Шәһри Казан

Хаоска бирешмик! Акылны югалтмыйк!

Шимбә көнне борчылырга туры килде. Үсмер кызыма шалтыратам, шалтыратам – алучы юк. “Тегендә” китмәгән булсалар гына ярый инде” , – дип теләп торам эчемнән.

“Тегендә” дигәнем – Казан үзәгендәге акция. Берәр сәгатьтән кызым үзе шалтырата. “Әтием, син нәрсә инде? Андый җирләргә йөрергә бөтенләй акылсыз дип уйлыйсыңмы әллә мине?” – дип, тынычландырды үзе тагын. Борчылмый кара: әле бу хәбәрдә үсмерләрнең каза күрүе, әле икенчесендә кыйналуы турында языла...

Әйе, балалар белән, үсмерләр белән түнтәрелешләр ясарга маташа кайберәүләр. Акылы әле формалашып, шәхес буларак үсеп бетмәгән аңнар белән идарә итәргә җыеналар. Җәмгыятьнең күпчелек өлеше бүгенге яшәеш белән канәгать булуын, үзләренә кушылырга теләүчеләр аз икәнен аңлап, шунда юлга баралар. Агитация коралы да нәкъ менә яшьләрнеке – мессенджерлар, тик-токлар. Провокацион язмалар һәм озын булмаган видеолар. Максат – нәфрәт уяту, тәртипсезлеккә чакыру. Инде кулга ияләндерелгән курчаклар да җитәрлек: теге ноктада халык чакыра, икенче бер урамда үзен кыйната, өченче җирдә нәрсәдер кычкыра да... – югала.

Реклама

Гомумән алганда, балалар, яшь буын аңы һәм акылы белән уйнау – үзеңнең көчсезлегеңне күрсәтү ул. Хакимиятне тәнкыйтьлиләр: тегеләй эшләгәннәр, имеш, монысын кулга алганнар... Ә тәртипсезлеккә каршы торуның тагын башка юлы бармы? Әнә, 90нчы елларда бик күп илләрдә, үзебездә дә хаосны күрдек инде без. Урамнар тулы мәетләр, аерым берәүләрдә танклар, шартлаткыч матдәләр, автоматлар, җимерек шәһәрләр... Тагын шуңа әйләнеп кайтыргамы? Юк, теләмим. Провокаторларны вакытында тынычландырырга, вакытында гамәлләренә каршы торыргы, нокта куярга кирәк дип саныйм.
Начар тормышта яшәмибез, Аллаһка шөкер. Балаларым да матур, тыныч тормышта гомер итсеннәр, дип телим.

 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 29 гыйнвар 2021 - 17:34
    Без имени
    Автор белән тулысынча килешәм. Тәртипсезлек белән ил тормышын түгел, гаилә тормышын да үзгәртеп булмый. Тәртипне бозган өчен җәза каты булырга тиеш. Эшкә шулай актив йөрсеннәр иде ул яшьләр. Әти әни акчасына укып, коткыга биреләләр. Үзләре эшләп укучының вакыты юк аның.