16+

Хәния Фәрхи исемен халык мәңгеләштерүне сорый

Казандагы берәр урамга Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи исеме бирелергә мөмкин. Җырчының иҗатын яратучылар, шуны сорап, интернетта петиция ачкан. Якын арада тамашачылар башкала мэриясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә җыена.

Хәния Фәрхи исемен халык мәңгеләштерүне сорый

Казандагы берәр урамга Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи исеме бирелергә мөмкин. Җырчының иҗатын яратучылар, шуны сорап, интернетта петиция ачкан. Якын арада тамашачылар башкала мэриясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә җыена.

Бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең берсе —  Булат Газизов «Интертат»
Булат — Башкортостанның Чакмагыш районы егете. Хәзерге көндә Екатеринбургта юрист булып эшли. Ул кечкенәдән Хәния Фәрхи иҗатын яраткан.

 ̶  Булат, Казанда Хәния Фәрхи урамын булдыру идеясе ничек барлыкка килде?

̶  Бу идея Хәния апаның тамашачыларыннан еш ишетелде. Ә интернетта петиция ачу эшен Азат Садиков башлап җибәрде. Азат  ̶  Хәния Фәрхинең «ВКонтакте» төркеменә нигез салучы. Хәния апаның фанаты буларак, мин дә читтә кала алмадым. Мондый эштә тәҗрибәм дә бар.

̶  Эшегездә нинди документларга һәм кагыйдәләргә таянасыз?

̶  Урамнар белән бәйле барлык эшләр шәһәр мэриясендә эшләнә. Иң элек инициатив төркем мэриягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Казан мэрының 2015 елгы топонимика турындагы карары нигезендә, гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, анда ун яки аннан күбрәк кешенең исеме һәм шәхси мәгълүматы язылырга тиеш. Без әлеге кешеләрне Хәния Фәрхинең «ВКонтакте»дагы төркеме аша табарга уйлыйбыз.

̶  Ә петиция эшкә ничек тәэсир итә соң?

̶  Петицияне гаризаның кушымтасы дияргә була. Ул фикердәшләрнең күпме икәнен күрсәтә. Гариза белән бергә без петиция турында да мәгълүмат тапшырачакбыз. Хәзерге көндә аны 200 кеше имзалады. Бу сан тагын да күбрәк булыр иде, тик өлкән буын кешеләре петицияне имзалау тәртибен белеп бетерми. Хәзерге көндә дә Казанда Хәния Фәрхи урамын булдыру турында петициягә имзалар җыю дәвам итә. Җырчының «ВКонтакте» сайтындагы төркемендә барлык мәгълүмат та бар.

̶  Гаризаны кайчан тапшырачаксыз?

̶  Канун буенча, гражданнарның мөрәҗәгатьләре дәүләт органнары тарафыннан 30 көн карала. Гаризаны бу атнада тапшырачакбыз. Җавап ике атнадан да озак көттермәс, дип уйлыйм.

̶  Казанлылар сезгә теләктәшлек күрсәтер дип уйлыйсызмы?

̶  Әйе, дип уйлыйм. Күп тапкыр әйтелде инде, Хәния Фәрхи иҗаты  ̶  татар халкының милли мирасы. Үзенең җырлары белән ул татар телен һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән шәхес. Мин үзем аның концертлар графигын күреп шакката идем. Хәния апа Россия буенча иң күп татар концертлары куйган аз артистларның берсе. Ә иң мөһиме: Хәния апаның концертларына билетлар арзан иде. Ул акча өчен түгел, ә халык өчен җырлады. Андый шәхеснең гомеренең күп өлеше узган шәһәрендә үз урамы булырга тиеш.

 ̶  Хәния апаның Екатеринбургта тамашачылары күп идеме?

̶  Екатеринбургта аны һәрвакыт тулы зал каршы алды. Ул Екатеринбургны Башкортостанның Тәтешле, Борай, Аскын районнарына якын урнашканга күрә «башкала» дип атый иде. Хәния апа концертларын сәхнәдән түгел, ә залдан чыгып башлады. Бу да аның халыкка якын булганын күрсәтә. Екатеринбургта Хәния апа концертына аның күп туганнары, авылдашлары, укытучылары килә иде. Соңгы елларда ул Әлфия Авзалованың һәм үзенең 90 елларда җырлаган җырларын башкарды.

̶  Хәния апаның кайсы җырларын яратып тыңлыйсыз?

̶  «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә», «Гомер юлы» җырлары бик ошый.

̶  Кайгылы хәбәрне сез ничек белдегез?

̶  Хәния апаның үлеме турында эштән кайтканда белдем. Апам шалтыратып, бу хакта радиодан ишеткәнен әйтте. Башта ышанмадык. Туганнар булмасак та күңелгә шундый авыр булды. Соңрак һәркөн аның җырларын тыңлап йоклап китә башладым.

Искәртеп үтик, Хәния Фәрхи 2017 елның 27 нче июлендә Башкортстанның Тәтешле районында йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. 29 нчы июльдә аны Камал театрыннан озаттылар, аннары Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр.

Автор: Илгиз ШӘКҮРОВ
Фото: Рамил Гали


 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу кадэр изге эшлэрегез очен Мен рэхмэт сезгэ.Кадерлебезнен рухы шат булсын.Сезнен кебек,игелекле юлларда йорегэн кешегэ Аллахыбызнын ярдэме тисен.

    Мөһим

    loading