16+

Хыяллар чынга аша: «Әйдә, ТНВга» бәйгесенең җиңүчеләре кемнәр?

Журналистларга «Әйдә, ТНВга» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Алар – Арча районыннан Алия Сабирова, Лениногорск районының Иске Кувак авылыннан Сиринә Сәхапова һәм Азнакайның Сәпәй авылыннан Инзилә Хөсәенова.

Хыяллар чынга аша: «Әйдә, ТНВга» бәйгесенең җиңүчеләре кемнәр?

Журналистларга «Әйдә, ТНВга» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Алар – Арча районыннан Алия Сабирова, Лениногорск районының Иске Кувак авылыннан Сиринә Сәхапова һәм Азнакайның Сәпәй авылыннан Инзилә Хөсәенова.

Мәгълүм булганча, быелдан журналистика факультетында бушлай урыннар бирелмәячәк. Шунлыктан Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе быелның апрелендә конкурс игълан иткән иде.
Аның максаты – татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү.
 
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең директоры Илшат Әминов әйтүенчә, беренче турда катнашучылар «Якын дустым» темасына эссе язган. Бәйгегә барлыгы 41 эш кабул ителгән. Шунысы кызык: алар арасында бер генә егет булган. «Мин – кадрда» дип аталган икенче турга исә 27 кеше үткән. Биредә конкурсантларга үзләрен үзенчәлекле итеп кадрда тәкъдим итәргә кирәк булган. Нәтиҗәдә алты гына кеше финалга узган.

Йомгаклау этабында исә кызлар танылган кешеләрдән интервью алган. Интервьюга кемнәр чакырылуы алдан ук билгеле булса да, кызлар үзләре әңгәмә корасы кешеләрне жирәбә ярдәмендә генә сайлап белгән. Шулай итеп, аларга «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, ТНВ каналының башкарма директоры Айрат Сибагатуллин, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов, «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, «Матбугат.ру» интернет-порталы баш мөхәррире Данил Сәфәровтан интервью алырга туры килгән.
– Бәйгедә лаеклылар җиңде. Кызганыч, конкурс турында соңрак игълан ителде. Бу турыда белергә өлгермәүчеләр дә булгандыр. Әлеге эшебезне алдагы елларда да дәвам итәчәкбез. Анысында инде әзерлекне сентябрьдә ук башларбыз дип планлаштырабыз, – дип уй-ниятләре белән уртаклашты Илшат Әминов.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җиңүчеләр белән контракт төзеячәк. Кызларга, Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, университетка укырга керергә һәм тырышып укырга гына кала. Бу турыда Илшат Әминов та кат-кат искәртте.
 
– Контракттагы серләрне башкаларга сөйләргә ярамый, ләкин анда шунысы ачык язылган: кызларга бик тырышып укырга кирәк. Укудан калышкан очракта, акчаларны кире кайтарырга туры киләчәк. Икенчедән, телеканал белән һәрдаим элемтәдә торырга, аның тормышында кайнарга кирәк булачак. Без студентларны һәрвакыт яңалыклардан өйрәтә башлыйбыз. Чын журналистлар практикада сынала, – диде җитәкче.
КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә кафедра мөдире Васил Гарифуллин аңлатып киткәнчә, бу әле кызларның эше бетте, алар инде университетка кабул ителгән, дигән сүз түгел. Имтиханнарын уңышлы тәмамлагач, кызлар уку йортына килеп гариза бирергә, эчке имтиханнарны тапшырырга тиеш булачак.

– Ким дигәндә, минималь баскычны (32 балл) узарга кирәк. Әлеге җиңү сезгә гарантия түгел, мөмкинлек кенә бирә, – диде Васил Гарифуллин.
Азнакай районының Сәпәй авылы кызы Инзилә Хөсәенова бәйге турында «Яңа Гасыр» телеканалыннан күрсәтелгән сюжет аша белгән.

– Бу конкурс игълан ителмәгән очракта да, киләчәгемне журналистика белән бәйләргә дигән ниятем бар иде. Кечкенә сыйныфларда укыганда ук район газетасына мәкаләләр, шигырьләр яза идем. Шуңа күрә монда җиңеп чыккач, бик шатландым. Миннән дә бигрәк әти-әнием сөенде, – диде Инзилә «ШК» хәбәрчесенә.

Зөһрә Садыйкова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading