16+

Халыкта кансызлыкка мохтаҗлык сизелә: "Игра в кальмара" хикмәтләре

Интернетттан бик ерак булган кеше генә “Игра в кальмара” дигән уен һәм сериал турында ишеткәне юктыр. Соңгы вакытта бөтен дөнья шуның шаукымы белән яши. Кайбер шәһәрләрдә әлеге уенны кабатларга тырышучылар да бар. Красноярск краенда ЮХИДИ хезмәткәрләре дә аның сюжетын хәтерләткән видеода төшкәннәр. Нәрсә соң бу һәм ни өчен ул шулкадәр популярлык казана алды?

Халыкта кансызлыкка мохтаҗлык сизелә: "Игра в кальмара" хикмәтләре

Интернетттан бик ерак булган кеше генә “Игра в кальмара” дигән уен һәм сериал турында ишеткәне юктыр. Соңгы вакытта бөтен дөнья шуның шаукымы белән яши. Кайбер шәһәрләрдә әлеге уенны кабатларга тырышучылар да бар. Красноярск краенда ЮХИДИ хезмәткәрләре дә аның сюжетын хәтерләткән видеода төшкәннәр. Нәрсә соң бу һәм ни өчен ул шулкадәр популярлык казана алды?

Шунысын әйтергә кирәк, “Игра в кальмара” сериалын Көньяк Кореяда төшергәннәр. Аны АКШта урнашкан “Netflix” дигән стриминг платформасында урнаштырганнар. Анда төрле кино һәм сериаллар күрсәтәләр. Әлеге картинаны төшерү өчен 21,4 миллион доллар сум акча тотылган, ә инде 1 ай эчендә ул 900 миллион долларга якын табыш китергән икән. Димәк, бик кызыклы сериал булганлыгы аерым-ачык күренә.

Эчтәлегенә күз салыйк әле. Андагы төп геройның исеме Сон Ги-хун, аның тормышы чәлпәрәмә килә: ат чабышында ул соңгы акчаларын югалта, бурычлары өчен бандитларга эчке органнарын бирә, ә кызы яңа гаиләсе белән Америкага китәргә җыена. Бер мәлне билгесез кеше аңа акчага балалар уенында катнашырга чакыра һәм үзенең визиткасын тапшыра, җиңүче өчен призның күләме – 40 миллион доллар. Сон Ги-хун риза була, аның белән бергә тагын 455 уенчы була. Сериалда күп кенә куркыныч һәм канлы конкурслар күрсәтелә, кем биремне үти алмый – андыйларны шунда ук аталар. Дөресен генә әйткәндә, сериалның эчтәлеге бик гади, әмма режиссер Хван Дон-хек аңа зур мәгънә сала: ул капиталистик дәүләтне битәрли, чөнки кешеләр акча өчен үләргә дә, үтерергә дә әзер. Кинодагы уен дөньясы зур бер балалар мәйданчыгын хәтерләтсә дә, ул һәр көнне акча өчен җинаятькә дә барырга риза булган безнең бүгенге тормышыбызны тасвирлый, дип белдерә режиссер.

Шунысы кызык, Көньяк Корея өчен төшерелгән сериал, 10 көн эчендә 90 илдә иң популярына әйләнде. Трендка әверелгән әйберне кулдан ычкындырасы килмәүдәнме, халык егыла-егыла аны карый башлады. Бу гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләрендә теге яки бу балалар мәйдәнчыгында яисә мәктәп җирлегендә “Игра в кальмара”ны уйнаганнар дигән хәбәрләр килә, ә Красноярк краенда ЮХИДИ хезмәткәрләре аның эчтәлегенә нигезләнеп, видео да төшергәннәр. Кыскасы, бөтенесе дә шуның белән “чирли” башлады дисәк тә була. Фильмның режиссеры Хван Дон-хек әйтүенчә, әлеге картинаны ул 12 ел элек уйлап йөргән, әмма элеккеге чорда мондый канлы триллерлар кино индустриясе өчен дә, тамашачылар өчен дә кызыклы булмаган. Хәзер исә халык аларны кырылып карый икән, җитмәсә эчтәлегендә социаль тема да яшеренгән.

Психологлар фикеренчә, кешеләрнең бер-берсен үтерергә тырышуыннан тамашачылар ләззәт ала. Әлеге сериалның шундый зур уңышка ирешүе мине бер фикергә китерде: халыкта кансызлыкка мохтаҗлык сизелә. Кинода никадәр күбрәк атыш, үтереш, сугыш булса, шулкадәр кызыграк. Җәмгыять әллә нишли башлады, укучылар мәктәпләргә кереп, үзенең яшьтәшләрен ата, урамда машина йөртүчеләр бер-берсенә карата рәхимсез кылана, хәтта тәрбиячеләр балаларны җәзалый дибез, ә үзебез шундый эчтәлекле кино һәм сериаллар карап тәм табабыз.

Ә бит “Игра в кальмара”ның төп фикере дә шундый бит: байларның да, хәерчеләрнең дә бер уртак ягы бар – ул да булса, икесенә дә тормышы соры кызыксыз күренә. Чыннан да, күп акчасы булган кеше, тора-бара, барысына да ияләшә һәм бернәрсәдән дә тәм тапмый башлый. Шул яңа төр күңел ачуга сусаулары аларны кредитка баткан хәерчеләргә карата рәхимсез экспериментлар ясарга этәрә дә инде. Үзебез дә шул коега кереп барабыз, канкоеш булган кинолар безне кызыктыра, халык үзе үк андый сериалларның барлыкка килүенә сәбәпче түгелме соң? Хәния Фәрхинең бер җырында әйтелгәнчә, бәхетсезлеккә кеше түзә, ә бәхеткә чыдау – ул бик авыр. Тамагы тук булган халык тамаша сорый башлый, ә менә кино индустриясе безгә шуны тәкъдим итә дә инде. Аннары, балалар кулына мылтык алды, дип зарланабыз...

Рәсим Хаҗиев

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кешелэрне кызыктырган фикер: бер-беренэ кайгыртучанлык, авыр минутларда берлэшу

    Мөһим

    loading