16+

Хыянәтче хатын-кызны ничек танырга?

Хатын-кызларның хыянәте ир-атларныкыннан берни белән дә аерылмый – маршрут гел бер үк. Ә менә сәбәпләре төрле һәм аның кайбер билгеләрен чамалап була.

Хыянәтче  хатын-кызны ничек танырга?

Хатын-кызларның хыянәте ир-атларныкыннан берни белән дә аерылмый – маршрут гел бер үк. Ә менә сәбәпләре төрле һәм аның кайбер билгеләрен чамалап була.

– Хатыны һәр ял саен диярлек үзе генә иптәш кызына, туганнарына барырга ашкына. Ире дә барырга теләк белдерсә, анда күңелсез булачак, җитмәсә, барысы да хатын-кызлар гына дип, хатыны аны өйдә калырга үгетләячәк.

– Кайчагында хатын өйгә чәчәк бәйләме белән кайта. Легенда мондыйрак: аңа эштә хезмәткәрләре бүләк иткән, яки болай гына биргәннәр (урамда болай гына чәчәк бәйләме өләшеп йөрүчеләр күп бит, ире шуны да белми, дивана!), йә булмаса ул чәчәк базары ябылган вакытка туры килгән... Менә шул базарның ябылу уңаеннан килеп эләккән чәчәк бәйләменең хатынының йөзенә кич буена җитәрлек елмаю бүләк итүе ирне шикләндерергә тиеш.

– Хатын-кыз тышкы кыяфәтенә игътибар бирә башлый. Ул моңарчы да көзге алдында сирәк булмый иде, ә хәзер үз өстендә төрле тәҗрибәләр үткәрә. Аның бәхетле булуын күреп, ир комачауламый, ә юкка...

– Элек чалбарлар киеп йөрергә яраткан хатынның гардеробында күлмәк-итәкләр күбәеп китә. Хатын-кызны күлмәк күпкә матуррак күрсәткәнен ире кайдан белсен соң инде...

– Хатын гел кунакка йөри торган иптәш кызы турында «әкият» сөйли. Ә иптәш кызы нишләптер бер дә килми кунакка, чөнки ул, хатын әйтүенчә, бик оялчан. Бөтен ирләр мондый әкияткә ышанмый, кайберләре теге оялчан иптәш кызның номерын күрсәтүне таләп итә.

– Хатынның соңга калып эшләү гадәте барлыкка килә. Сәбәбе – эш күп, кем беләндер сөйләшеп торган, сәгатькә дә каралмаган...
– Хатын төнлә смс-хәбәрләр җибәрешеп ята, аларны шунда ук бетереп тә бара.

– Хатын интернет-кибеттән үзенә эротик эчке киемгә заказ бирә. Матур, бик сексуаль. Элек ул мондыйларны киюне искитмәле оятсызлык дип атый иде.

– Хатын яңача бизәнергә өйрәнгән. Үзенчәлекле макияж белән ул тагын да матуррак. Ире уйлавынча, хатыны аның өчен тырыша. Аңа күңелле. Ул да хатыны өчен үзгәрергә каршы түгел, әмма ир-атларга косметика куллану килешә торган нәрсә түгел...

– Хатын-кызда кыйммәтле бизәнү әйберләре пәйда була. Бу уңайдан ул тузга язмаган төрле нәрсәләр уйлап чыгара – йә ул аларны откан, йә иптәш кызыннан алып торган, баксаң, бизәнү әйберләре алай ук кыйммәт тә түгел икән ләбаса – хатыны элек белмәгән!

– Хатын телефонын кабынган килеш калдырмый. Ире янында ул нишләптер гел сүнгән була. Ире аның телефонының кодын да белми. Элек белгән булса да, хәзер хатыны аны үзгәрткән. Шулай ук электрон почта тартмасының парольләре дә үзгәргән...

– Хатын җенси яктан иреннән ерагая бара. Йә аның башы авырта, йә бик нык арый, теләге дә, кәефе дә юк...
Бу алдауларга бөтен ир-ат та ышанмый, билгеле, бөтен ир-ат та беркатлы түгел. Әмма күпчелек хатын-кызлар, аларны рәхәтләнеп алдыйбыз, дип уйлый. Тик ир-ат барысын да белә икән, бу серләрне яшереп яту кирәкме?

Фото: Missbagira.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading