16+

«Хатыннарга тол калырга язмасын»

Бакыйлыкка күчкән кешеләр кабат кайтамы? Кайта икән. Төшләрдә генә түгел, хатирәләрдә кайта икән. Балык Бистәсе районындагы Балтач авылында Сабирхан Нотфуллин бер кичкә гаиләсе, туганнары һәм авылдашлары янына «кайтып» елатты да, җырлатты да.

«Хатыннарга тол калырга язмасын»

Бакыйлыкка күчкән кешеләр кабат кайтамы? Кайта икән. Төшләрдә генә түгел, хатирәләрдә кайта икән. Балык Бистәсе районындагы Балтач авылында Сабирхан Нотфуллин бер кичкә гаиләсе, туганнары һәм авылдашлары янына «кайтып» елатты да, җырлатты да.

– Сабирхан белән Нурия мәхәббәте, тугрылыгы, тырыш хезмәте сокланырлык. Халыкара хатын-кызлар көненә шушы гаиләгә багышланган әдәби-музыкаль кичә оештыру теләге туды, – диде авыл клубы мөдире Әминә Гатиятова.

Махиҗамалның биш малае да җыр-моң сәләте белән дөньяга аваз салган. Сабирханы коеп куйган артист: матур төс-кыяфәт, күкрәвек тавыш. Баштарак әле һөнәри белгечлеге булмаган килеш тә, яшь егет Балтачта мәдәният тормышын җанландырып, хәтта ки дөрләтеп җибәргән.
– Ничекләр өлгергәндер, авыл яшьләрен, укытучыларны, мәктәп укучыларын туплап, атна саен диярлек концертлар һәм спектакльләр куя иде, – дип искә төшереп сөйләде Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов.

Күгәрчен авылыннан Балтачка кибетче булып эшкә билгеләнгән чибәр кыз Нуриягә күзе төшә Сабирханның. Озак та үтмәстән, гаилә дә корып җибәрәләр. Тормышларын ямьләндереп, балалары: Илнар, Айнур һәм Гөлия туа.

– Яшь чакта уйлап бетерелмәгәндер инде, мәктәпкә эшкә килгәч, мине Нотфуллиннарга фатирга керттеләр. Үзләре дә ишле гаилә, тагын мин. Ләкин алар мине өч бала янына дүртенче балалары кебек якын күреп кабул иттеләр. Махиҗамал әби искиткеч тыйнак, юмарт холыклы иде. Аларда яшәп алган елларым – тормышымның якты истәлеге, – дип, хатирәләре белән уртаклашты укытучы Фәридә Әхмәдиева.
Ни кызганыч, Нотфуллиннарның өйләренә кайгы ишек шакый. 44 яшендә каты авырып, Сабирхан вафат була.

– Бөтен дөньям кара күмергә әверелде, рухым сыгылып төште. Миңа 40 яшь кенә иде бит әле. Көндез эштә онытыласың, тик төннәрен «кунакка килгән» ялгызлык, Сабирханымны сагыну җанны өзгәли иде. Аллаһыдан сабырлык сорап, елый-елый ялвардым. Ислам динендә көч таптым, балаларымны үстереп җиткерүгә ирештем. Хәзер балаларым, оныкларым – яшәвемнең яме. Аллаһы Тәгалә хатыннарга тол калырга, ялгызлык кичерергә язмасын, гаиләләр тигез булсын, ир белән хатын бер-берсенең кадерен белсен, – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде Нурия ханым.

«Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган Нурия Нотфуллина.
Балтач авылы имам хатибы Фердинант Хәкимов: «Нурия апа хәзер хөрмәтле абыстаебыз. Аның матур тормыш юлы – үрнәк, яхшылыкка өндәгән үгет-нәсыйхәтләре бик кирәкле», – дип, бер бәйләм чәчәкләр бүләк итте.

Кодагыйлары Суфия Хәкимуллина белән Рузилә Хәбибуллина да Нурияне мактап сөйләде. Күгәрчен авылының үзешчән артисты Рузилә Хәбибуллина үзенең сәламнәрен җыр аша да җиткерде. Илдархан Нутфуллинның (паспортка фамилиясе шулай язып куелган) да күңеле мөлдерәмә тулган.

– Биш ир туган идек, шулардан исәннәрдән берүзем генә калдым. Сабирхан энекәшемне искә алу кичәсе оештырганнары өчен, клуб мөдире Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Алсу Вафинага зур рәхмәт! – диде Илдархан.
Илнар, Айнур, Гөлия сәхнә түренә чыгып, әниләре – Нуриягә рәхмәт әйттеләр. «Мин, әтиемнең эшен дәвам итеп, мәдәният өлкәсен сайладым», – диде Гөлия.

Баянчы Нәҗип Вәлиәхмәтов заманында Сабирхан белән концертлар куеп йөргән чакларын искә төшерде. Балык Бистәсе районы якташлары очрашуында икесенең чыгышы видеоязмада сакланып калган. Видеоэкранда Сабирхан Нотфуллин җырлаганда, Нурия ханымның гына түгел, тамашачыларның да күзләренә яшь тулды. Кеше китә – башкарган матур эшләре, кайчакта шулай җыры да кадерле истәлек булып кала.

Дамир Бәдриев фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading