16+

Хәмдүнә Тимергалиева: «Ир бала тапсам, аңа Хөзрәт исеме бирер идем»

Бүген эстраданың өлкән буын вәкиле – Хәмдүнә апа Тимергалиева туган көне. Шул уңайдан, җырчы биргән интервьюлардан өзекләр китерәбез.

Хәмдүнә Тимергалиева: «Ир бала тапсам, аңа Хөзрәт исеме бирер идем»

Бүген эстраданың өлкән буын вәкиле – Хәмдүнә апа Тимергалиева туган көне. Шул уңайдан, җырчы биргән интервьюлардан өзекләр китерәбез.

«Тормыштан кәнагать түгелмен, дөрес бармый ул. Эшләгән артистка хәзер бер нәрсә дә юк. Ә койрык болгап йөргәннәргә фатирын да, мактаулы исемнәрен дә бирәләр. Менә шунысы үкенечле. Шуның өчен җитәкчеләргә ачуым да килә. Эшләгән кешене күрә белмиләр».

«Авыл баласы буларак, чит-ят һөнәрләрне үзләштерәсе килә иде. Кечерәк чакта балерина булам ди торган идем. Ә аннары, сугыштан соң туган бала буларак, очучы буласым килде. Янәсе, илне дошманнардан саклыячакмын. Автомат электр станцияләрендә эшләүче һөнәрен үзләштергән идем мин. Ул эшне яратып башкардым, хәзер дә сагынып искә алам.
Сәнгатькә һич уйламаган җирдән килдем, җырга булган чын мәхәббәт нәкъ шушында алып килде».

«Сәламәтлек булганда, үз аягымда басып торганда эшлим әле. Тамашачы: “Булды, төш инде”, - дигәнче. Мин бик карт түгел бит әле, миндәйләрне кияүгә бирерлек (көлә)».

«Бәхетне дә күрдем, тормышның ачысын-төчесен дә татыдым. Дөресерәге, мин аның төбен күргән кеше. Аны хәтергә дә төшерәсем килми. Иң явыз дошманыма да ул елларны күрергә теләмим. Хәтта бер тиенгә тилмереп яткан чакларым бар иде...»

«Олыгайгач кабат кияүгә чыктым. Ул елларда сәхнәдә күренмәдем. Кыйналып, мескенләнеп яшәдем. Үземне канатсыз коштай хис итә идем. Бер хатын-кызга да моны күрергә язмасын».

«Чын ярату бар ул. Без яшь чакта кызык иде бит ул: авыл клубына кинога барабыз, егетләр озатып кайта. Алар тотып алмасын дип, клубтан чыгып чаба идек. Капка төбендә бераз тарткалашып торган булабыз әле. Ул заманда ярату, яратуыңны белдертү оят әйбер иде. Шулай читтән торып бер Рифат исемле башкорт егетен яраттым. Тик яратуымны ул белмәде дә».

«Базарга йөрергә яратам. Казанда “Старые Горки” базарында таҗиклар кафесы бар. Хөзрәт исемле егет эшли анда, барсам, тәмле итеп ашатып кайтара. Шәп егет, исеме дә матур. Яшь вакытым булып, ир бала тапсам, аңа һичшиксез, Хөзрәт исеме бирер идем. Шулкадәр мәгънәле исем».

«48 ел буена бизәнеп, кием алыштырып җиләгән инде мин! Сәхнәгә чыгар алдыннан гына бизәнәм. Көндәлек тормышта гади, уңайлы кием киярга яратам. Бакчага барсам, бөтенләй инде! Бизәнмәсәм мине танымыйлар да бит, шунысы рәхәт. Әле беркөнне базарда сатучы: “Сез Хәмдүнәнең апасы-фәлән түгелме?” – ди. “Әйе”, - мин әйтәм. Хәмдүнә икәнеңне танысалар, базардан тиз генә урап та кайтып булмас иде. Танып эндәшкән кеше белән ничек сөйләшми китәсең инде?!»

«Ходай тамашачы мәхәббәтеннән генә аермасын. Әйбергә кызыга торган кеше түгел мин: хәерче булып тудым, хәерче булып үләчәкмен».

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сөйләмә инде юкны: кайсы афишага күз төшермә - кап уртада гел син! Шундый кеше хәерче буламы?! Пиар галәмәтедер инде бу гадирәк булып күренергә тырышу. Гадилек безнең татарда "түрдә" бит.Тик шунысы гына гаҗәп - нинди генә сортлары юк ул гади булып күренергә тырышучыларның! Илсөя гадилеге, Хәмдүнә гадилеге, Айдар гадилеге, Айгөл гадилеге, Венера гадилеге... Аермаларын сизәсезме? Һәркем үзенчә чамалый булыр...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Артистлар арасында уш китмэле байлары бар бит,кубесе инде шулай,э алар арасында хэмдунэне бай димэс идем.узен яратабыз,ижади унышлар,Туган коннэре куп булсын!!!!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Туган конегез белян кадерле Хамдунэ апа. Сезгэ исянлек, бяхетле картлык телим. Башкортостан кызы Филия.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хәмдүнә без сезне бик яратабыз!!!!!!!!!!!

          Мөһим

          loading