16+

Хәмдүнә Тимергалиева мәхәббәте турында сөйләде

Хәмдүнә Тимергалиева TMTV телеканалындагы «Сер булып калсын» тапшыруында яшь җырчыларга булган мөнәсәбәте турында бик озак сөйләде.

Хәмдүнә Тимергалиева мәхәббәте турында сөйләде

Хәмдүнә Тимергалиева TMTV телеканалындагы «Сер булып калсын» тапшыруында яшь җырчыларга булган мөнәсәбәте турында бик озак сөйләде.

«Яшь вакытта үзем күп михнәтләр күрдем, шуннан соң әйткән сүзем бар иде: яшь җырчыларга сүз әйтмим дигән. Шул сүземдә торам. Барысы белән дә мөнәсәбәтләрем әйбәт. Булдыралганнар эшләсен, булмаганнарын халык төшереп калдыра аны. Аеруча Элвин Грейны яратам! Ул - минем мәхәббәтем. Мин аны 13 яшеннән үк беләм. Шул вакытта ук ул Башкортостанда дискотекаларда эшли иде. 10 мең халык җыеп эшли, ләкин шапырынып йөрми. Күңеле сабый аның, шуңа яратам. Ул эстрадага бик зур үзгәрешләр алып килде. Аны берничек тә югалтып булмый. Тавышсыз дип тә әйтеп карыйлар аны. Тавышы булмаган кеше 10 мең халык җыя аламы соң? Ул бит безнеке! Аның өчен сөенергә кирәк,» - диде легендабыз.

Тапшыру кысаларында җырчы беренче мәхәббәте турында да сөйләде.
- Беренче мәхәббәтем Казанга килгәч, Буа егете булды. Ул минем беренче кешем дә булды, әйтергә кирәк, яраткан кешем дә. Без аның белән бергә була алмадык. Минем яңа гына килеп, җырлый башалаган вакытым, безнең арада сөйләшү булды. "Әгәр бергә торабыз икән, син гастрольләргә йөрмисең,"  - диде. Ә минем җырлыйсы килә бит! Сәхнәне ташлый алмадым. Ә мин аны гомер буе сагындым… Йөрәгемдәге иң авыр хис шулай итеп минем артымнан юллап килде. Бүгенге көндә дә исемә төшсә, мин аны сагынам… Ул бит минем беренче кешем.

Аннан соң ул өйләнде, балалары туды. Мин аның тормышына кысылмадым, хәбәр дә бирмәдем. Аннан соң 2-3 мәртәбә очрашырга туры килде, ул темага аны сөйләштермәдем. Ә үзем гомер буе сагынып яшәдем. Балалары үсеп беткәндер инде. Ә үзе ул хәзер исән түгел...

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading