16+

Холестеринны ничек төшерергә?

Белгәнегезчә, инсультка китерә торган төп сәбәпләрнең берсе – югары кан басымы һәм организмда холестеринның күп булуы. Дарулардан тыш, холестеринны төрле файдалы үләннәр һәм җимешләр белән дә киметеп була.

Холестеринны ничек төшерергә?

Белгәнегезчә, инсультка китерә торган төп сәбәпләрнең берсе – югары кан басымы һәм организмда холестеринның күп булуы. Дарулардан тыш, холестеринны төрле файдалы үләннәр һәм җимешләр белән дә киметеп була.

Әйтик, карлыган белән. Аның җимешен вакытында җыеп алып киптерегез. 1 стакан суга 2 аш кашыгы кипкән карлыган салып төнәтегез. Көненә 2-3 тапкыр 0,5-1 стакан эчегез. Карлыганның яфрагын да киптереп куегыз. 2 стакан суга 2-3 аш кашыгы карлыган яфрагы салып төнәтеп, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчегез. 

Камыр агачының (икенче исеме – дүләнә, русча атамасы – боярышник) чәчәкләрен яки җимешләрен җыеп киптерегез. 1 аш кашыгы дүләнә чәчәге яки 2 аш кашыгы җимешенә 1,5 стакан су салып, төнәтмә әзерлибез. Аны көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала өч тапкыр эчәбез.

Дару тәкәмөгезен (донник лекарственный) чәчәк атар алдыннан җыярга кирәк. Сабагының өске өлешен һәм яшь ботакларын җыеп, коры көнне ачык һавада күләгәдә яки яхшы җилләнә торган чардакта киптерәбез. Киптергәннән соң яхшылап төябез. 1,5 стакан суга 2 чәй кашыгы үләнне салып төнәтәбез. Көненә өч тапкыр ашарга 20-30 минут кала эчәбез.

фото: yard.hozvo.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading