16+

Хыялдагы Грузия: оялчан кыздай Казбек, күкерт мунчасы, махмырсыз шәраб һәм кунакчыллык турында

География дәресе. Укытучыбыз Зәнфирә апа белән СССР дигән зур дәүләткә кергән союздаш республикалар темасын үтәбез. Ул һәрвакыт дәрес башланыр алдыннан әлеге республиканың табигате сурәтләнгән плакат кертеп элә. Нинди матур җирләр диген, ә!

Хыялдагы Грузия: оялчан кыздай Казбек, күкерт мунчасы, махмырсыз шәраб һәм кунакчыллык турында

География дәресе. Укытучыбыз Зәнфирә апа белән СССР дигән зур дәүләткә кергән союздаш республикалар темасын үтәбез. Ул һәрвакыт дәрес башланыр алдыннан әлеге республиканың табигате сурәтләнгән плакат кертеп элә. Нинди матур җирләр диген, ә!

Ул елларда алма да сирәк кешеләрнең бакчасында гына, ә кайдадыр кешеләрнең ишегалдында йөзем үсеп утыра! Диңгез кырында яшәү ничек була икән ул?! Алар да кер чайкарга дип яр кырына төшәдер инде. Каз бәпкәләре үзләре кайта микән? Тау башларында кар, аның итәгендә затлы җимешләр үссен, имеш... Их, менәсе иде шул тауларга! Аннан соң су буендагы синең өчен бик тә биек тоелган текә ярга карап торасың. Плакаттагы таулар шушы чамадыр инде.. Биегрәк кенә...

Кая барасың, нинди җирләр күрәсең килә дигәндә, мин иң беренче чиратта әнә шул география дәресендә карап, хыялланып утырган илләрне күрер идем җавап бирәм.
Алай-болай, Ходай кушып, быел җәй сәяхәткә барырга насыйп булса дип кыш уртасыннан ук янәдән география дәресләрен искә төшердем. Үзенең диңгезе, биек таулары, шарлавыклары, тыныч елга, күлләре булган Грузияне күрәсе килү барысына караганда да көчлерәк иде.

Самолет җиргә утырганчы, мин Тбилиси шәһәренә гашыйк идем бугай инде. Һәр шәһәрнең дә җаны, үз рухы бар дип нәкъ менә шундый очракларда әйтә торганнардыр. Торган җиребез иске шәһәр өлешендә иде. Әллә шуңа инде, мин үземне гел бер театральләшкән чарада катнашам кебек тойдым. Шәһәрдә ясалма тудырылган чисталык, тәртип юк. Борынгы балконнары, тар урамнары, шәһәр уртасындагы күп санлы тарихи биналары белән, Тбилиси тулы бер картинаны тудыра. Анда һәр нәрсә урынында кебек. Виноград тәлгәше дә тегендәрәк түгел, нәкъ менә шушы урыннан асылынып торырга тиеш сыман. Грузия безне сокландырды, гаҗәпләндерде. Хисләрне, күргәннәрне бер язмага гына сыйдырып бетерү дә мөмкин түгел. Шулай да тырышып карыйк.

Казбекка сәяхәт

Бу – Грузиядәге туристлар өчен тәкъдим ителә торган иң популяр маршрутларның берсе. Аның хәтта барасы юлы үзе дә тарихи. Казбекка илтүче юл Грузия хәрби юлы дип атала. Исеменә карасаң, аннан гел хәрбиләр йөргәндер, юл гел сугышларга бәйледер кебек. Дөреслектә исә бу юлны элек «Дорога небесного ущелья» дип йөрткәннәр. Соңрак карап, саклап торуны хәрбиләргә тапшырганнан соң, исеме дә үзгәргән. Тарихына килсәк, Грузия Россия белән берләшкән чорда, 1785-1799 ел аралыгында, 14 ел дәверендә Россия империясе төзегән аны. Моннан Пушкин, Лермонтов, Грибоедов үткән, алар аны әдәби әсәрләргә керткәннәр. Юл кайда тауны тишеп, кайда биек кыя кырыннан үтә. Алты катлы серпантин булып өскә күтәрелүче юлның озынлыгы – 208 км, иң биек ноктасы – 2395 метр. Машиналар бихисап, юл бик тар кебек, һәр борылыштан каршыңа ыжгырып берәр йөк машинасы килеп чыга.

Күзләреңне чытырдатып йомасың, аз гына читкә китсәң, упкынга очасыңдыр кебек. Исән калдым бугай дип, күзеңне ачасың һәм андагы матурлык сине янә әсир итә. Безне әлеге сәфәргә алып баручы машина хуҗабыз да кайнар канлы грузин егете булып чыкты. Берничә сәгатькә сузылган менә шушындый куркыныч юлда кулыннан телефонын бер генә минутка да куймады, бик кайнарланып, кемнәргәдер нәрсәдер аңлатты. Тагын иң гаҗәбе – шушы кысан гына юлга сыерлар да хуҗа булган. Бернигә исләре китми, юл уртасында ятып йокларга да мөмкиннәр. Әлеге маршрут үз эченә бик күп тарихи, үзенчәлекле, матур урыннарны ала. Гидыбыз иртәнге яктан ук: «Матур урыннар алда әле, өлгерәсе бар», – дип ашыктырса да, тукталган һәр урыннан аерылып китә алмый аптырадык.

Зөбәрҗәт төсендәге сулы Жинваль сусаклагычын, Ананури замогын, яртысы кара, яртысы ак булып ага торган Арагви елгасын күреп, су өслегеннән 2379 метр биеклектәге «крестовый перевал»га менеп җиттек. Бу – туристларның иң яраткан урыны. Монда сәүдә дә гөрли, атта да йөриләр, парапланда очалар. Матурлыктан тыннар кысыла. Казбек тавы гына оялчан кыз кебек икән. Тели битен ача, тели юк. Безгә дә тауның очын күрү насыйп булмады. Димәк, кабат әйләнеп кайтырга сәбәп булачак.

Шәрабләр иле

Ничек инде Грузиягә бар да шәраб турында язма. Бездә дүрт-биш кешелек компания бер утыруда 20 литр шәраб эчеп бетерә ала, дип сөйләделәр безгә. Бер кешенең ким дигәндә 3 литр шәраб эчүе гадәти күренеш икән. Бер мәҗлестә 200гә якын тост әйтелеп, аның беренчесен һәрвакыт тынычлык өчен күтәрәләр. Иң шаккатмалысы – алар исереп ямьсезләнмиләр, иртән махмыр борчымый. Сәбәбе бик гади – аларда җитештерелә торган шәраб бик сыйфатлы.

Без барган Алазан тигезлегендә урнашкан «Киндзмараули» корпорациясенә Грузиядә җитештерелә торган шәрабнең яртысыннан артыгы туры килә. Сентябрьнең икенче яртысында барсагыз, үзегез дә, виноград сытып, шәраб җитештереп карый аласыз. Монда туристларны бик яраталар. Шунда ук экскурсиягә алып кереп китәләр, акча да сорамыйлар. Ничек итеп элек һәм хәзер шәраб җитештерелгәнен күрәсең.

Үзең өчен кыйммәтлесен сатып алып, тамга салып саклауга бирә аласың. Әлбәттә, моның өчен ел саен акча түләп торырга кирәк. Аның каравы данлыклы «Киндзмараули» корпорациясендә синең бер шешәсе 600 мең сум торган шәрабең сакланачак. Әлбәттә, андыйлар бик сирәктер. Иң зур күпчелек гадирәген сатып ала да үзе белән алып кайтып китә.

Тәмләп карау мөмкинлеге дә бар. Гади дигәненең дә сыйфаты бик югары бәяләнә. Бездә сатыла торганнары күпкә калыша. Традицияләргә тугры калып, бары тик бик борынгыдан сакланып килгән җирле сортларны гына кулланалар. Сабагы һәм сөяге белән сыталар, җитлектерү өчен, балчыктан ясалган зур кувшиннарга салып куялар.

Күкерт мунчалары

Алар Тбилисиның символы булып тора, ул тар урамнардан торган тулы бер кварталны били. Тбилиси шәһәренә нигез салынуга да җир астыннан 60 градус кайнарлык белән чыга торган күкертле су сәбәпче булган. V гасырда Вахтанг Горгасали ауда фазанны аткан, ул менә шушы табигый чыганакка төшкән дә пешкән, шуннан монда шәһәр төзелгән, диләр. Иң данлыклы мунчаларның берсе – Орбелиан мунчасы. Аны халык телендә Зәңгәр мунча дип йөртәләр. Ул 1795 елда төзелә. Бу мунчада Пушкин, Дюма да кергән. Халык арасында иң популяры – бишенче мунча. Монда иң кайнар чыганакларның берсе дип аңлаттылар безгә. Аны махсус җылытмыйлар, ә киресенчә, суыталар икән. Мунчаларда төрле заллар бар. Иң мөһиме – җир астыннан кайнап чыккан сералы, бик күп дәвалау үзлекләренә ия булган бассейн. Калган уңайлыклар, мөмкинлекләр бәягә карап үзгәрә. Мунчалар тәүлек буе эшли. Нигә эшләмәскә, су бертуктамый агып тора бит. Моннан тыш Грузиядә сәламәтлек өчен файдалы булган минераль су чыганаклары, хәтта магнитлы комлык та бар.

Грузиннар сые

Бу турыда легендалар йөри дисәм дә, ялгыш булмас. Кафе яки ресторанга кергән саен, инде ни белән шаккатырырлар икән дип торасың. Төп ризыклары – хинкали, хачапури, лимонад. Баллы ризыклар, десертлар белән бик мавыкмыйлар, иткә һәм яшелчәгә өстенлек бирәләр. Ризыкның күбесе балчык савытларда кайнар мичкә тыгып әзерләнә. Ипи дә без күреп күнеккән түгел, ул тәме белән көлчәгә охшаган, ләкин озынча – 30-40 см. Һәр туклану урынында аны тандырда пешерәләр. Кафе, рестораннарның барысы диярлек борынгы стиль белән бизәлгән. Анда кергәч, бездәге рестораннардагы кебек киеренкелек тумый, иркенләп утырып ял итәсе килә. Грузиннар үзләре ашыкмыйча ашарга яраталар. Кунакчыллык дигәндә, иң элек аларның ризыкны мул итеп салып бирүләрен билгеләп үтәсе килә. Күп вакыт бер порцияне үзең генә ашап бетерергә дә мөмкин түгел. Грузиягә бик күп мөселман илләреннән, Гарәбстаннан, Төркиядән туристлар килә, шуңа күрә эзләгәндә хәләл кафелар да табарга була.

Әгәр Грузиягә барырга уйласагыз...

1. Туроператорларга мөрәҗәгать итмәгез. Үзегез билет алып бару күпкә отышлырак булыр. Фатир һәм кунакханәләрне интернет аша сайлап бронировать итә аласыз, сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Фатирга урнашасызмы, кунакханәгәме – Грузиядә туристларны машина белән аэропорттан һәм вокзалдан каршы алалар, озатып куялар.

2. Диңгез буендагы ял гына кирәкми икән, иң яхшысы – Тбилиси шәһәренә килү. Аннан маршрутлар сайлап, экскурсияләргә йөрергә була. Тбилисидагы һәр таксист сезгә экскурсовод хезмәтен тәкъдим итәр. Шулай да алдан ук янәдән шул интернет аша гид сайлап, килешеп куйсагыз, әйбәтрәк булыр. Гидтан бик күп тора. Безнең гидыбыз Николос якын дустыбызга әйләнде, Грузиягә гашыйк булуыбызда аның роле дә бик зур. Кеше санына карап, транспорт тәкъдим ителә. Тбилисида җиде-сигез урынлы машиналар да киң таралган. Экскурсияләрне алдан хәл итеп бетерә алмагансыз икән, борчылмагыз. Һәр чатта, һәр адымда сезгә тарихи урыннар белән танышырга тәкъдим итәчәкләр.

3. Әлбәттә инде, диңгез дә булса, ял да тулырак. Тбилисидан Батумига поездда биш-алты сәгатьтә барып җитәргә була. Автобус та йөри. Башкаларның һәм үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтә алам, поезд күпкә куркынычсызрак. Анда да фатирлар табу кыен түгел. Тбилисидан аермалы буларак, Батуми – чып-чын курорт шәһәр.
 
4. Грузиядә рус телендә аралашырга була. Яшьләр рус телен бик белми дигән сүз чынбарлыкка туры килми. Бик күпләр туган телләреннән тыш, инглиз, рус телен белә. Инде бер дә булмаса, ишарәләр теле бар.

5. Акча «лар» белән билгеләнә. Бер лар – безнең акча белән, 25 сум. Доллар белән сирәк урыннарда гына түләргә мөмкин. Акча алмаштыру нокталары бихисап. Шулай да отышлырагын табарга тырышыгыз.

6. Элемтә өчен иң җайлысы «вай-фай.» Һәр кафеда, торак урында бер карусыз парольне әйтәләр. Аерым сим карталар алу кирәк тә түгел. Әлеге ысул белән сәфәр беткәнче чыгымнарсыз аралашып торып була.

7. Грузиядә такси хезмәте иң кулае, ул кыйммәт түгел. Урамда аз гына аптырап торганыгызны күрсәләр дә, таксистлар килеп туктаячак. Шулай ук 22 станцияле метро бар. Ул 1966 елда, СССР чорында ук төзелгән.

8. Бик күп туристик илләрдән аермалы буларак, Грузиядә тарихи храмнарга, крепостьларга, замокларга кергәндә, акча сорамыйлар, бар да бушка.

9. Ниндидер соравыгыз туса, полициягә мөрәҗәгать итә аласыз. Аларның барысы да диярлек грузин, рус, инглиз телендә аралаша. Бүген аларның хезмәт хаклары бик югары куелган, төп таләп – халыкка намус белән хезмәт итү.

10. Грузиягә иртә язда яки август ахырында, сентябрьдә барырга киңәш ителә. Җәй уртасында анда бик эссе.

Зөлфия Хәлиуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading