрле еллардагы рәисләре: Сәхибгәрәй Сәетгалиев, Кашаф Мохтаров, Хаҗи Габдуллин, Шайгардан Шаймарданов, Кәримулла Исмаев, Кыям Абрамов, Әхмәтсафа Дәүләтяров, Әмин Тынчеров, Сөләйман Гафиятуллин, Сәет Шәрәфиев.

1946 елның 28 мартыннан ТАССР Совнаркомы ТАССР Министрлар Советы итеп үзгәртелгән. ТАССР Министрлар Советы 1990 елга кадәр гамәлдә булды. ТАССР Совнаркомының турыдан-туры варисы булган Министрлар Советын төрле елларда Сәет Шәрәфиев, Миргарифан Азизов, Абдулхак Абдразяков, Гомәр Усманов, Илдус Садыйков,Минтимер Шәймиев, Мөхәммәт Сабиров һ.б. җитәкләде.

Халык комиссарлары халык хәтерендә хөрмәтләп саклана. Казанның Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният сарае ТАССР Совнаркомының беренче рәисе Сәет-Галиев исемен йөртә. 1959 елда төзелгән, Сталин чоры мәдәни мирасы саналган әлеге бинага капиталь ремонт үткәрелдле. Бу эшләрне башкаруга Татарстан бюджетыннан 400 миллион сум тотылды. Мәдәният сараенда Дәрвишләр бистәсенең сугышчан һәм хезмәт даны музее да эшли, анда Сәхибгәрәй Сәетгалиевка багышланган экспонатлар да бар.

Республикада бүгеннәрдә ТАССР оешуга 100 ел тулу кысаларында ТАССР Сонаркомына багышланган хәтер чаралары үткәрелә.

Фото: http://www.archive.gov.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading