16+

Хезмәтенә - хөрмәте! Татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды.

Хезмәтенә - хөрмәте! Татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды.

Сәнәгать, медицина, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләүче 42 татарстанлы олы бүләккә лаек булды.

«Элеккеге буыннар тарафыннан калдырган мирас һәм бүген республикада бергә башкарган хезмәтнең илебез иминлегендә өлеше зур. Без сезнең белән горурланабыз һәм рәхмәтебезне әйтәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасында.

Сәламләү сүзендә Игорь Комаров татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. «Бүген дәүләт бүләкләрен тапшыру Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. Бу мөһим дата һәм Сезнең казанышларыгызны билгеләп үтү. Шулай ук дәүләтне ныгытуга керткән өлешегез, республика алдында торган бурычларны үтәвегез өчен рәхмәт белдерү», — дип сөйләде Россия Президентының вәкаләтле вәкиле.

Бүген тапшырылган иң зур бүләккә — Александр Невский орденына «Татнефть» оешмасының директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов ия булды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ринат Таҗетдинов һәм РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов Дуслык ордены белән бүләкләнделәр.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка һәм КФУның Экология институты кафедрасы профессоры Олег Ермолаевка «Россиянең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирделәр. Казанның 7нче хастаханәсенең Ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухинага «Россиянең атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Биектау районында трактор йөртүче булып эшләгән Рамазан Җамалиевка, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдар Хәйруллин, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм Түбән Каманың сәламәтлекләре чикле балалар өчен «Надежда» интернат-мәктәбе директоры Нина Буханова бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының халык артисты» мактаулы исеме ТР Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры Александр Сладковскийга һәм РФ Театр хезмәткәрләре берлеге әгъзасы Хәлимә Искәндәровага бирелде. «Фидакяр хезмәте өчен» Татарстан Республикасы медале белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева бүләкләнде.

«Татнефть» оешмасының генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Геннадий Баранов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, «Органик синтез» оешмасы директорының баш консультанты Рәфкать Кантюков, «Майский» комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев һәм башка күренекле шәхесләр «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading