16+

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Әни оныгын күрә, сөя алмады дип уйласам, елыйсылар килә”

30 май — күпләребезнең яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең туган көне. Исән булса, аңа быел 60 яшь тулыр, юбилеен яраткан тамашачысы белән зурлап уздырган булыр иде. Җырчының кызы Алсу “Шәһри Казан”га әнисе белән бәйле хатирәләр, хис-кичерешләре белән бүлеште.

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Әни оныгын күрә, сөя алмады дип уйласам, елыйсылар килә”

30 май — күпләребезнең яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең туган көне. Исән булса, аңа быел 60 яшь тулыр, юбилеен яраткан тамашачысы белән зурлап уздырган булыр иде. Җырчының кызы Алсу “Шәһри Казан”га әнисе белән бәйле хатирәләр, хис-кичерешләре белән бүлеште.

Хәния апа туган көнен туган авылында, дуслар, туганнары белән бергә үткәрергә яраткан. Бәйрәмнәргә бәлеш һәм үзенең "фирменный" казын пешереп сыйлый торган була. Ә яраткан чәчәге — розалар. Ни кызганыч, 57 яшендә ул арабыздан китеп барды.

Алсуны әти-әнисе 7 айлык вакытта ук күршеләренә калдырып, гастрольләргә йөри торган була.
- Әти белән әни миңа җиде ай вакытта ук мине күршеләребезгә калдырып китә иде. Мин аларны хәтта “мама”, “папа” дип йөрткәнмен. Ә үземнекеләргә әти-әни дип дәшкәнмен. Гөлгенә апа белән Зөфәр абый мине бәләкәй чактан карады. Әти-әнидән елап калганым булмады, әмма сагынып көтә идем. Алар кайткан җиренә төрле рәсемнәр, открыткалар ясап куя идем. Ул рәсемнәрне әти хәтта саклаган һәм хәзер дә алар бер папкада җыелып тора, - дип искә алды Хәния апаның кызы Алсу.

Баласын чит кешеләрдә калдырып китәргә Хәния апага да җиңел бирелмәгәндер. Аеруча да аның холкы белән.
-Әни бик йомшак, бик йомшак иде. Ул безне беркайчан да сүкмәде, кул күтәрү турында сүз дә юк. Бик яхшы күңелле, һәрвакыт ярдәм итте. Ялгыш адым ясасаң да ул ярдәм кулы сузды. Беркайчан да мине тәнкыйтьләмәде. Аңлыйм мин сине кызым, дия иде. Төпчек балалар, гадәттә иркәрәк була. Ә бездә алай түгел. Икебезне дә тигез күреп, бер төрле яратып үстерделәр. Бик әйбәт киендерәләр иде. Балаларны аеру безнең гаиләдә булмады, - ди Алсу.

Хәния апа кызларына әни генә түгел, сердәшче дә була. Алсу белән алар бигрәк тә якын була.
- Мин әнигә бөтен серләремне сөйли идем. Ул минем эчке кичерешләремне барысын да белеп торды. Кияүгә чыкканда да, мин Казанда, Руслан Уфада иде. Безнең арада 600 чакрым. Шул вакытта да әни миңа бик ярдәм итте. Әтине без моңа ярты ел алдан ук “әзерли” башладык. Май урталарында миңа операция ясаганнар иде. Әни минем белән палатада яшәде. Шунда мин быел кияүгә чыгам, никах укытабыз дидем. Кыз баланы шундый ерак арага, икенче шәһәргә җибәрү җиңел булмагандыр. Әмма бу мәсьәләдә әни миңа теләктәшлек белдерде, - ди Алсу.

Хәзер Алсу - үзе дә әни. Ире Руслан белән алар Раина исемле кызчык үстерә.
- Мин әни кебек йомшак түгелмен. Әмма хатын-кызларга хас нәзакатьлелек, өйдә матурлык, җылылык тудыру сыйфатым әнидән күчкәндер дип уйлыйм.
Йөкле вакытта нишләптер миңа Раина 27 июльдә туар төсле иде (Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә арабыздан китте.- авт). УЗИда безгә бала табу көнен 11 августка куйдылар. Кызымның әни үлгән көнне туасын теләмәдем, кызым көт, утыр, чыкма әле дип, сорадым. Беренче вакытларда кызымны әнигә охшата идем. Бигрәк тә аның куллары әнинеке төсле. Хәзер инде бала үскән саен күбрәк әтисенә, Русланга охшый бара. Раина музыка ярата, бии. Аңа еш кына әнинең җырларын куям. Алла бирсә, ул үскәч шундый бөек әбисе булуы хакында сөйләячәкмен, аның белән горурлансын, - ди Алсу.

Быел Хәния апаның киткәненә өч ел була. Тамашачылары гына түгел, кызлары да аны торган саен ныграк сагына.
- Авыр сорау. Әнине сагыну, юксыну онытылмый инде ул, вакыт узган саен бераз басыла гына. Бик авыр. Раина тугач бигрәк тә. Әни аны күрә, оныгын сөя алмады. Шуны уйлаганда бөтенләй елыйсылар килә. Әнинең җырларын ишетсәм дә күзгә яшь килә. Ул әле үлгән генә вакытта мин моны бик аңлап бетермәгәнмен ахры. Хәзер фотосын күрсәм, телевизордан җырласа күңелгә авыр. Төшкә дә еш керми. Авырлы вакытта да, бала тапкач та төшкә еш кермәде. Ә авырга узганчы еш күрә идем төшемдә. Әллә мине борчыйсы килмиме инде? - ди Алсу да.

Хәния Фәрхинең үлеме турында хәбәр барыбыз өчен дә аяз көнне яшен суккан төсле булды. Мин бүгенгедәй хәтерлим әле. Эштә утыра идем. Бу начар хәбәрне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин раслады.
- Әни авыртам дип әйтмәде дә, зарланмады да. Шуңа да мондый хәл булыр дип берәү дә уйлаганы булмады. Әни янәшәдә булса, башкачарак булыр иде дигән уйлар да булгалый инде. Әти-әниләре исән булганнар аларга ешрак шалтыратсын, янәшәдә булсыннар иде. Вак әйберләргә дә сөенергә кирәк. Әти-әниләрегезнең кадерен белегез, - дигән теләктә Алсу.

30 майда Хәния апаның гаиләсе аның каберен зират кылырга, ә Коръән ашын 27 июльдә уздырырга планлаштыра.

Бу язмабыз да аның рухына дога булып барсын! Тамашачылары аны беркайчан да онытмавын белеп, тыныч йокласын иде!

Бу турыда тагын укырга: Хәния Фәрхинең кызы әнисен төштә күргән

Фото: Инстаграм

Автор: Лилия ЛОКМАНОВА

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: ММЧлар турындагы Федераль закон нигезендә, “Шәһри Казан” редакциясе әзерләгән хәбәрләрне һәм материалларны тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр туфрагы жинел булсын!!!!! Про папу и мужа Хании ничего не говорят

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алсу ты умница, будьте счастливы???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хания апанын урыны ожмахта булсын, тыныч ятсын, Алия матурым бернишлэп булмый инде, кемдер картаеп китэ, кемгэ дер иртэрэк китэргэ язган, аллаhы тэгэллэ гэ дэ яхшы кешелэр кирэк курэсен. Барыбыз да бу донья да без кунакта гына, барыбыз нын да мэнгелек йортыбыз анда шул. Шушы якты доньялыкта матур гына утсэк иде инде

        Мөһим

        loading