16+

Хезмәт кенәгәсендәге сан нәрсәне аңлата?

Хезмәт кенәгәсендәге II цифрасы кайсы айны аңлата: февральнеме, ноябрьнеме? Азат Фарзетдинов, Башкортстан.

Хезмәт кенәгәсендәге сан нәрсәне аңлата?

Хезмәт кенәгәсендәге II цифрасы кайсы айны аңлата: февральнеме, ноябрьнеме? Азат Фарзетдинов, Башкортстан.

Сорауга Киров районы пенсия бүлегенең пенсияне билгеләү һәм исәпләү бүлекчәсе җитәкчесе Нинель Сабитова җавап бирә:

– Хезмәт кенәгәләрен тутырганда, аерым бер инструкциягә таяналар. Анда исә цифрларны билгеләүнең гарәп, рим транскрипциясе дә файдаланыла. Рим транскрипциясе буенча II числосы ай турында сүз барганда февральне аңлата, ә менә гарәпнеке буенча ноябрь дигән сүз. Бу очракта эшкә алу датасы күрсәтелгән 2нче графадагы һәм эштән азат ителү турында мәгълүмат язылган 4нче графадагы саннарга игътибар итү дөрес булыр. Әгәр дә алай да ачыклык кертеп булмый икән, бәхәсле мәсьәләне чишү өчен, хезмәт кенәгәсе тутырылган оешмага мөрәҗәгать итәргә йә архив органнарыннан белешмә алырга була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading