Без килгәндә, Әнвәр бабай «Яңа Гасыр» каналыннан, дөньяларын онытып, татарча сериал карап утыра иде. Дөресен генә әйткәндә, ялгызы яшәүче 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын бераз башкачарак күз алдына китергән идем...
Скопировать ссылку
Без килгәндә, Әнвәр бабай «Яңа Гасыр» каналыннан, дөньяларын онытып, татарча сериал карап утыра иде. Дөресен генә әйткәндә, ялгызы яшәүче 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын бераз башкачарак күз алдына китергән идем...
Ә каршымда басып торган Әнвәр ага әле 70 яшьлекләрне дә «биетә» торган булып чыкты. Ә аның хәтере!.. Үткән тормышын, сугышта күргәннәрне сәгатьләр буе сөйли ала. Алай гына да түгел, ничәнче елда кемнәрне күргән, кем белән аралашкан – барысы да исендә.
Елга тулы – мылтык
Әнвәр ага мәктәптә яхшы укый, урта белем ала. Шул белемле булуы сугышта да нык ярдәм итә үзенә.
Сугыш темасыннан бераз читкә китеп булса да язам: кешенең тәрбияле, белемле булуы аны дәрәҗәле һәм озын гомерле итәдер. Әнвәр аганың тәртип яратуы аны гомер буе озатып барган. Хәтта хәзер дә ул сугыш турындагы хатирәләрне, фото сурәтләрне бергә туплап, альбом ясаган. Мондый кешеләр, кызганыч, арабызда еш очрамый.
Әнвәр бабай Низамов зенитчы була. Германия җиренә кергәч тә ул кулына фотоаппарат төшерә һәм, шуннан алып сугыш беткәнчегә кадәр, фотосурәтләр ясый. Шуңа да аның архивы бик бай һәм эчтәлекле.
– Яшь вакытта кирәкми бит, шуңа күбесе тузып бетте инде, – ди Әнвәр ага.
Аның архивында хәтта Америка солдатлары белән очрашкан вакытта төшкән фотолары да бар. – Ничек аралаштыгыз соң алар белән? Алар татарча да, русча да белми бит, Әнвәр абый? – дип сүз катам. – Ә безнең сөйләшеп торырга вакыт та булмады, – ди ул җавапка. – Алар үз эшен эшләде, без үзебезнекен. Без, зенитчылар, астан саклап тордык. Америка солдатлары истребитель белән немец самолетлары бомбалар атмасын дип саклады. Анда без өч көн булдык.
Ул сугыш беткәннән соң да оккупация җирләрендә тәртип саклый. Шәһәр буйлап дүрт машина йөри торган булган. Әнвәр Низамов исә генерал машинасын йөртә.
Авыр сугышларда катнашкан солдатларны алмаштырып, Австрия җиренә яшьләр килә. Шул чагында Әнвәр ага Буа районы, Әхмәт авылыннан якташын да очрата.
– Без бер полкта идек. Ул да Әнвәр исемле булып чыкты. Очраштык, сөйләштек. Безне Төркиягә җибәрергә теләделәр. Әмма Чехословакиядә баш күтәрүләр булганга, шунда ярдәм итәргә юлладылар. Әле дә күз алдымда: пешерә торган кухняларның учагын да сүндереп тормадылар, шулай юл буе бардык. Без анда 1945 елның 9 маенда барып кердек. Ул бәйрәм булган, ләкин без аны белмәдек тә. 10 май көнне кич кенә, баш күтәргән немецларны «бастырганнан» соң гына белдек. Аларның күбесе бирелде. Мылтыкларын елгага атканнар. Елга мылтык белән тулган иде. Бөтен биналарга миналар куйган булганнар. Әмма опера театрының бер кырые гына кителгән иде, бер бина да зыян күрмәде, – дип искә ала Җиңү көнендәге хәлләрне Әнвәр ага.
Җиңү көне дигәннән...
«Җиңүне «тиешенчә бәйрәм иттек», Чехословакия президенты солдатларга өч көн сыра эчәргә рөхсәт бирде», – ди утны-суны кичкән солдат бабай. – Сталин хәтта офицерларга чех кызларына өйләнергә рөхсәт итте. Кайберләре өйләнеште дә. Кызлары чибәр иде. Әхмәт авылы егете Әнвәр дә: «Мин калырмын, ахрысы, бер чех кызы белән таныштым. Әтием-әнием юк, абыйларда торам, анда кайтып нәрсә эшлим», – ди. Өстәвенә ачлык заманы. Бу исә бай кызы булган. Авылга кайткач, мин алар авылына бардым, белештем. Кайтмаган икән, белүче булмады, – ди Әнвәр ага, якташы хакында искә алып.
– Ник үзең дә калмадың соң, Әнвәр бабай? Анда бит тормыш яхшырак булган, – дим, уенын-чынын бергә кушып. – Мин бит татар милләтеннән. Сугыш беткәннән соң, генералның шоферы карт иде, китте. Аның урынына мине алдылар, – дип искә ала ул генерал Алексей Жадов машинасын йөртә башлавы хакында. Жадов аңа бик зур хөрмәт белән карый. Кызын да кирәк җиренә Әнвәр ага белән генә йөртә торган булган.
–1947 елда дивизияне таратырга дигән приказ килде. Генералның хатынының абыйсы генштабта эшләгән икән, шуңа да бездә иң яхшы техника, иң яхшы машиналар булган. Генерал мине бик ошатты. Кызы кинога барса да, театрга барса да, миннән башка бер дә җибәрмәде. Мин дә гадел кеше булдым, дөресен генә әйткәндә. Дивизия тарала дигәч тә, ул кыз мине үзләре белән Мәскәүгә кайтырга чакырды. Әмма алар белән китмәдем. Чөнки аннан инде кайтып булмый, телисеңме-теләмисеңме, шунда каласы була иде. Генерал гаиләсе күченеп кайтып киткәч тә әле мин алты айлап шунда тордым.
Иң куркынычы
Тик сугышның мондый тыныч вакытлары ахырдан гына була. Ә үзәгендә исә... – Сугышка мине 1942 елда алдылар. Минем өчен иң куркынычы – Курск дугасындагы бәрелешләр булды. Сугышка беренче Прохоровка дигән совхозда кердем. Иң авыр сугыш шунда булды, аны сөйләп бетереп тә булмый. Барып кердек. Анда коточкыч! Анда самолет та янып төшә, танк та яна. Мәетләр шул килеш ята, өсләрендә каргалар йөри, күзләрен чукып бетергәннәр. Ә төн җитмичә, мәетләрне алып булмый, үзеңне атып үтерәләр. Германия иң беренче «Тигр» танкын да шунда сынап карады инде. Анда миллионлаган кеше катнашкандыр, – ди Әнвәр ага.
Комментарийлар
0
0
???
0
0