16+

Хатын-кызлар да ялгыша?! (Гүзәл затларның 10 ХАТАСЫ)

Без, хатын-кызлар, һәрчак үзебезне хаклы дип тоеп яшәргә күнеккән. Ни өчендер барысына да ирләр гаепле, ә без сөттән ак, судан пакь тоябыз үзебезне. Күпләрегез, елмаеп куеп, баш каккандыр. Әгәр без үзебезне хаклы дип тоймасак, хатын-кыз да булмаган булыр идек, диярсез...

Хатын-кызлар да ялгыша?! (Гүзәл затларның 10 ХАТАСЫ)

Без, хатын-кызлар, һәрчак үзебезне хаклы дип тоеп яшәргә күнеккән. Ни өчендер барысына да ирләр гаепле, ә без сөттән ак, судан пакь тоябыз үзебезне. Күпләрегез, елмаеп куеп, баш каккандыр. Әгәр без үзебезне хаклы дип тоймасак, хатын-кыз да булмаган булыр идек, диярсез...

Ләкин уйлау бер хәл, ә дөрес­лек – икенче мәсьәлә. Ни гаҗәп, нәфис затлар да ялгыша (!) һәм кайчак уйланмаган кайбер гамәлләребез бөтен тормышны чәлпәрәмә китерергә дә мөмкин икән шул.

Шунлыктан энәдән дөя ­ясамый гына, кайбер хаталарыбызны таный белсәк тә комачау итмәс. Ир-атның үзеңә карата булган яхшы мөнәсәбәтен саклый белеп, ничек хаталанмый яшәргә соң? Нәфис затның 10 иң төп хатасына тукталып үтик.

1нче хата – кирәгеннән артык бәйләнчек булу

Гашыйк хатын-кыз үзенең сөйгәне турында көне-төне уйлап, хыялланып яши башлый. Ирләр сүзгә һәм хис белдерүләргә кысмыррак бит инде алар. Ә хатын-кыз шалтырату көтә, матур эчтәлекле смслар өмет итә. Тәмам әллә ниләр уйлап, арып беткәннән соң, гүзәл зат үзе язарга була. Ирләрнең баш мие безнеке төсле түгел, мәхәббәт һәм хисләргә аның баш миендә кечкенә генә мәйданчык бүлеп бирелгән. Аның уенда сездән тыш эш, дөнья көтү, дуслар белән аралашу кебек нәрсәләргә дә урын бар. Шалтыратмавының сәбәбе дә шуннан булырга мөмкин. Ә бертуктаусыз шалтыратып, язып аптыраткан хатын-кыздан ир-ат туярга мөмкин. Шуңа үз бәягезне төшермәгез.

2нче хата – ирләр уйларны «укый белә» дип гөманлау

Үпкәләгәннән соң авыз турсайтып йөрү күпләребезгә хас. Ир-атның «Нәрсә булды?» дип сораганына да «Берни булмады» дип дорфа гына җавап бирәбез дә, аннары безнең канәгатьсезлек сәбәбен аңлаганны көтеп йөрибез. Кызганычка, ирләрнең уйларны укый белү сәләте юк икән! Бернинди сәбәпсез үпкәләп йөргән хатны-кыз ирләрнең ачуын гына чыгара. Үпкә ул чынга ашмаган хыяллар нәтиҗәсендә туа, диләр. Без ир-атның үзен нәкъ без теләгәнчә тотуын, булышуын, бүләкләр бирүен, уйларны укый алуын телибез. Ләкин алар башка «камырдан»! Үпкәләүдән файда юк. Вакыт узган саен, ир кеше хатын-кыз­ның гел үпкәләп йөрүенә игътибар да итми башлый. Ә бу исә гүзәл затны чыгырыннан чыгара. Ул ирнең назлы, тәмле телле булуын өмет итәргә мөмкин. Ә ир кеше тәрбия­ләнгән гаиләдә наз, иркәләү кебек нәрсәләргә урын булмаган, күреп үсмәгән икән, ул аның, син шартласаң да, башына килмәскә мөмкин. Шунлыктан ни теләгәнегезне, көткәнегезне әйтсәгез, яхшырак булыр.

3нче хата – хис һәм мөнәсәбәтләр белән генә яшәү

Күп очракта хатын-кыз үзен бөтен барлыгы белән иренә багышлый, аның тормышы белән яши башлый. Шунлыктан ул дус кызлары белән аралашмый, күптәнге хыялларын онытып, үз казанында гына кайнап яши, ирнең хоббиен үз итә, аның дуслары белән аралаша, бөтен җиргә иренә тагылып йөри. Вакыт узу белән, андый хатын-кыз кызыксызга әйләнә.

4нче хата – барысын да үз өстеңә алып, «Рәхмәт, кирәк түгел, мин үзем» дип яши башлау

Бүләктән, ярдәмнән баш тартып, нәфис зат үзенә булган игътибарны киметә. Ирләр ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, ә менә һәрчак ярдәмнән баш тартып тору аларның кайгыртучанлык ихтыяҗын канәгатьләндерми кала икән! Ирегезгә караганда күпкә яхшырак башкара алган эшләрегезне аңа йөкләгез, аңа сезне кайгырту өчен урын калдырыгыз инде. Сез бит эш аты түгел, ә нәфис зат!

5нче хата –  урынсыз көнләшү

Юк-бардан көнләшү әллә нинди идеаль мөнәсәбәтләрне дә бетерер­гә сәләтле. Чибәр хатын-кызларга күз салып алу – ирләрнең табигатеннән, әгәр бу вакытта сезнең эчтә вулканнар уяна икән, димәк, сезнең үзбәягез түбәнрәк. Үзегезне ирләр күзе төшәрлек итеп карап йөртегез, моннан башка дәва юк. Аның телефонында актарынып, тикшеренеп торуларыгызны да ташлагыз. Ир-ат үзенә ышанганны ярата. Үз бәяләрен белгән хатын-кызлар ир-атны һәрбер баганага көнләми, шунлыктан юк-барга көнләшеп нерв күзәнәкләрегезне бетергәнче, үзбәягезне күтәрү белән шөгыльләнсәгез яхшы булыр. Фитнес, спорт белән шөгыльләнә башлап карагыз. Аңа вакыт таба алмасагыз, иртән йөгерү гадәтен кертегез, ә моның бер тәмен белсәгез, туктый да алмаячаксыз. Күңелегезгә яткан хобби табыгыз, матурлык салоннарына йөрегез. Үзбәягез күтәрелгәннән соң, көнләшергә вакытыгыз да, теләгегез дә булмаячак.

6нчы хата – мәңге бетмәс канәгатьсезлек

Әлбәттә, һәркемнең кәефе кырылган вакыт була, тик көн саен түгел бит. Бертуктаусыз мырылдап йөргән негатив таратучы хатын-кыз­дан ир-атның гайрәте чигә.

7нче хата – ир-ат үзенеке булганнан соң, хатын-кызның «җәелеп» китүе

Монда сүз артык килограммнар турында гына бармый. Ире белән озак яшәгән хатын-кызлар «күпме яшәде, моннан соң да беркая да китмәс» дип уйлыйлар. Шунлыктан кие­неп-ясану, бизәнү, үз-үзләрен карау турында бөтенләй дә онытып җибәрергә мөмкиннәр. Ертык халат, караңгы чырай белән каршылаган хатын янында нинди күңел үсү дигән нәрсә булырга мөмкин соң? Үзеннән-үзе ир кеше матуррак күренүче хатын-кызларга тартылачак.

8нче хата – ир-атны бәяләп бетермәү

Кайбер ир-атлар гаиләләрен тәэмин итү, гаиләне саклап калу өчен җан көчләре белән тырышалар, ә хатыны моны күрмәскә яки күрмәмешкә салышырга мөмкин. Ирләрдәге кимчелекләрне генә түгел, өстенлекләрне дә күрергә тырышырга кирәк бит, кызлар! Ә ирле булырга теләгән хатыннарның күпме булганын белсәгез...

9нчы хата – ирләрне үзгәртергә тырышу

Күп кенә хатын-кызлар гаилә корганчы ук булачак ирләрендәге кимчелекләрне күрәләр, тик үзгәрер дип уйлыйлар. Әмма үз карашы булган, формалашкан кешене үзгәртеп булмый. Аның тормышка үз карашы, үз гадәтләре бар. Шуңа күрә гаилә корырга булгансыз икән, ир кешене ничек бар – шулай кабул итә белегез.

10нчы хата – сезнең янда ир-атның үзен сөекле итеп тоймавы

Мәхәббәтне һәркем үзенчә күз алдына китерә: кем өчендер ул – кайгырту, кемгәдер – бүләкләр, кайберәүләргә – кочаклашып ятып йок­лау. Гадәттә, гаиләле хатын-кызлар тәмле итеп ашарга пешереп, ирнең киемнәрен чиста-пөхтә тоту, эштән каршы алу һәм озату – мәхәббәт чагылышы дип уйлый. Әмма ир-атка, бәлешегез белән өчпочмагыгызга караганда, сезнең яратуыгыз мөһимрәк.

Әлбәттә, беребез дә әүлия түгел, күпләребез үз хатабызны таныгандыр. Шуңа күрә юк кына тормыш бозгыч хаталардан арынып, бәхетле булырга тырышыйк, кызлар!

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading