16+

Хәбир Иштирәков: “Сайлауларга һәрвакыт иртәдән киләм”

Кая гына барсак та, муллыкка-иминлеккә, матурлыкка-камиллеккә күңел сөенә. Кешеләр матур, уңайлы мохитта яшәсен өчен бездә бик күп эшләр эшләнде. Менә шундый тотрыклылык киләчәктәдә саклансын, җәмгыятебез үсештә булсын, чәчәк атсын дигән уй-максатлар белән тавыш бирдем бүген.

Хәбир Иштирәков: “Сайлауларга һәрвакыт иртәдән киләм”

Кая гына барсак та, муллыкка-иминлеккә, матурлыкка-камиллеккә күңел сөенә. Кешеләр матур, уңайлы мохитта яшәсен өчен бездә бик күп эшләр эшләнде. Менә шундый тотрыклылык киләчәктәдә саклансын, җәмгыятебез үсештә булсын, чәчәк атсын дигән уй-максатлар белән тавыш бирдем бүген.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар буенча башкалабызның Мусин урамында урнашкан 177 нче лицейдагы сайлау участогы билгеләнгән вакытка тавыш бирү өчен ишекләрен ачып күп тә узмады, бирегә сайлаучылар килә башлады. Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының Республика Советы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата әгъзасы Иштирәков Хәбир Газиз улы да үзенең гражданлык бурычын үтәү максатында, иртәнге якта ук сайлау участогына килде һәм тавыш бирде.

Форсаттан файдаланып, без аңа “Әлеге сайлауларга нинди өметләр баглыйсыз, киләчәктән ниләр көтәсез!” дигән соравыбызны бирдек.

“Без бит инде шулай тәрбияләнгән, кая гына барсак та яхшыларын гына сайлысы килә. Кибеткә керсәк тә, продукциянең яхшырагын, сыйфатлырагын сайлыйбыз һәм мондый мөмкинлекләребез бар. Бүгенге сайлаулар да мәгънәви ягыннан күпмедер дәрәҗәдә моңа охшаш – илебезнең югары җитәкче органына иң яхшыларын сайлыйк һәм Дәүләт Думасына иң лаеклылар гына үтсен дигән максат белән тавыш бирәбез. Без матур бер чорда яшибез. Эшем, вазифам буенча республикабыз районнары, авыл-шәһәрләре буенча йөрергә туры килә. Кая гына барсак та, муллыкка-иминлеккә, матурлыкка-камиллеккә күңел сөенә. Кешеләр матур, уңайлы мохитта яшәсен өчен бездә бик күп эшләр эшләнде. Менә шундый тотрыклылык киләчәктәдә саклансын, җәмгыятебез үсештә булсын, чәчәк атсын дигән уй-максатлар белән тавыш бирдем бүген” – диде Хәбир Газиз улы.

Өч көн барачак сайлауларның ни өчен нәкъ менә беренче көнендә тавыш бирергә булдыгыз дигән сорауны да җавапсыз калдырмады Хәбир Газиз улы, вазифаи хезмәте буенча ял көннәрендә Казанда булмавын, эш сәфәрендә булуын, ә гражданлык бурычны гомер-гомергә үтәргә тырышуын, сайлаулардан читтә калмавын, алдан ук сайлап кую гадәте барын әйтте. Бүген дә иртәнге якта сайлау участогына килеп, киләчәктә илнең югары идарә органында иң лаеклылар эшләсен дигән максат белән тавыш бирдем диде ул.

Фәрит Нурмөхәммәтов.
Автор фотосы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading