16+

Хатын-кызларыбызны шатландыру ирләргә күпмегә төшә?

Тагын бер кыска эш атнасын бергәләп һәм имин узарга язсын, дип башлыйк әле, хөрмәтле шәһри-казанлылар!

Хатын-кызларыбызны шатландыру ирләргә күпмегә төшә?

Тагын бер кыска эш атнасын бергәләп һәм имин узарга язсын, дип башлыйк әле, хөрмәтле шәһри-казанлылар!

Урамга яз исе, кояш һәм матурлык төсе таралган бу көннәрдә, кешелекнең бер яртысы бәхетеннән һаман авызын җыя алмый йөри... Икенче яртысы – узган ялларда алган финанс стрессыннан айнып килә, булса кирәк. Стресс кичереүче “мескеннәр” ул – без, ирләр инде, ачуланмасагыз...
Һәрхәлдә, ел да кесә актара торган мондый “форсат”ка без түзәбез – күнегелгән. Ник дисәң, Россиядә аның хәйләсе бар: елга бер мәртәбә “ирлек бурычың”ны чәчәкләтә биреп куясың да, хатын-кызның хатын-кыз икәнен онытып, гадәттәгечә, хатын, әни, әби, тәрбияләүче, киендерүче, ашатучы итеп тота башлыйсың. Шуңа күрә, әз-мәз чыгымнарынга гына түзәбез без, әйдә...

Безнең илдә генә аерым бәйрәм буларак билгеләп үтелә торган Халык-ара хатын-кызлар көненнән иң зур керем алучылар – әлбәттә, чәчәк сатучылар. Алар елга бер генә була торган “чәчәк бәйрәме”нә озаклап әзерләнә, ятьмәләрен озаклап тезә... Һәрхәлдә, Россиядә өч көндә чәчәк сатудан алынган керемгә – дөньядагы иң зур наркокартель хуҗасы көнләшүеннән тәгәрәп үләр иде.

Ә керемгә килгәндә, быел чәчәк сатучылар 14 февраль алдыннан чәчәк бәяләрен шактый гына арттырып куйганнар иде инде. Сылтаулары да юк түгел: чит илләрдән чәчәк ташучы авиарейсларның кимүе, чикләрнең ябык торуы, валюта бәясенең артуы, Рәсәй чәчәк җитештерүчеләре өчен – кышның салкын булганлыктан, гадәттәгедән чыгымлы килүе һәм башка сәбәпләр – хуш исле товарның бәясен шактый күперткәннәр булып чыкты...
Менә, 8 март алдыннан бәяләр тагын 20 процентка “сикерде”. Нәтиҗәдә, быел өйдә чәчәк һәм наз көтеп утыручы гүзәл затларыбызны сөендерү безгә, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек, кыйбатракка төште.

Шунысын да әйтү кирәктер, быелгы бәйрәмгә сатылган чәчәкләр саны, узган ел белән чагыштырганда 10%ка кимегән булып чыкты, сабакларыннан быел нибары 1,67 миллиард (10 урынлы сан!) данә чәчәк кисеп алынды. Күрәсең, кемдер, йә бүләксез калган, йә башка төр бүләккә ризалашкан.
Әйтик, социологлар сораштыру үткәргәннән соң, кибетләрдә косметика һәм конфет-прәннек сату күләменең кискен артуын абайлап алганнар.
Һәрхәлдә, бер кап кәнфит бер баш чәчәктән өч тапкыр арзанрак торганын белсә, нормаль хатын-кыз үзе дә татлы бүләк белән генә бәхил булыр иде ул...
Шулай да... Абсолют саннарга килгәндә, бәйрәм алды сораштыруы вакытында уртастатистик рәсәйле ир-ат хатын-кызларына уртача 2500 сум акча сарыф итәргә планлаштырган булган. Әгәр без илдәге 68  миллион ир-атның хатын-кыз күңелен күрерлеге (акча эшли торганы, диюем)  43 миллион дип алсак, шуларның 30 миллионы гына сөйгәннәрен бүләк белән сөендерсә дә, Россиядәге чәчәк бәйрәме безнең кесәгә якынча 75 миллиард (11 урынлы сан!) сумга, ягъни 1 миллиард долларга төшкән булып чыга.

Кемгә ничек, миңа кызганыч түгел.
Елга бер генә булса да, безгә тормыш бүләк иткән, көн саен артыбыздан караучы, ашатучы, киендерүче, тәрбияләүче бөек затларны без сөендерми, тагын кем сөендерсен?!
Барлык ир-атлар исеменнән гүзәл затларыбызга кабаттан иң изге теләкләр җиткерүче мине – Әмир Исламов дип белерсез.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading