Шәһри Казан

Хәния Фәрхинең кызы әнисен төштә күргән

Хәния Фәрхинең кызы Алия бик кызыклы, сагынычлы төш күрүе турында язган. Әнисенең бер көндә ике концерты булырга тиеш, имеш. Укып карыйк әле.

"Әнине бүген төштә күрдем.
30 май икән, әнинең туган көне. Бу көнне ике концерт булырга тиеш икән имеш. Берсе урамда Сабан туй кебек. Әни әйтә:
- Бу концертта бик күңелле булырга тиеш, барысы да минем җырларны җырлап, күңел ачсын!
- Әни, халык сине көтә бит! Үзең дә килеп җырла инде бер-ике җыр булса да!
- Юк, кызым, килмим, минем икенче жирдә концертым була!..."

"Шәһри Казан" хәбәрчесе Алиядән кыскача гына хәлләрен дә белеште. "Аллага шөкер, балалар белән мәш килеп яшибез. 30 майда - әнинең туган көне. 31 майда улым Рамазанның туган көне, өч яшь тула. 1 июньдә - әтинең туган көне. Рамазан менә шулай әти белән әнинең туган көне арасында туды. Бар да - Аллага шөкер".

Реклама

Кайчандыр Хәния апа үзе дә болайрак сөйләгән иде:

- Əле дә оныгым туганга ышанып бетә алмыйм. Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар! Башта минем туган көндә, 30 майда туар дигән идек, ашыкмады... Аннары, 1 июнь - Габделхәнең туган көне, ул көнне туар дип көттек. Ə ул 31е туды һәм хәзер бездә 3 көн рәттән бәйрәм!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: