16+

Хатын-кызлар – граната тоткан маймылмы?!

Машина йөртүче хатын-кызны күргәч, нинди генә сүзләр ишетергә туры килми. Имеш, юлда йөрү кагыйдәләрен белми, автомобиль ватылса нишли ала, руль артында хатын-кыз – граната тоткан маймыл белән бер...

Машина йөртүче хатын-кызны күргәч, нинди генә сүзләр ишетергә туры килми. Имеш, юлда йөрү кагыйдәләрен белми, автомобиль ватылса нишли ала, руль артында хатын-кыз – граната тоткан маймыл белән бер...

Ә чынлыкта исә хатын-кыз аркасында юл һәлакәтләре бик сирәк була икән. Юлда сак, игътибарлы йөрүчеләрнең дә күбесе – гүзәл затлар. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе инде 19нчы ел иң оста машина йөртүче автоледины сайлый. Быел ярышта республиканың төрле район, шәһәрләреннән 67 хатын-кыз катнашты.

Конкурсантлар үзләрен өч этапта сынады: юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр, теория буенча тестлар узды, аннары мәйданчыкта төрле күнегүләр үтү осталыгын күрсәтте. Соңгысында параллель парковка, гаражга керү, каршылыкларга бәрелмичә генә юлны узу кебек биремнәр бар иде. Болардан тыш автоледилар «Юл иминлеген бергәләп кайгыртыйк» дигән темага социаль реклама видеороликлары һәм баннерлары да әзерләгән. Кызлар һәрберсе үз машинасы белән катнашты.

Алина Евдокимова Чирмешәннән килгән. «Татарстанга Тольяттидан күчендем. Полиция кинологы булып эшлим. Юл иминлеге инспекторлары киңәш иткәч, беренче тапкыр мондый бәйгедә катнаштым», – ди Алина. Камилә Миронова – Менделеевскидан. Машинаны сигез ел йөртә икән. «Имтихан биргән кебек, куллар калтырый, шәһәрдә йөрүе күпкә җайлырак икән», – дип елмая Камилә.

Бәйгедә беренче урынны Казаннан Алинә Һадиева алды. Икенче һәм өченче урынны Тү­бән Камадан Наталья Борисенко белән Әлмәттән Людмила Кулагина бүлеште. Автоледиларны истәлек­ле кубоклар, дип­лом һәм акчалата бүләкләделәр.

Ленар Габдрахманов, ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе:

– Быел республикада 18 мең­нән артык машина йөртү танык­лыгы бирелде, аның 10 меңен хатын-кызлар алды. Мондый хәл беренче тапкыр күзәтелә. 2000 еллар башында машина таныклыгы алган хатын-кызлар 17 процентны гына тәшкил итә иде, хәзер бу күрсәткеч 53 процентка җитте. Шул ук вакытта гүзәл затлар аркасында булган юл һәлакәтләре саны 18 процентны гына тәшкил итә. Юлда йөрү кагыйдәләрен ныгытуга юнәлдерелгән теләсә кайсы бәйгене кирәкле, – дип саныйм.

Эльвира Мозаффар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юлда авария ясаучылар кубрэк исерек шоферлар!!! Шуны онытмыйк жэмэгать!!!

    Мөһим

    loading