16+

Хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралган?

Хезмәт ветераны белән бәйле сораулар редакция­безгә еш килә. Аларның иң актуальләренә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре җавап бирде.

Хезмәт ветераны белән бәйле сораулар редакция­безгә еш килә. Аларның иң актуальләренә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре җавап бирде.

– «Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә?
– Канун нигезендә, Россия Федерациясеннән ведомство яки дәүләт бүләге алган кешеләр әлеге исемгә дәгъва кыла ала. Хезмәт ветераны исеменә лаек булыр өчен тагын бер шарт – 20-25 ел эш стажы кирәк. Барлык кирәкле документларны җыеп, теркәлү урыны буенча, кеше социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
– Хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралган?
– Хезмәт ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процент ташлама, телефонга түләгәндә субсидия, юлда йөрү өчен айлык социаль түләү, протез куйдыру, ишетмәүне дәвалау бушка каралган.
– Ни өчен кайбер хезмәт ветераннарына юл акчасын түләми башладылар?
– Канунга кергән үзгәреш­ләр нигезендә, хәзер юлда йөрү өчен айлык социаль түләүне билгеләгәндә, пенсионерның уртача айлык керемен исәпкә алалар. Әгәр дә пенсионерның айлык кереме 25 мең сумнан артып китә икән, аңа юл акчасы бирелми. Дөрес, юлда йөрү өчен айлык бердәм билетын ташламалы бәядән алу мөмкинлеге бар. Әгәр керем аена 20-25 мең сум икән, юлда йөрү өчен 180 сум бирелә. Керем 20 меңнән кимрәк булган очракта, юл өчен 486 сум түләү каралган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading