16+

Хәрби хезмәттә Аллаһы Тәгаләгә сыеныгыз!

Татарстанның “Патриот” үзәгендә 14 ноябрьдә 70 ир-егетне хәрби частьләргә тантаналы озату кичәсе булды. Якташларыбыз 15 ноябрьдә Көньяк һәм Көнбатыш хәрби округларына кузгала.

Хәрби хезмәттә Аллаһы Тәгаләгә сыеныгыз!

Татарстанның “Патриот” үзәгендә 14 ноябрьдә 70 ир-егетне хәрби частьләргә тантаналы озату кичәсе булды. Якташларыбыз 15 ноябрьдә Көньяк һәм Көнбатыш хәрби округларына кузгала.

- Ватан сакчысы булу - олы дәрәҗә,- дип башлады үзенең чыгышын республика хәрби комиссары Сергей Погодин.- Илне саклау үз әниеңне саклау белән бер. Ил үзенең сулары һәм икмәге белән үзен туендыра, ләкин Ил үзен-үзе саклый алмый. Ир-егетләр монысы сезнең бурыч.

“Патриот” үзәгендә бүгеннәрдә 255 ир-егет хәри частьләргә китәргә чират көтә. Биредә тормыш-көнкүреш өчен барлык шартлар да тудырылган, өч мәртәбә тукландыру оештырыла. Хәрби округларга чакыру алынуга егетләр хәрби киемнәргә киендерелә, ташламалы СИМ-карта бирелә. Ятимнәргә исә, кәрәзле телефон бүләк ителә.

- Хәрби киемгә тап төшермәгез, армия белемнәрен тырышып өйрәнегез. Күп милләтле хәрби частьләрдә дус булыгыз, исән-сау әйләнеп кайтыгыз! - дип фатиха бирде генерал-майор Сергей Погодин, инде хәрби киемнәргә киенеп өлгергән ир-егетләргә.

“Татарстан Республикасының сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты” җәмәгать оешмасы рәисе отставкадагы генерал-майор Әхәт Юлашев сәхнәгә күтәрелде.

- Хәерле көн яшь егетләр-солдатлар! - дип татарча сәламләде Әхәт Юлашев. - Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары исеменнән хәерле юл телим! Солдат хезмәте ансат түгел. Эчке кагыйдәләрне, командирлар әмерләрен төгәл үтәгез, шул вакытта армия тормышына тиз ияләшерсез.
Әхәт ага Юлашев шактый өлкән яшьтә булса да, шөкер, шаян телле әле.

- Сөйгән кызларыгыз озатырга килдеме соң? - дип сорады ул.
- Юк, килмәделәр, - дип, күк күкрәтеп, җавап кайтарды егетләр.
- Зарар юк, менә “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең чибәр кызлары озатырга килгән үзегезне, - дип, елмайды генерал-майор Әхәт Юлашев. Генерал кадәр генерал мактагач, яшь армияче кызларның йөзләре тагын да балкыды.

Якташлар хәрби частьләргә кузгалганда әти-әниләре, туганнары һәм сөйгән ярлары вокзалга озатырга килә. “Патриот” үзәгенең үз программасы, үз озату кичәсе иде монысы.

Протоирей Виталий Тимофеев үзенең чыгышында полководец Александр Суворовның:
”Бог - наш самый высший генерал”, - дигән сүзләрен мисал итеп әйтте.

- Тәртипле хезмәт итегез. Хәрби частьләрдә бабаларыгыз, әтиләрегез динендә гыйбадәт кылыгыз,-диде дин әһеле Виталий Тимофеев.

Үгет-нәсихәтне Тимергали хәзрәт Юлдашев дәвам итте.
- Аллаһы Тәгаләгә сыеныгыз, Аллаһы Тәгаләнең сезләргә ярдәме булыр, - диде Тимергали хәзрәт. -Мәхәммәд пәйгамбәр, сугышчы атта йөри, сикерә һәм уктан ата белергә тиеш, дип әйткән булган. Сезнең бурычлар инде күпкә катлаулырак, хәрби белемнәрне ныклап үзләштерегез.

Татарстанның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Владимир Котин быел 869 хәрби-хисап белгечләре әзерләнгәнлеген әйтте. Хәрби округларга “С” һәм “Д” категорияләрендәге шоферлар, БТР һәм МТЛБ тягачларын йөртүчеләр укытып җибәрелгән.

Республика хәрби комиссары Сергей Погодин журналистлар белән әңгәмәсе вакытында кабат искәрткәнчә, көзге чакырылышта 18 мең ир-егет хәрби комиссия уза. Шулардан 3500 кеше хәрби хезмәткә алына.

- Хәрби округларга озату планлы тәртиптә, тыныч-имин сыйфатта бара, - диде генерал-майор Сергей Погодин.-Хәрби частьләргә 948 якташыбыз җибәрелде инде.

Татарстанда көзге чакырылышка 1991-2000 елда туганнар җәлеп ителә. Чакырылыштагы хәрби хезмәткә 28 яшькә кадәргеләр алына ягъни, 27 яшь тулганнар әле алына. Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы-1 ел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading