16+

Халык нинди – мулла шундый!

Хәзерге вакытта мөфти-имамнарны начар яктан күрсәтеп сөйлиләр.

Халык нинди – мулла шундый!

Хәзерге вакытта мөфти-имамнарны начар яктан күрсәтеп сөйлиләр.

Шулай ук данлыклы татар язучылары: Мәхмүт Галәү "Болганчык еллар", Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Кәрим Тинчурин "Зәңгәр шәл" әсәрләрендә муллалар хакында искә алына. Кешеләр муллалар гөнаһсыз һәм изге дип уйлыйлар.

Шуны ачыклап үтәргә кирәк: мулла, имам, хәзрәт, мөфти, ишан, мөәзин алар бит пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр түгел. Чөнки Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: Адәм балаларыннан һәрберсе хаталана. Алар арасыннан иң яхшылары, үзләренең гөнаһларын танып, тәүбә кылып һәм кабат бу гөнаһларга беркайчан да кайтмаска тырышып яшәүчеләр.

Әлбәттә, безнең өчен үрнәк ул Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм булып тора. Хәсән әл-Басри әйтте: Сезнең гамәлләрегез - сезнең җитәкчеләрегез. Ягъни халык нинди, җитәкче - шундый.

Димәк, халык изге, яхшы, югары әхлаклы, гыйлемле имамнарны тәрбияләргә теләсәләр, үзләре дә шундый югарыда санап чыккан сыйфатларга ия булырга тиешләр.
Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading