16+

Хезмәт хакын түләү өчен 530 мең сум кредит алдык...

Коронавирус сәбәпле игълан ителгән үзизоляция режимы кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә шактый зур сынау булды. Күпләр очны-очка ничек ялгарга белми аптырый. 

Хезмәт хакын түләү өчен 530 мең сум кредит алдык...

Коронавирус сәбәпле игълан ителгән үзизоляция режимы кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә шактый зур сынау булды. Күпләр очны-очка ничек ялгарга белми аптырый. 

Бөгелмә шәһәрендә урнашкан “Вита” шифаханә-профилакториясе дә катлаулы хәлдә калган. 

– Эшли башлыйбыз дигәндә генә, коронавирус килеп чыкты. Үзизоляция режимы белән бәйле эшебез туктатылып торды. Бездә 66 хезмәткәр исәпләнә. Пенсия яшендәге 2-3 хезмәткәр вакытлыча эштән китеп торды. Ләкин пандемия узгач, кайтачаклар дип ышанабыз. Хезмәткәрләрне тонуста тотарга тырышабыз. Алар барлык саклык чараларын күреп, чиратлап эшли. Әле менә тиздән һәрберсенә кишәрлек бүлеп биреп, шифаханә территориясен җыештырырга җәлеп итәчәкбез. Үзизоляция сәбәпле керем булмагач, эшчеләргә март өчен хезмәт хакын түли алмый тордык. Булган керемнәр салым түләүгә тотылды. Ярый әле дәүләттән ярдәм күрсәтелде. Сбербанк процентларсыз кредит бирде. Шул рәвешле хезмәт хакын түләү өчен 530 мең сум кредит алдык. Кешенекен аласың, үзеңнекен бирәсең. Бу акчаны 6 ай эчендә кайтарырга тиешбез, ничек кенә булмасын, бу хөкүмәт ярдәме безгә нык булышты. Гафу үтенеп, хезмәткәрләргә акчаны тараттык, – ди шифаханәдә ортопед, травмотолог булып эшләүче Риваль Нуриев.

Шифаханәнең директоры Лилия Нуриева исә һәрвакытта да ярдәм итеп торган Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, сәламәтлек саклау министрлыгы, дәүләт хөкүмәтенә рәхмәтле. Моннан тыш шифаханә җитәкчелеге тагын бер программа буенча ярдәм булмасмы, ди. Кече, урта эшмәкәләрләргә, хезмәткәрләрен 90 процент күләмдә саклап калган очракта хезмәт хакын түләү өчен ике ай дәвамында кире кайтарып бирми торган кредит бирерләр дип өметләнәләр. 

Үзизоляция режимы бетеп шифаханә элеккечә эшли башласа, ул үз-үзен тәэмин итә алыр, мөгаен. Елына биредә 2000нән артык кеше дәвалана. Күбрәге буын авыруларыннан зарланып килә. “Иң еш таралган чирләргә килгәндә, беренче урында йөрәк-кан тамыры авырулары, икенчедә – онкология, өченчедә – шикәр диабеты, дүртенчедә терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле авырулар. Төп максатыбыз – операциясез, мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп буыннарны дәвалау”, – ди Риваль Нуриев. Юлламалар да әллә ни кыйммәт түгел. 

Россия Хөкүмәте бизнеска хезмәт хакын түләү өчен 0 процент белән кредит бирә башлады. Акча ярты елга исәпләнә, әмма икътисадтагы хәл начарайган очракта, озайтылырга да мөмкин. Хезмәт хакын түләүгә кичектергесез кредитлар хәзерге авыр шартларда урта һәм кече бизнесның хәлен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading