16+

«Хәят»тәгеләр: «Әниләрне ял иттерәбез»

Татарстан диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләүгә зур игътибар бирә. “Авыру балалар, яшь инвалидлар һәм аларның ата-аналары үзәге” үткән елны Россия Президентының гражданлык җәмгыяте үсешенә бирелә торган грантка ия булды. Яңа сезонда исә проект «Хәят» исеме астында эшли башлады.

«Хәят»тәгеләр: «Әниләрне ял иттерәбез»

Татарстан диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләүгә зур игътибар бирә. “Авыру балалар, яшь инвалидлар һәм аларның ата-аналары үзәге” үткән елны Россия Президентының гражданлык җәмгыяте үсешенә бирелә торган грантка ия булды. Яңа сезонда исә проект «Хәят» исеме астында эшли башлады.

Үзәк Казанның Годовиков урамы, 16нчы йортта урнашкан “Подросток” яшүсмерләр клубы базасында атнага өч тапкыр эшли. Авыру балалар һәм әти-әниләре монда бушка шөгыльләнә. Бер депутат "Зәкят" фондына "Газель" автобусы бүләк иткән. Үзәккә килергә мөмкинлеге булмаган арбада хәрәкәт итүче балаларны шул автобус белән алып килеп, дәресләрдән соң өйләренә кайтарып куялар икән.

Үзәккә 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Укытучылар, логопед-дефектолог, волонтерлар, музыка белгечләре, хореографлар, спортчылар аларга дәресләр бирә.

– Балаларның үсешләрендә уңай нәтиҗәләр дә күзәтелә, алар үзара аралаша башлады, яңа дуслар һәм шөгыльләр таптылар, кул эшләренә, бутербродлар, җиңел генә әзерләнә торган ризыклар пешерергә өйрәнделәр. Сабын да кайнатып карадылар. Безнең беренче максатыбыз да аларга социальләшергә булышу һәм әти-әниләренә ярдәм күрсәтү. Авыру балаларның әти-әниләре дә ярдәмгә мохтаҗ. Алар, бигрәк тә әни кешеләр үз проблемалары белән ялгыз калганнар. Авыру баланы карап эшкә дә чыга алмыйлар, аралашу даирәләре дә тар. Үзләрен карарга да мөмкинлекләре юк. Үзәктә алар өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре тудырыла, йогага яратып йөриләр, психологлар белән сөйләшәләр, бию, тегү буенча мастер-класслар үтә. Тегү кирәк-яраклары, материаллары да бушка бирелә. Массаж курслары узалар. Бизәнергә, прическаларя сарга йрәнәләр. Әти-әниләрне берләштерү, аралаштыру өчен төрле тематик кичәләр үткәрәбез. "Туган авылым" комплексына кунакка чакырып, бәйрәмнәр уздырабыз. Күптән түгел генә халыкара хиҗаб көненә багышлап, үзенчәлекле балалар һәм аларның әниләре өчен бәйрәм оештырдык. Кыскача гына итеп әйткәндә, без әниләрне ял иттерәбез. Безнең үзәккә килергә теләүчеләр булса, "Зәкят" хәйрия фондына мөрәәҗәгать итсеннәр, – диде безгә “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов.

Шушы көннәрдә генә үзәк үзләрендә тәрбияләнүчеләр өчен 555 нче дәресен үткәрде. Ул 23 февральгә туры китереп, концерт номерлары белән үрелеп барды. Балалар дәрескә шигырьләр ятлап килгәннәр, һәр чыгыш ясаучы дусларын бердәм булып алкышларга күмделәр.
– Улым Әмир үзәккә бик яратып йөри, аннан кайтып кергәч үк, тагын кайчан барабыз дип соырй башлый. Үзенә яңа дуслар тапты, аларны сагына, килгәч тә бер-берсенең хәлләрен белешәләр. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә ашкынып килә монда. Рәхәтләнеп ял итеп кайтып китәбез. Бергәләшеп чәйләр эчәбез, туган көннәрне билгеләп үтәбез, аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Психолог, юрист киңәшләрен алабыз. Һөнәрем буенча тегүче мин. Улымны тапканнан бирле, унбиш ел инде өйдә утырам. Баланы карап, аның белән тернәкләнү үзәкләренә йөреп, бөтен вакытымны аңа гына багышлагач, тегү эшенә вакытым калмый. Бөтен белгәннәрем онытылган да дияргә була. Үзәктәге тегү курсларында хәзер кабат үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Ул вакытта баламны педагоглар, волонтерлар карый тора. Аларга бик зур рәхмәт, – ди Наилә Насыйбуллина.

– Психологка барам дисәң дә, фитнеска барырга уйласаң да, баланы калдырырга кеше юк. Ә монда без үзебез турында кайгыртканда, балаларны волонтерлар карый тор, – дип аның сүзен күтәреп ала Миләүшә Сафина. – Бала туганнан бирле үзебез турында оныттык та дияргә була. Гел стресс хәлендә яшибез. Монда килгәч исә күңелләр күтәрелеп китә. Бу үзәк балалардан бигрәк безнең үзебезгә кирәк.

Фото: dumrt.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading