16+

Хатын-кызга беренче бәбәен ЗАГСтан ук биреп чыгаралар...

И, заманалар диген, әллә ни вакытта гына, күңелнең әллә кайсы почмагына яшеренеп яткан бер истәлек баш калкыта да ала. Төрлесе бар, төрлесе. Әле менә бүген теге заманда ашлама бушатырга йөргән авыл абзыйларын искә алдык.

Хатын-кызга беренче бәбәен ЗАГСтан ук биреп чыгаралар...

И, заманалар диген, әллә ни вакытта гына, күңелнең әллә кайсы почмагына яшеренеп яткан бер истәлек баш калкыта да ала. Төрлесе бар, төрлесе. Әле менә бүген теге заманда ашлама бушатырга йөргән авыл абзыйларын искә алдык.

Автобус белән баралар, көне буе вагоннан ашлама бушатып арып-талып автобус белән кайталар. Автобусы – колхозныкы, шуфиры – минем бабай. Хатын-кыз булса, шул командировочный акчасына әзрәк балаларга тәм-том алырга кибет ягына юнәлер иде инде. Ә ирләрнең аяклары тамак төбенә җыелган ашлама тузанын юып төшерергә буфет ягына тарта инде.

Буфетчы апа да гаҗәп ягымлы, салкын пивоны чәйнектә кайнаган кайнар су кушып җылытып бирә. Кыскасы, ир-ат кадерен белә торган хатын. Кәнишне, ир кешенең тамагына салкын тисә, эш харап. Алар бәбәйдән дә болайрак бит инде. Шуңа күрә дә хатын-кызга беренче бәбәен ЗАГСтан ук биреп чыгаралар диләр бит.

Ярар, монысы сүз арасында гына. Шулай, буфетта салкын пивога кайнар су кушып, тамак төпләренә җыелган ашлама тузанын юып төшереп, арып-талганнарын шушы буфетта калдырып, дәртләнеп-хушланып, шундый игътибарлы-кайгыртучан буфетчыга рәхмәтләр укып, кайтыр юлга кузгала Мәмәшир ирләре. Ничек рәхмәт укымыйсың, алтын тешләрен ялтыратып гел елмаеп кына тора бит. “Эх, өйдәге хатын да шундый булса”, – дип хыялланып та ала кайберләре.

Тик менә беркөнне теге мактаулы апа да “осечка” биреп куя бит әле. Бер абзыйга пивосы бик җылынып җитмәгән кебек тоела да, кружкасын сузып: “Мә, апа, әзрәк кушып җибәр әле тагын”, – ди. Аның кайнар су кушып җибәр әле диюе булган инде үзенчә. Ә теге апаның йөзен болыт сарган кебек була да, алтын тешләрен ялтыратып елмаюы да шунда ук югала һәм тешләрен кыскан килеш ысылдап кына: “Эч, берәзгәләмичә генә, кушыласы кушылган инде аңар” ди.

Менә сүзне кем ничек аңлый бит. Абзый кешенең күңелендә бер начар фикер дә юк иде дә югыйсә. Ул бары тик чәйнектән бераз кайнар су кушуны гына сораган иде. Моңар “каракның бүреге яна” дисәң дә инде.

Ул көнне авыл абзыйларының күңелендә, хатын-кызлар барысы да бер чыбыктан сөрелгән икән, дигән фикер уяна. Менә шулай ул, кешене төрле вакытта сынап карарга кирәк. Шуның өчен кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр бит. Алайса, гомер иткән хәләл хатыннарын бер кружка пиво эчкәнче күргән хатын белән чагыштырган булып монда.

Аннан соң да шактый йөриләр әле авыл агайлары ашлама бушатырга, тик инде берсе дә пиво янына “добавкага” кайнар су сорамый. Чөнки беләләр: “кушыласы кушылган”.

Рәйсә Галимуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading