16+

«Хиҗама вакытында пычрак кан белән бергә җеннәр дә чыга»

Моннан берничә ел элек хиҗама турында язып чыккан идем инде. Бер генә түгел, ике язма әзерләдем, әмма ул вакытта хиҗама ясатырга ничектер кыюлыгым җитеп бетмәде.

«Хиҗама вакытында пычрак кан белән бергә җеннәр дә чыга»

Моннан берничә ел элек хиҗама турында язып чыккан идем инде. Бер генә түгел, ике язма әзерләдем, әмма ул вакытта хиҗама ясатырга ничектер кыюлыгым җитеп бетмәде.

Бу юлы исә мин хиҗама салонына мәкалә язарга дип түгел, кан алдырырга дип бардым. Ни гаҗәп, күңелдә бернинди курку да, шикләнү дә юк, күз алдына әллә нинди куркыныч картиналар да килеп йөдәтмәде.

Хиҗама дигән процедурадан, чынлап та, куркырга кирәкми. Бернинди авырту да сизмисең, киресенчә, тәнең җиңеләеп, изрәп үк китә. Соңрак җилкәдән ниндидер бер йөк төшкән кебек була. Киселгән урыннардан кан чыгып киемемне пычратмагае дип, сумкама кара төстәге майкамны да тыгып килгән идем. Юкка борчылганмын, кан процедура вакытында чыгып бетә.

Мөхәммәд сөннәте

Хиҗама безгә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) сөннәтеннән килгән, аны ясату савап та булып тора. Начар канны алдыру турында хәдисләрдә дә әйтелә. Пәйгамбәребез: «Иң яхшы дәвалану чараларының берсе – кан алдыру», – дип әйтеп калдырган. Мөселман илләрендә генә түгел, Кытай, Америкада да ул киң таралган. Аларда хиҗама хәтта рәсми медицинага кертелгән, – дип сөйли миңа хиҗама ясау остасы Гөлия Гайсина.

Процедура алдыннан ул иң элек тмин мае сылап, массаж ясады. Аннары аркадагы тире катламын махсус лезвие белән кисеп, тиешле нокталарга вакуумлы банкалар куйды һәм алар ярдәмендә, пычрак канны суыртып алды. Банка астыннан кап-кара төстә оешкан кан чыкты.

– Без әлеге кирәкмәгән канны капиллярлардан, ягъни иң нечкә кан тамырларыннан алабыз. Медицинада пычрак кан дигән нәрсә юк. Без аны пациентларга гади телдә шулай дип аңлатабыз. Икенче төрле итеп әйткәндә, кан тамырларындагы үлгән кан күзәнәкләре шунда тоткарланып тора, эритроцитлар бер-берсенә ябышып бетә, ул «искерә», туклыклы матдәләргә бай булган канга йөрергә комачаулый. Нәтиҗәдә кан тамырларына якын торган тукымаларга шул файдалы матдәләр барып җитә алмый һәм теге яки бу авыру барлыкка килә. Пычрак кан чыккач, кан әйбәт йөри башлый, бавыр белән җелек (костный мозг) активлаша һәм алар яңа кан күзәнәкләре бүлеп чыгаралар. Кыскача әйткәндә, хиҗама канны яңага алмаштыру була, – дип тәфсилләп сөйли Гөлия.

Хиҗама ясату бөтен авырулар вакытында да киңәш ителә. Хатын-кызлар һәм ир-атлар авырулары, сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында да, шикәр чире, буыннар, ашказаны авыртканда, кан басымы югары булганда да булыша ул. Яман шеш диагнозы куелганнарга да хиҗама ясыйлар.

– Дәвалану максатыннан, уртача алганда, биш-алты тапкыр ясыйбыз. Кемгәдер ике-өч тапкыр килү дә җитә. Җитди авырулар булганда, бер-ике айдан дәвалану курсы кабатлана. Әйтик, балага уза алмау проблемасы булганда, яман шеш авыруыннан интегүчеләргә дәвалану процессы берничә тапкыр кабатлана. Химия терапиясе узган, күп итеп дарулар эчкән кешеләргә дә файдасы зур, чөнки пычрак кан белән вируслар, агулы матдәләр, ирекле радикаллар чыга. Ирекле радикаллар алар күзәнәкләргә зарарлы йогынты ясый, аларның тузуына hәм организмның вакытыннан алда картаюына китерәләр. Хиҗамадан соң югары температура да төшә. Пычрак канны алдырганнан соң, организмның тулаем эшчәнлеге яхшыра. Авыруларны булдырмас өчен, профилактика максатыннан, ярты елга бер тапкыр ясатырга кирәк, – дип дәвам итә Гөлия.

Нинди авырулардан дәвалый?

– Хиҗама ярдәмендә тәмәке тартуны да ташлап буламы?
– Кеше организмында никотин дигән матдә бар, аны баш мие бүлеп чыгара. Тәмәке тартучы кешенең баш мие бу функцияне башкармый башлый, чөнки никотинны тәмәкедән ала. Без банканы баш түбәсенә куябыз һәм баш мие никотинны кабат үзе бүлеп чыгара башлый. Бу очракта, әлбәттә, кешенең тәмәкене ташларга теләге дә булырга тиеш.

– Димәк, сез банканы аркага гына куймыйсыз?
– Авыруга карап, төрле урынга куябыз. Әйтик, хатын-кыз авырулары булганда, кендектән аскы өлешкә куярга кирәк. Хиҗама киң таралган киста, миомаларны да бетерә ала. Башы авыртканнарның баш түбәсенә куела. Мөхәммәд Пәйгамбәр дә шулай эшләгән. Хиҗама ясаучыларның кайберләре моның өчен чәчне кыра яки банка ябышып торсын өчен, бал куллана. Без махсус гельдән файдаланабыз, чәчкә тимибез.

– Тәндәге киселгән урыннар ничә көндә төзәлә?
– Төрле кешенең төрлечә булырга мөмкин, гадәттә, ике-өч көндә төзәлә. Ул урыннар ачык яра булып тормый, хиҗамадан соң ук ябыла. Процедурадан соң ял итәргә, авыр физик эш эшләмәскә, борчылмаска киңәш ителә. Фитнес, бассейнга бармый торыгыз, туңмаска тырышыгыз. Хиҗама ясаткан көнне сабынсыз, гади су белән генә юыныгыз. Температурагыз күтәрелергә, эчегез йомшарырга мөмкин, кайберәүләр берничә көн туңып йөри. Болар барысы да була торган күренешләр, куркып калмагыз. Иң мөһиме: сезнең хроник авыруыгыз кабат кузгалырга мөмкин. Бу – сихәтләнү процессы башланды дигән сүз.

Кагыйдәләр

– Гөлия, хиҗама ясатырга уйлаган кешегә процедура алдыннан нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген дә сөйлә әле...
– Өч сәгать кала ашамаска, көн дәвамында күп итеп су эчәргә. Ни өчен дигәндә, процедура вакытында ашказаны, эчәклек активлаша һәм дәвалау сеансы ахырында кайберәүләр косып җибәрергә мөмкин.

– Соңгы вакытта хиҗама ясату бик популярлашты. Моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
– Бердән, ислам динен тотучылар күбәйде. Икенчедән, аңа өйрәнү өчен шартлар, мөмкинлекләр артты. Безнең салонның хуҗалары Төркия, Мисырга, Гарәп Әмирлекләренә барып, гел өйрәнеп, белемнәрен камилләштереп торалар. Булган белемнәрен башкаларга да тараталар. Гаиләдә бер кеше хиҗама ясый белергә тиеш дигән фикердә мин. Шунысын да әйтергә кирәк: безгә православие динендә булганнар да еш килә. Спортчылар да күп мөрәҗәгать итә. Хиҗаманы рәсми медицинада танымасалар да, күп табиблар моңа ышана, кайбер пациентларга алар хиҗама ясатырга үзләре үк киңәш итә.

– Пычрак кан белән җеннәр дә чыга, имеш...
– Бу чынлап та шулай. Процедура вакытында кайбер кешеләр елый. Нишләп елыйсыз, авыртамы дип сорагач, дәшмиләр. Соңрак алар үзләренең елаганын да белми булып чыга. Әмма хиҗамага җен чыгару өчен йөрмиләр. Әшәке кан белән зәгыйфь җеннәр генә чыга ала. Аларны зәгыйфьләндерү өчен исә күбрәк Коръән укырга, үзеңне өшкертергә кирәк.

– Хиҗаманы кечкенә балаларга да ясыйлармы?
– Хиҗама вакытында, әйтүемчә, пычрак кан белән бактерия, вирус, инфекцияләр чыга. Баланың кан анализлары организмында ялкынсыну процессы булуын күрсәтә, антибиотиклар эчертәсе килми дип, әти-әниләр баланы хиҗамага алып килә. Аннары кабат анализ бирәләр һәм ялкынсыну процессы бетүе ачыклана.

– Хиҗаманы косметологиядә дә кулланалар, дидегез. Бит тиресенә дә банкалар утыртасызмы?
– Монда инде киселгән урыннар аркадагы кебек зур булмый. Банкалар да шудырылып кына йөртелә. Хиҗама тирән булмаган җыерчыкларны тигезли, пигмент тапларыннан, бетчәләрдән котылырга булыша. Хиҗама вакытында коллаген бүленеп чыга, ул бит тиресенең төсен яхшырта. Процедурадан соң кан әйләнеше яхшыра – артериаль кан агымы көчәя һәм тире күзәнәкләре кислород белән тукландыргыч матдәләрне күбрәк ала башлый. Соңгы вакытта хиҗаманы косметология максатларыннан ясатырга теләүче туташ һәм ханымнар бик күп килә башлады.

Тимур Әхмәтьянов, хиҗама ясау остасы:

– Хиҗама вакытында җеннәр чыга дигән сүз хак. Процедура вакытында кеше сөйләшә яки елый, йә булмаса әрләшә, ят тавышлар чыгара. Хатын-кыз ир-ат тавышы белән сөйләшә башлый, яки киресенчә, ирләрнең тавышы хатын-кызларныкына охшый. Җеннәрнең мөселман булганнары һәм мөселман булмаганнары бар. Икенчеләре кешеләргә зыян салалар. Кешегә дә шулар кереп утыра. Берәүләргә ул сихер белән керсә, кемгәдер курыккан вакытында керә. Әлеге җеннәр кешенең кан тамырлары аша йөри һәм алар дин кушканча яшәгәнне өнәмиләр. Шул рәвешле хиҗама вакытында чыгалар. Кемдер процедурадан соң коса һәм косык белән кан чыга. Бу да җен чыгу була. Алар Коръән, азан, намаз укыганны, шул исәптән хиҗаманы да яратмыйлар, чөнки хиҗама безгә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нән килә.

Дилә Нигъмәтуллина, җырчы:

– Хиҗаманы мин дә ясатып карадым. Бу процедураны ясату турында күптән уйлап йөри идем. Мин өйдә эшләүчеләргә бик ышанып бетмим, шуңа салонга барып эшләттем. Файдасын күрәм, баш авыртуым беткән кебек булды.

Марсель Әхмәдуллин, алып баручы, «Хәләл хәят» студиясен оештыручы:

– Мөхәммәд Пәйгамбәр: “Мин күккә ашканда, күкнең һәрбер баскычы саен “Әй Мөхәммәд, үзеңнең өммәтеңә кан алдырырга куш” дип әйткәннәрен ишеттем, дигән. Мин бу хәдисне ишетеп белә идем, шуңа да хиҗама ясатып карарга булдым. Хиҗамадан соң җиңеллек тойдым, күзем ачылган кебек булып китте.

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading