Россиянең яңартылган Министрлар Кабинетына биографияләре, карьералары төрле дәрәҗәдә Татарстан белән бәйле булган шәхесләр керде.
Алар арасында якташыбыз Марат Хөснуллин, мәдәният министры Ольга Любимова (актерлык карьерасын Казанда башлаган Василий Качалов оныгы), Максим Решетников («Иннополис» фирма-резиденты җитәкчесе) бар. Төп игътибар, әлбәттә, Татарстанның экс-министры Марат Хөснуллинга төшә, Россия хөкүмәтенең вице-премьеры булып, ул соңгы 20 елда республика чиновниклары арасында илкүләм карьера баскычының иң югарысына менә алган шәхес.
Тарихның төрле чорларын карасак, Россия хөкүмәтендә татарларның булмыйча торган чагын күрә алмабыз. Ул гына да түгел, гасырлар буена Россия хөкүмәте оешуында да татарлар мөһим рольне уйнаган. Кайсы гына өлкәне алма, андагы билгеле шәхесләрнең күбесе төрки чыгышлы. Наполеонның уңышсыз походыннан соң пәйда булган француз әйтемендәгечә: «Теләсә кайсы русны кырып карасаң, татарны табарсың». Белми әйтмәгәннәрдер, бүген һәр биш русның берсенең нәсел тамырлары татарларга барып тоташа. Рус дворяннары арасында 120дән артык нәселне татар чыгышлылар тәшкил иткән, ә XVII гасыр урталарына хәтле тәхеттә татар канлы патшалар утырган. Московия куәтләнә башлап, бюрократиясе дә үсеш алгач, билгеле, белемле кешеләр җитми. Шул чорда 300ләп рус фамилиясенең татарлардан башланып китәсенә аптырыйсы юк. Пушкин чорында меңләгән татар империянең чәчәк атуын гына түгел, рус мәдәниятенең да «алтын гасырын» тәэмин иткән. Дәүләтнең көче этник яки кан чисталыгында гына түгел (бу юлның яхшыга илтмәгәненә шулай ук тарих шаһит, мисалга, «чиста ариецлар» дәүләте төзергә ниятләгән нацистлар Германиясен китерә алабыз), ә державаның үсеше өчен бергәләп эшли алу мөмкинлеге булуда.
Рус идарәчеләре әүвәл – җиңелү чорында, соңрак бердәм җиңүләр вакытында татарларга тиешле бәя бирә. Алтын Урда чорында формалашкан Мәскәү кенәзлеге күп дәрәҗәдә төрки-монгол империясе традицияләрен кабул итә, бу әле бүген дә чагылыш таба. Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, күп кенә тарихчылар Алтын Урда тарихын Россия тарихының бер өлеше дип атый: «Үзәкләшкән Россия хөкүмәте барлыкка килгәнче үк руслар белән татарлар арасында сәяси, сәүдә өлкәләрендә хезмәттәшлеккә мисаллар шактый. Тарихта хәрби бәрелешләрдә хан гаскәрләре ягында – русларның, ә Мәскәү идарәчеләре ягында татарларның булуын күрә алабыз. Читтән килеп яулап алырга теләүчеләргә каршы исә үзләренең гомер кичергән җирләрендә тамыр җәеп ныгып калу өчен Русь та, татар ханлыклары да бердәм булып күтәрелгән».
Тарихның без белмәгән, ачылып бетмәгән битләре шактый әле, аның күп тапкырлар үзгәртелеп, тиешле даирәләргә яраклы итеп язылганына күпләр шикләнми. Бер кыска гына мәкаләдә без аның бөтен якларын ачып бетерә дә алмас идек. Әйтәсе килгәне шул – татарларның хөкүмәттә югары дәрәҗәләргә ирешүе очраклылык түгел, алда әйтелгәнчә, бу гасырлар буена килгән, ул аның канында бар.
Тагын бер кызыклы хәл искә төште: совет чорында футбол командаларында бер генә булса да татар уенчысы булырга тиеш дигән язылмаган кагыйдә яшәгән – алар уңыш китерә, янәсе. СССР чемпионнары булган Галимҗан Хөсәенов, Альмир Каюмов, Ринат Дасаевны күпләр хәтерли әле. Чемпион булганнар икән, димәк, татар уенчылары уңышны китермәгән түгел. Чоры башка иде инде анысы. СССР җыелма командасының дөнья күләм ярышларда зур уңышларга ирешкәне минем дә истә. Әмма тарих дигәннәренең кызыклы бер үзенчәлеге бар – ул спираль рәвештә кабатлана. Футболда да уңыш елмая башламасмы, оста татар уенчылар бүген дә юк түгел.
Бүген хөкүмәт белән идарә итү командасында да милләттәшләребез бар, ә ул сиңа футбол уйнау гына түгел...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар