16+

Хыяллар чынга ашканда: Чистай кызы Айгөлнең теләге кабул булды

Рөстәм Миңнеханов теләкләрен тормышка ашырган балалар арасында Казаннан Әмирхан Садыйков та бар. 11 яшьлек малай күптән хыялланган вертолетта оча алды. Ә Алабугадан 6 яшьлек Данис янгын сүндерү бүлегендә булып кайтты.

Хыяллар чынга ашканда: Чистай кызы Айгөлнең теләге кабул булды

Рөстәм Миңнеханов теләкләрен тормышка ашырган балалар арасында Казаннан Әмирхан Садыйков та бар. 11 яшьлек малай күптән хыялланган вертолетта оча алды. Ә Алабугадан 6 яшьлек Данис янгын сүндерү бүлегендә булып кайтты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел азагында «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, кайбер балаларның теләкләрен тормышка ашырды. Президент алган теләк-открыткаларының берсе – Чистай кызы Айгөлнеке. Кыз “Ак Барс” хоккей клубы матчында булырга һәм хоккейчыларның үзләрен күреп сөйләшергә хыялланган булган. Аның хыялы тормышка ашты. 7 гыйнвар көнне Айгөл гаиләсе белән “Ак Барс- Металлург” уенын карарга килде. Танылган уенчы Данис Зарипов белән кыз символик рәвештә уенны башлады,ахырдан хоккейчылар белән сөйләшү мөмкинлеге дә булды.

Рөстәм Миңнеханов теләкләрен тормышка ашырган балалар арасында Казаннан Әмирхан Садыйков та бар. 11 яшьлек малай күптән хыялланган вертолетта оча алды. Ә Алабугадан 6 яшьлек Данис янгын сүндерү бүлегендә булып кайтты. Нурлаттан 7 яшьлек Кирилл Президенттан хыялланган планшетын алды. Чаллыдан Радмир сеңлесе белән “Бегиш” аэропортын күреп кайтты. 

“Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында 29 февральгә кадәр Россия буйлап әти-әнисез калган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тагын 200 теләген тормышка ашырырга ниятлиләр. Балалар үз теләкләрен 15 декабрьгә кадәр “Теләкләр чыршысы” проектының рәсми сайтында калдырганнар иде.

Хәйриячеләр, иганәчеләр авыр хәлдә калган кешеләргә дару, транспорт чарасы, техник җайланмалар гына түгел, чын мәгънәсендә могҗиза бүләк итәләр. Балаларның күбесе быел кыш бабайдан китап, музыка уен коралы, сәяхәт, яраткан кумирлары белән очрашуны, башка бүләкләр сораган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading