16+

Хезмәт коллективларында коронавирусны ешрак йоктыралар

Әлеге күренеш предприятие хезмәткәрләренең яллардан кайтуы белән бәйле.

Хезмәт коллективларында коронавирусны ешрак йоктыралар

Әлеге күренеш предприятие хезмәткәрләренең яллардан кайтуы белән бәйле.

Татарстанда эш урыннарында коронавирус белән зарарлану саны арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Сентябрьдә көнкүрештә ковидны элемтә аша йоктыру очраклары 47%, ә хезмәт коллективларында бу сан 44% иде, хәзер, октябрьдә, әлеге вазгыять бераз үзгәрде: хезмәт коллективларында йоктыру очраклары арта, ул бүген - 57% һәм көнкүрештә йоктыру 33 процент тәшкил итә", - дип билгеләде Любовь Авдонина.

Бу предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең яллардан кайтуы белән бәйле. Роспотребнадзор вәкиле хезмәткәрләргә даими рәвештә температураларын үлчәргә киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading