Шәһри Казан

Хәзер, карчыгым, кайтам, сандугачым

Җәмил абзый үзен авылның иң акыллы, иң белдекле кешеләреннән саный. Клуб тирәсендә яки кибет янында яшь егетләрнең җыелып торганын күрсә, ул тизрәк шунда ашыга. Әгәр инде авызына бераз “шайтан төкереге” дә эләксә, яшьләрне “тәрбияләмичә” кала алмый.

– Җегетләр, – дип килеп җитә ул алар янына. – Белеп торам, сез кызлар турында сүләшәсез. Дөрес эшлисез, җегет чагында кызлар турында сүләшергә кирәк. Әмма ләкин Җәмил абзагызны да тыңлап карагыз әле. Үзегез беләсез, Җәмил абзагыз авылның прастуй кешесе генә түгел. Җиде катын аерып сигезенчегә өйләнгән Җәмил абзагыз бу!
– Тәрбия дәресләре бирергә килдеңме, Җәмил абзый? – арадан берәрсе төрттереп куя.
– Ә нигә? – ди Җәмил абзый. – Сезнең ише кикриксез әтәчләрне үрәтерлек акыл бар бездә. Чүтеки җиде катын аерган кеше бит мин. Ә бер катын аеру – иң кимендә бер пужарга тиң ди прафисырлар. Җиде тапкыр янып исән калып карагыз әле. Сез дә үрәтерсез акылны.
– Йөргән кызларыгызга “гүзәлем”, “фәрештәм” дигән булып башларын әйләндерәсез инде сез, – дип сөйли башлый Җәмил абзый. Кызларыгызга мондый сүзне ялгыш та әйтә күрмәгез. Потому что, – ди Җәмил абзый һәм егетләрнең игътибарын үзенә юнәлтер өчен озак пауза ясый – өйләнгәч “убыр”, “җен”, “ мунча пәрие” диячәксез. Өйләнгәч мунча пәриенә әйләнмәгән хатын-кыз җук ул. Моны сезгә сигезенче хатынга өйләнгән Җәмил абзагыз әйтә.
– Я, я, – диләр егетләр, – кызларга тагын ни дияргә ярамый?
– Тагынмы? Ялгышып та “акыллым” дия күрмәгез. Потому что озакламый сез аңа “чүпрәкбаш”, “тавык мие эчкән нәрсә”, “аңгыра сарык” ди башлаячаксыз.
Егетләр аңардан мондый “акыллы киңәшләр”не шактый еш ишеткән булсалар да, киңәшләрнең яңараклары чыкмасмы дип кызыксынучанлык күрсәтәләр.

– Берүк кызларыгызга “уңганым” дия күрмәгез, – ди. – Пущщай уңган булсын, дөнья бит ул бүгенге көн белән генә бетми. Син шул уңган кызыңа өйләнеп җиффәрәсең. Күпмедер вакыт күгәрчендәй гөрләшеп яшисез, ди. Әмма дә ләкин дөньяда кәефсез чаклар да була. Йә сине начальнигың сүгә, йә эшләгән эшең барып чыкмый. Тормышың җүнләп бармаса, ачу чыга. Ә ачуны кемнән аласың? Әлбәттә инде, катыннан. Мондый чакта ап-ак итеп юып куйган керләрне типкәләп “шапшак” дисең, тәмле пешкән ашны умыра-умыра “өшегән бәрәңге, юньләп аш та пешерә белмисең”, – дип битәрлисең. Әгәр дә мәгәр аңа өйләнгәнче “уңганым” дип сайрасаң, катын дигән нәрсә йөзеңә шул сүзләрне чәпәячәк. Ир кеше һәрвакыт чигенергә юл калдырырга тиеш.

Реклама

– Яшь чакта без бит шыр дурак булабыз. Сөйгән кызларыбызның тавышы былбыл сайравыннан матуррак тоела. “Былбылым”, “сандугачым” дигәнеңне сизми дә каласың. Әйткән сүз, аткан ук. Аны кире кайтарып алып булмый. Ә дөнья көтә башлагач, катының гел сандугач булып кына сайрамый. Менә шундый чакларда да катыңына авыз тутырып “сакау карга” дия алыр өчен өйләнгәнче “былбылым” сүзен ычкындырмаска кирәк.
– Бу мәсьәләдә тәҗрибә зур инде синең, – дип куя егетләр.
– Әле мин сезгә иң глауныйларын әйтмәдем. Мәгъшукаларыгызга “бердәнберем” диюдән асубый сакланыгыз. Югыйсә “синең кебекләрне йөзне табам” дигәндә, катыныгыз элеккеге сүзләрегезне әйтеп, үзегезне оялтып куяр. Глауныеның да глауные “яратам” сүзен теш арасыннан да чыгара күрмәгез.
– Нигә, Җәмил абзый?
– И, аңгыра башлар. Нигә дип сорап торасыз тагын. “Яратам” дип әйтеңме, беттең инде, катын-кыз синнән аркан ишә, сине колы итә. “Яраткач фәлән нәрсә эшлә, төгән нәрсәне ал”, – ди. Әгәр яратам димәсәң, ул баш вата, интегә, уйлана, йокысы кача. Бу мине яратсын әле дип, кылны кырыкка яра...
Җәмил абзый иң глауныен сөйләп бетерергә өлгерми кала. Аның сигезенче катыны Җәмиләнең тавышы каяндыр ишетелә.
Хәзер, карчыгым, кайтам, сандугачым, – дип ашыгып китеп бара.

Фәнис Яруллин, 1995 ел.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: