16+

Хәмергә кул сузмаска! Ике, өч бала белән тол калган ирләргә нишләргә?

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кемнәрдер аерыла, кемнәрдер тол кала. Мондый ситуацияләрдә бик күпләр, бигрәк тә нык яратып яшәгән булсалар, депрессиягә бирелә. Тормышның бу этабын авыр кичерә. 

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән бала белән тол калган ирләр турында сөйләштек. “Күпме генә авыр булмасын, үлгән артыннан үлеп булмый. Балалар хакына, үзең хакына яшәргә кирәк.

1. Иң беренче үз-үзеңне кулга алырга.
2. Хәмергә кул сузмаска. 
3. Онытылам дип эшкә чумып, балалар барлыгын онытмаска. Аларга сезнең җылы карашыгыз, янәшәдә булуыгыз кирәк. 
4. Балалар белән бергәләп паркларда йөрергә, фильмнар карарга, уртак гаилә эшләре, традицияләре булдырырга кирәк.
5. Зиратка бик еш барып, яраларны кузгатмаска киңәш итәр идем. Бик күпләр каберлектән кайтып керми, “сагынам, яши алмыйм” ди. Бу дөрес түгел! 

Кемдер “әйтергә җиңел шул” дияр. Аңлыйм, әмма киләчәккә позитив карагыз. Сезне, балаларыгызны яратырдай кешеләр очрар, бәхетле булып яшәрсез. Шуны онытмагыз, бу тормышта барысы да үзебездән тора!” - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Фото: https://www.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading