16+

Ханбикәсез калдың бит син, татар шигърияте!

Казанда Флёра Тарханова белән хушлаштылар.

Ханбикәсез калдың бит син, татар шигърияте!

Казанда Флёра Тарханова белән хушлаштылар.

Аллага тапшырдык, быелгы җәйнең соңгы аеның беренче көнен мәрәсимнән башларга туры килде. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе бинасында танылган шагыйрь-тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Флёра Тарханова белән хушлашырга көн эссе булуга да карамастан, яше-карты килгән иде.

Кайгы митингысын башлап Татарстан Министрлар Кабинеты  аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров мәрхүмәнең талантлы тәрҗемәче булуын гына түгел, ә ихлас күңелле чын кеше булуын да искәртте. Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова да шәхси югалту бу минем өчен диде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рамис Әймәт сүзләре дә күпләрнең күңелен кузгаткандыр.

– Татар әдәбияты дисбесе бер бик тә затлы асылташын югалтты, – диде ул.   Мәрхүмәнең ахирәт дусты шагыйрә Шәмсия Җиһангирирова Флера ханымны сер сандыгым дип атады һәм аңа багышлап яңа шигырен укыды.

Флёра Тарханова затлы нәселдән. Чистай районы Яуширмә авылында тугыз балалы укытучылар гаиләсендә туып-үскән кыз. Туганнарының барысы да олы шәхесләр. Кайгы митингына килгән туганнары: КФУ профессоры Илдар Тарханов һәм озак еллар Татарстанның мәдәният министры булган Илдус Тархановлар да күз яшьләрен яшереп кала алмыйча, сеңелләренең таланты һәм кешелек сыйфатлары турында сөйләделәр. Киләчәктә Флёра Тарханованың күптомлыгы нәшер ителер дигән хәбәр олы югалту кайгысын киметә алмаса да, аның иҗатын яратучыларның күңелен бераз юаткандыр. Флёра Тарханова  укучылар һәм халкыбыз күңелендә ханбикәләрдәй горур кыяфәтле, сылу, чибәр татар хатыны, талантлы шагыйрә булып сакланыр. Ә инде аны бик сагынган чакта алып укырга китаплары һәм моңланырга җырлары калды.


Флёра Тарханова туган авылы Яуширмә зиратына җирләнде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Шагыйрә Флёра Тарханованы соңгы юлга озату мәрәсименнән ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading