16+

“Халыкның сәламәтлеге сагында торасыз. Вәкаләтләрегезне үтәгез әйдә”

Узган ел республиканың медицина тармагына 1705 персонал таләп ителгән. Әмма яңа кабул ителгәннәргә караганда, эштән китүчеләр күбрәк булган. Аерма – 567 кеше. Бу хакта республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте.

“Халыкның сәламәтлеге сагында торасыз. Вәкаләтләрегезне үтәгез әйдә”

Узган ел республиканың медицина тармагына 1705 персонал таләп ителгән. Әмма яңа кабул ителгәннәргә караганда, эштән китүчеләр күбрәк булган. Аерма – 567 кеше. Бу хакта республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 44 утырышында ул 2022 елгы Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында сөйләде.

Узган ел медицина җиһазлары алуга, аларны ремонтлауга һәм кадрларның квалификациясен күтәрүгә 173,7 миллион сум акча тотылган. Алсу Мифтахова билгеләп узганча, фонд 22 миллион сумлык мәҗбүри медицина иминияте һәм республика бюджеты акчаларын максатсыз куллану фактларын ачыклаган. Алар, нигездә, тарифка кермәгән яки мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабына финансланырга тиеш булмаган чыгымнар. Әлеге медицина оешмаларына финанс санкцияләре кертелгән. Шул рәвешле медицина оешмалары 5,7 миллион сум акчаны бернинди документларсыз сарыф иткән.

Алсу Мифтахованың чыгышыннан соң КПРФ депутаты Хафиз Миргалимов бу акчаларның кая китүе белән кызыксынып, ни өчен контроль юк, ничек итеп моңа юл куярга була, дип сорады. 

Аңа җавап итеп, спикер, бу сорауны баш табибларга юлларга кирәк, без контрольдә тотучы, фактларны ачыклаучы гына, диде.

Сүзгә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кушылды. 
–    Депутат дөрес сорау куйды. Бу сорауны үз өстегездән төшермәгез. Прокурор килеп, үзегезне төшергәнне көтәргә кирәкми, – дип шелтәләп алды ул. 
Депутатларга халыктан шикаятьләр күп килүен ассызыклап, аларның табиблар җитмәве, чиратлар озын булуы, белгечләрне айлар буе көтәргә туры килүеннән зарлануларын билгеләп үтте. 
–    Сез халыкның сәламәтлеге сагында торасыз. Вәкаләтләрегезне тулысынча үтәгез әйдә. Бу мәсьәләләрне хөкүмәт каршында күтәрегез. Икенче юлы тәнкыйтьрәк рухта чыгыш ясавыгызны сораячакбыз, – дип, ул Алсу Мифтаховага таләпчәнрәк булырга кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading