16+

"Хуш, авылым": сезнең авылда да шундыйлар бар!

“Хуш, авылым” тәрҗемә әсәр түгел. Бу минем һәм синең балачагың авылы, әти-әниләр, әби-бабайларның туган авылы, аларның тормышы, алар янып-көеп йөргән әйберләр...

"Хуш, авылым": сезнең авылда да шундыйлар бар!

“Хуш, авылым” тәрҗемә әсәр түгел. Бу минем һәм синең балачагың авылы, әти-әниләр, әби-бабайларның туган авылы, аларның тормышы, алар янып-көеп йөргән әйберләр...

Минем ише елак һәм дистә еллап калада яшәп тә, авылны сагынучылар өчен түгел бу спектакль. Гомумән, күңеле белән генә булса да авылны яратканнар, анардан аерыла алмаганнар, бигрәк тә туган авылының юкка чыгуы өчен борчылганнарга да карыйсы түгел “Хуш, авылым”ны. Башыгыз уйдан чыкмаячак, чөнки. Мүк йөрәклеләр ләззәт алып, көлеп утырыр. Әмма әсәрдә яшеренгән проблемалар белән башын катырмас.

Мәскәүдә һәм Питерда тәҗрибә туплаган Чаллы егете Айдар Җаббаровның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бу беренче генә спектакле түгел. Моңа кадәр ул “Тормышмы бу?”, “Агыла да болыт агыла...”, “Санаулы кичләр”не куйды. Соңгысын халык авыррак кабул итте. Халык кына түгел, әлеге спектакльдә кайбер артистлар да төп рольдән баш тарткан иде.

“Хуш, авылым” исә тәрҗемә әсәр түгел. Бу минем һәм синең балачагың авылы, әти-әниләр, әби-бабайларның туган авылы, аларның тормышы, алар янып-көеп йөргән әйберләр... Соңгы 100 елда безнең татар авылларын тамырдан үзгәрткән вакыйгалар ята аның асылында.

“Мин күптән вербатим техникасында эшләп карарга, тамашачы белән аралашуның әлеге ысулын өйрәнергә тели идем. Без 20дән артык “бетеп баручы”, кечкенә авылларда булдык, 50-60 тирәсе интервью эшләдек. Бер-берсен кабатламаучы, төрле язмышлар белән таныштык. Үзләренең тормышлары турында бик теләп сөйләүчеләр дә, сөйләгәннәрен кулланырга рөхсәт итмәүчеләр дә очрады. Ул кешеләр арасында ялгызлыкка исләре китмәүчеләр дә, үзгәртеп булмас тормыш шартлары колына әверелеп, соңгы көннәрен ташландык йортлар арасында яшәргә мәҗбүр булганнары да очрады. Авылның хәзергесе һәм үткәне турындагы бу тарихларны бергә туплагач, бик кызыклы гына контекст килеп чыга. Ул, үз чиратында, бүгенге көнгә генә түгел, киләчәккә дә бәйле күп кенә сорауларга да җавап табарга ярдәм итә...”, - ди режиссер спектакле хакында.

Спектакль башланыр алдыннан ук тамашачыларны бу вакыйгаларның реаль икәнен кисәтеп куялар. Кешеләр дә реаль. Хәер, моны тамашачы үзе дә күрә инде.

Туксанны узган карт – андый персонаж һәр авылда да бардыр ул. Андый аксакалларның карчыклары да, гадәттә, тугыз дистәне тутырган була. Бер-ике балаларын да җирләргә өлгергәннәр... Шул балалар гомерен яшибездер инде ди, андый картлар. Бу рольне Эмиль Талипов башкара. Әллә ни грим да юк үзендә. Ә осталык, Сөбханалла ! Эмиль башкалар кебек үк спектакльдә берничә рольне уйный. Монысы иң шәбе.

Тагын бер монологы күзгә яшьләр китерде. Ат турында сөйләгән герое. Аяныч тарих. Ул монологта ат язмышы — татар язмышы дигән әйтем ярылып ята. Андый язмышлар халкымда бихисап.

Алмаз Борһанов белән Айдар “Санаулы кичләр”дә дә эшләгән иде. Алмазның туксанынчы елларда авылга күченеп кайткан авыл агае роленә “5” плюс куясы килә. Сез бу рольне күрүгә бу бит безнең авылдагы фәлән абзый диячәксез! Безнең авылда да бар ул, исеме генә хәтергә төшми. Нәкъ шулай сөйләшә, нәкъ шулай фикер йөртә һәм нәкъ шундый ук язмышлы. Сәясәтне ярата, Путинны мактый яисә сүгә, тел өчен борчыла. Гомумән, “Хуш авылым”ның һәр герое — шаянмы ул, моңсумы барысы да тел, милләт һәм авыл өчен борчыла торган кешеләр. Тик аларны ишетүче генә юк.

... Сез чәйне ничә тапкыр пешереп эчәсез ул? Без җитеш тормышта яши торган буын, бер пешерәбез дә, чәйне түгәбез. Ә юклык күреп үскән, яшәгән әбиләребез андый түгел. “Мин аны биш кайнатам. Башка нәрсә жәл түгел, ә чәйне жәллим”, ди Ләйсән Фәйзуллина герое. Бу да минем, синең әбиеңнең сәхнәдәге чагылышы. (Хм... чәйне биш пешереп карыйсы әле, дөрестән дә чыгамы икән буявы?)

Алинә Мөдәрисованың тавышына гашыйк булдым.  Элек аның җырлавына игътибар иткәнем булмаган никтер. Зрә. Уфа кызы шул. Башкортстанда үс тә, җырлама, имеш!

Туган авылыгызга төрле сәбәпләр белән кайта алмыйсыз икән, Камалга килеп карагыз. Анда сезне “авылдашларыгыз” каршы алачак. Авылга кайтып, күрше-күләнне күреп килгән төсле булыр. Чын әгәр. Рәхмәт, Айдар! Безнең ише авыл баласына шундый материал якын!

Нәрсә җитмәдеме? Спектакль! Кисәк бетте ул. Бу әле беренче генә кисәге, киләчәктә тагын була дип вәгъдә итәләр. Кызык, фильмнардагы кебек кисәкләп спектакль караган юк иде әле! Монысы беренчесе... 

P.S. Декабрьнең 10 на кадәр куелачак “Хуш, авылым”га инде билетлар калмаган да. Афишаларны караштыргалап барыгыз, бәлки бәхет елмаер. 

Лилия ЛОКМАНОВА

фото: Г.Камал театры сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading