16+

Хезмәт сөеп үсмәгән балаларыбыз нинди булыр?

Сизәсездерме-юкмы, кулдан эш төште: адәм баласының эше кимеде. Тормыш бик алга китте шул. Хәзер хәтта бала-чагага куша торган вак-төяк эшләр дә табып булмый. 

Хезмәт сөеп үсмәгән балаларыбыз нинди булыр?

Сизәсездерме-юкмы, кулдан эш төште: адәм баласының эше кимеде. Тормыш бик алга китте шул. Хәзер хәтта бала-чагага куша торган вак-төяк эшләр дә табып булмый. 

Җәйме, кышмы – эш азайганнан-азая бара. Бик еракка китеп, авыл өйләренә газ кергәнче булган хәлләрне сөйләп торасым килми. Ул чакта чыннан да, эш-мәшәкате җитәрлек булган.

Хәзер менә утын әзерләү, печән хәстәрләү, су ташу кебек эшләрне тәмам онытып барабыз. Авылда да әзер утынны, әзер печәнне сатып кына алабыз. Җәй көннәрендә әнә теге чишмәдән, яки  кышын елга суында бәке ватып су ташыдык, дип балаларга сөйләсәң – краныгыз ватык идемени, дип сораячаклар, билләһи. Аларга су краннан гына килә кебек инде. 

Дөресен генә әйткәндә, вак-төяк эш белән дә баланы эшкә өйрәтү, тәрбия дәресләре алып барылган бит. Ихатада үстерелгән тавык-чебеш, каз-үрдәкне карауга булышу да баланы кул арасына керергә, эшкә өйрәткән. Хәзер шәһәр баласы түгел, авыл баласы да бу эшләрне бар дип тә белми. Уйлап-уйлап торам да, каз бәбкәләрен саклаганда гына да никадәр сабырлык кирәк булган безгә! 

Аннан безнең бакчада җиләк-җимеш күп иде. Алмагачлар, карлыган куаклары, куралар күп итеп, бакча тутырып җимеш бирә иделәр. Өйдәгеләрнең монда да безне эшкә өйрәтүнең җаен тапканнарына әле дә аптырап утырам. Бакчадагы җиләк-җимешне җыеп сата идек без. Әниләр алдан белешеп куя: кемгә бер чиләк алма, кемгә кура җиләге, кемгә карлыган кирәк. Шуны вакытында түкми-чәчми җыеп куябыз да, акча эшлибез. Шулай акча эшләгән өчен әниләр безгә дә хезмәт хакы бирә иде. Әрәм-шәрәм дә булмаган, балалар да тик тормаган.

Көтүгә чыгуларны сөйләп тә торырга кирәкми. Малай-шалай җәй буе күрше-күлән өчен көтүгә чыгып акча эшли иде. Без хәтта колхоз малларын да акчасына кызыгып көтә идек. Хәзер бөтен җирдә дә “электр көтүче” “эшли”. 

Әле җәй уртасында бригадир кереп, эш кушып чыгып китә. Анда да йөгерә-йөгерә эшләп кайтабыз. Печәнен дә җыйганбыз, чүбен дә утаганбыз. Ә август аенда амбарда эшләгәннәрне, сентябрьдә бәрәңге чүпләгәннәрне санасаң – шаклар катырлык. 

Ә хәзер бүгенге балаларны уйлагыз – нишли алар? Ничек дөнья көтәргә өйрәнәләр? Шул-шул. Балага ничек һәм нинди эш кушарга да, аптырарсың хәзер. Эш кушар өчен алдан эшне булдырырга да кирәк бит әле. Уку гына түгел, җәйге чорда баланы эшле итү, әби-бабаларына булышырга өйрәтү, әз генә булса да, бала белән шөгыльләнү дә җитми безгә.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading