16+

«Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый»

Бездән еш кына: “Атнасына 36 битле чыга торган газетагызда язмаларга яңалыкларны кайдан табып бетерәсез?”- дип сорыйлар.

«Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый»

Бездән еш кына: “Атнасына 36 битле чыга торган газетагызда язмаларга яңалыкларны кайдан табып бетерәсез?”- дип сорыйлар.

Чыганаклар төрле, билгеле: рәсми хәбәрләр, интернеттагы яңлыклар һәм тагын.... дуслар яшәсен! Татарстан язучыларының “Әһле каләм” ватсаб төркемендә язучы һәм тарих фәннәре кандидаты   Нурулла Гарифтан килгән сөенечле фтоларны күргәч, бу яңалык белән уртаклашуын үтенеп,  үзенә мөрәҗәгать иттек.
 
Әле менә яңа гына борынгы бабаларыбызның тарихи җиренә Камаз юлыннан 4 чакырым эчкә кергән урында Тәберде Чаллысы янында  шундый такта куйдык. Борынгы Чаллы каласы  (1183 -1556 )җирләре бу. Шактый аяк ите ашарга , ябык ишекләрне ачтырып керергә туры килсә дә, нәтиҗәсе куанычлы. Минем өчен аеруча. Гомеремне шушы туган җиремдәге борынгы каберлекләрне, сала-калаларны өйрәнүгә багышладым, археологик казынуларда булып, бу хакта берничә китап та чыгардым.  Идел-Чулман төбәгендә төрледән-төрле кабилә-халыкларның эзләрен саклаучы тарихи-мәдәни катламнар күп сакланган. Нинди генә халыклар укмашып яшәмәгән дә, мәдәният, гореф-гадәтләр алышмаган монда: таш, бронза, тимер гасырлары, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорлары... Фин-угор, төрки телле болгар-татар халыкларының да тибрәлгән бишеге бу. Кайда көрәк тыксаң, шунда каберлек, элеккеге авыл, ныгытма-шәһәр урыннары... Безнең бабаларыбыз - болгар-татарлар тарихына караган шәһәрлекләрнең исәбе генә дә хәзерге Татарстан Республикасы чикләрендә 200 гә җитә. Ә барлык тарихи ядкәрләрнең тулаем исәбе 5 меңнән артып китә. Аларның төп өлешен археологик һәйкәлләр алып тора. Бүгенге көнгәчә исән-имин килеп җиткән әлеге мирасның сакланышы ни хәлдә соң? Алар тулаем ачыкланып, киләчәк буыннарга да гыйбрәт буларак, бездән соң да кабат гасырлардан- гасырларга күчәрме? Бүгенге чор тормышына бәйле киң күләмдә алып барылган төзелеш һәм башка табигый үзгәрешләр нәтиҗәсендә бу тарихи урыннар бер-ике елда юкка чыкмасмы?

Сораулар күп. Уйлану, борчылулар да шул хакта. Татарстан җирлегендәге әлеге тарихи һәйкәлләрне эзләү һәм барлау XIX-нчы гасырның урталарыннан ук алып барылган. Аларны өйрәнү сугыш елларында да тукталмый. Әмма соңгы дистә елларда бу эш акрынайды. Татарстан Республикасы биләмәләре буенча күләмле археологик эзләнүләр күп очракта аерым шәһәрләрнең тарихына бәйле уздырылды. Шул сәбәпле Казан, Алабуга шәһәрләренең 1000 еллык тарихлары, бәйрәм буларак билгеләп үтелде.  Республика районнары буенча күләмле һәм дәвамлы археологик тикшерүләр алып барылмаса да, тарихи һәйкәлләр бүгенге көнгәчә табыла тора. Мәсәлән, соңгы елларда районыбызның көнчыгыш җирләренә кергән Борынгы Чаллы төбәгендә 4 борынгы авыл, Казан ханлыгы чорына караган кабер ташлары һәм башка әлегәчә археологик һәйкәлләр исемлегенә кермәгән торак урыннары һәм зиратлар ачыкланды. Бу табышлар күп очракта әлеге урыннарда алып барылган төзелешләргә бәйле табыла. Башка төбәкләрдән дә еш кына борынгы зиратларның җимерелүе, аларда табылган кеше сөякләре, тарихи табылдыклар турында язмалар чыга тора.

Күптән түгел генә Аксубайда шундый хәл булды. Һәйкәлләр исәбенә кермәгәч, аларны барлаучы, өйрәнүче һәм саклаучы да юк инде. Җирле идарәләр үз биләмәләренә кергән тарихи һәйкәлләрне саклап торырга тиеш. Бу мәдәнияткә бәйле кабул ителгән Татарстан кануннары буенча шулай. Ә чынбарлыкта алар үз биләмәләрендәге тарихи һәйкәлләрнең, кайда урнашуын гына түгел, санын да белмиләр. Фән-техниканың алга китеше бүгенге көндә археологик һәйкәлләрнең чорын һәм урнашу урынын төгәл билгеләү мөмкинлеген тудыра. Шул сәбәпле соңгы ике елда Мәдәният министрлыгы белән берлектә Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институтының археология бүлеге тарихи һәйкәлләрне барлау һәм аларның исемлеген төзү буенча яңа эшчәнлек башлады. 2008 елның 1-20 августында Балык бистәсе районы биләмәләрендә тарихи һәйкәлләрнең урыннары билгеләнде. Әлеге эшчәнлек вакытында гыйбрәтле очракларга – тарихи һәйкәлләрне юкка чыгаруларына да тап булдык. Мәсәлән, Шумково авылы тирәсендә Екатериновка елгасы һәм аның кушылдыгы арасында урнашкан борынгы болгар авылын һәм аның зиратын кырып , Дон-Урай авылының XVII гасырга караган урыныннан балчык алып юлга салганнар. Әлеге юлның каршында урнашкан Болгар, Алтын Урда чорларыннан калган авыл урыны әлегә сакланып калган. Тарихи һәйкәлләрне юкка чыгару эшчәнлеге башка урыннарда да алып барыла.

 Менә шундый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен без бу изге җирләрне Федераль тыюлык итеп раслаттык. Анда хәзер сөрергә дә, төзергә дә ярамый.

Нурулла әфәнде әлеге эштә башлап йөргән  тарихны  яратучы эшмәкәр Тәлгат Мотыйгуллинга бик зур рәхмәтле. Үз изгелеге игелек булып кайтсын ди. М 7 юлындагы «У самовара» кафесы хуҗасы һәм шундагы ачык музейны оештыручы бу абзый әлеге эшне  финанслаган.
Узган атнада гына бу якларда Изге чишмә буенда беренче тапкыр Кирмән җыены узды. Анда да сүз үткәнебез, борынгы тарихыбыз (димәк, киләчәгебез  дә) турында  барган. Алдагы елларда  бу тарихи чараны  республика һәм федераль дәрәҗәдә дә үткәрергә җыенуларын   әйтте Нурулла әфәнде.

Нурулла Гариф  үзнең китапларын да җибәрде миңа. Саллы-саллы өч басмада күпме эзләнүләр, күпме  йокысыз төннәр. Тарихыңны югалтсаң, шулай  бөртекләп җыясың инде аны.  Китапның берсенең  соңгы битендә мондый сүзләр бар:
“Нәселеңне, җиде бабаңны беләсеңме? Юк икән, язып куй! Үзең белмәсәң, үзеңнән соң килгән буыннар белер.  Мөселман кешесенә җиде бабасын белү фарыз...”

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading