Кайбер илдә хоккей бөтенләй экзотика буларак кабул ителсә дә, аны күп җирдә уйныйлар. Табигый кар белән боз юк, ә хоккей бар! Күптән түгел генә КХЛда Дубай командасы пәйда булырга мөмкин дигән хәбәр ишетелде, Үзбәкстан командасы Россиянең Югары лигасында чыгыш ясый башларга мөмкин. Кытайның әүвәл бер генә хоккей дружинасы КХЛга кергән булса, хәзер тагын икесе Югары лигада чыгыш ясый. Кыскасы, хоккей тарала, географиясе киңәя.
Кытай мисалында карасак, анда спортның күп төре бер схема буенча эшли: әүвәл чит илдән тренерлар, уенчылар чакырыла, тора-бара үзләренеке өлгереп җитә һәм читтәгеләргә урын калмый. Фигуралы шуу буенча нигә алар беренчелеккә бик тиз күтәрелде дип аптырыйсы юк – 90нчы елларда анда безнең тренерларның тырышып хезмәт кую нәтиҗәсе бу. Тиешле игътибар һәм кызыксындыру бар икән, нигә эшләмәсеннәр ди, профессионаллар бит алар. Дөнья күләмендә мондый практика бөтен җирдә кулланыла.
Әрмәнстанның «Арарат» яшьләр командасы 2014 елда оешкан. Команданы берничә бизнесмен финанслый. Башкалардан аермалы буларак, командага читтән иң яхшыларын һәм теләсә кемне җыймыйлар, ә Россия белән союздаш республикаларда уйнаучы әрмән чыгышлы егетләрне чакыралар. «Зилант» командасында тәрбияләнгән Казан егете дә узган сезонда «Арарат» төсләрен яклады. Белоруссия яшьләр лигасында чыгыш ясаган әлеге команда тора-бара Россия яшьләр лигасына керергә җыенган иде, әмма нәрсәдер барып чыкмады, ахры. Башкаларның эчке кухнясында казыну безнең эш түгел, мактауга лаек гамәлләре – үзләренекен бергә туплау. Бу спортчыларның күбесе анда туып үсмәгән. Көндәшлек зур булганда, кызыксындыру бар икән, яшь спортчылар кая да барып уйнарга риза, ә бу очракта – аларның тарихи ватаннары.
Хоккей сөючеләр, спортчыларның әти-әниләре белән аралашканда, уртак танышлар турында: «Тегесе кайда уйный әле?» – дип кызыксынып, сорашып торабыз, үзең күреп белгәннәр турында хәбәрдар булу, аның спортчы карьерасын күзәтү күңелле ул. Хоккей форумнарында, бәхәс чыгып, кайберәүләр: «Сезнең бит үз уенчыларыгыз да юк», – дип, безне бу спортта очраклы кеше итеп күрсәтергә маташа. Дөньядагы төрле лигаларның яшьләр командаларында чыгыш ясаган татар егетләрен санарга алынмыйм, аны санап бетерү мөмкин түгел, ә менә КХЛ белән Югары лиганы гына карап чыксак, милләттәшләрдән ничә команда җыелыр иде икән? Халыкара ярышларда катнашу өчен бер командага 17-22 уенчы кирәк, түгәрәкләп, 25 дип алыйк. КХЛда безнекеләрдән иң күбе «Ак Барс» белән «Нефтехимик»та – икесенә бергә 11 татар егете. «Автомобилист»та – өч, «Салават Юлаев»та – өч, «Торпедо», СКА, «Сочи», «Амур»да – икешәр, «Металлург», «Локомотив», «Спартак», «Барыс», «Авангард», «Динамо» (Рига) командаларында берәр уенчы. Барлыгы – 6 капкачы, 11 сакчы, 14 һөҗүмче. Бергә туплый калсаң, шактый көчле команда килеп чыгачак, уенчылар арасында Гагарин Кубогына ия булганнар, Дөнья чемпионнары бар.
Югары лигада хәлләр ничегрәк? Безнекеләр 21 командада уйный: капкачылар – 7, сакчылар – 16, һөҗүмчеләр – 17. Иң күбе – ЦСК ВВС (Самара), «Сарыарка» (Караганда), «Нефтяник» (Әлмәт) һәм ХК Тамбов командаларында. Ике милләттәш хәтта Кытайның «Ценг Тоу»ында чыгыш ясый. Фамилияләре татарча булмаган һәм бик үк таныш түгел уенчыларның да барлыгын исәпкә алсак, бу сан әле тагын артачак. Шулай итеп, татарлардан өч команда җыеп булачак икән. Башкалар белән чагыштырып карасак, мәсәлән, Казахстанның «Торпедо»сында (Усть-Каменогорск) бер казах фамилиясе очрый, «Сарыарка»да бер дә юк. Кытайныкыларда үзләренеке бик аз, алары да Төньяк Америкада яшәп, тарихи ватаннарына кайткан кытайлар. Мин боларны нәрсәгә дип санап утырдым соң әле? СССР чорында футбол командаларында бер генә булса да татар булырга тиеш дигән язылмаган кагыйдә яшәгән. Спортчылар хорафатларга ышанучан халык. Ә хоккейга килсәк, Гагарин Кубогын татарлар күбрәк булган командалар алып тора икән бит. Бер-бер хикмәте бардыр, моның сере – татардыр, ахры.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар