16+

Илдус Заһидуллин турында укучысы: «Соңыннан үкенеп утырмаслык дөрес, урынлы карарлар кабул итә белде»

Җир йөзендә кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле, күп сулар аккан, ничәмә-ничә буын кешеләр, халыклар, дәүләтләр бер-берсен алыштыра барганнар. Әгәр дә үткәнне гомумиләштереп күз алдына китерергә тырышып карасак, шуны күрер идек – дөньядагы иң мөһим үзгәрешләрне аерым бер шәхесләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсе дип карарга мөмкин.

Илдус Заһидуллин турында укучысы: «Соңыннан үкенеп утырмаслык дөрес, урынлы карарлар кабул итә белде»

Җир йөзендә кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле, күп сулар аккан, ничәмә-ничә буын кешеләр, халыклар, дәүләтләр бер-берсен алыштыра барганнар. Әгәр дә үткәнне гомумиләштереп күз алдына китерергә тырышып карасак, шуны күрер идек – дөньядагы иң мөһим үзгәрешләрне аерым бер шәхесләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсе дип карарга мөмкин.

Юкка гына, тарихны шәхесләр тудыра, димиләр бит. Шулай да тарихи процессларның төбенәрәк төшеп карасак, аларның аерым шәхесләргә генә түгел, ә күпсанлы бер-берсен эзлекле рәвештә тулыландырып килә торган башка бик күп сәбәпләргә бәйлелеген күрер идек.

Нәкъ шулай ук шушы тарихны язучы тарихчылар арасында да тарих фәненең үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребез байтак. Шулар арасында 2018 елның 1 гыйнварында үзенең 55 еллык юбилеен билгеләп үткән тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа тарих бүлегенең җитәкчесе Илдус Заһидуллинны билгеләп үтәсем килә. Әмма, әйткәнемчә, беренче чиратта, аның элгәреләре, остазлары Җәмил Гыйльмановны, Миркасыйм Госмановны, Сәлам Алишевны, Индус Таһировны, Рәмзи Вәлиевне һәм башка олы хөрмәткә лаеклы галимнәребезне искә алу урынлы булыр иде. Илдус Котдус улының татар халкы тарихын тирәннән өйрәнүне төп максат итеп куйган нык иманлы шәхес һәм галим буларак өлгерүенең сәбәпләре дә шушы галимнәрнең эш тәҗрибәләрен үрнәк итеп, акыллы киңәшләрен тыңлап, хәер-фатихаларын алып, көчен һәм вакытын кызганмыйча үз эшенә бирелгәнлегендәдер. Шулай ук Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов һәм башка бик күп шагыйрьләр һәм әдипләрнең төрле чорларны колачлаган татар халкының яшәеше, аерым вакыйгалар һәм шәхесләрнең язмышлары турындагы күңел җылылыгы сеңгән әсәрләре аша туган телгә, үз халкың тарихына якын итеп карау тулысынча диярлек урыс телендәге документация белән тулы архивларда кырый-мырыйга китмичә нәкъ менә татар тарихын өйрәнү юлында маяк булып торгандыр.

Инде дә хәзерге заманга кайтып, Илдус Заһидуллин җитәкчелегендә үткән гомерләрне искә төшерсәк, 20гә якын ел узып та киткән икән. Аның белән беренче очрашу мин 1998 елда укырга керү имтиханнарын биреп йөргәндә булды. Комиссиядә өч кеше утыра иде. Билеттагы сорауларга әзерләнеп, үзең теләгән өч кешенең берсенә имтихан тапшырырга мөмкин иде. Мин, ни сәбәпледер, Илдус Заһидуллинны сайладым, мөгаен, шул вакытта ук аның интеллигентларча тотышына, йөзендә имтихан бирүчене батырырга торган тискәре сыйфатларның булмавына игътибар иткәнмендер. Чынлап та, мине тыңлагач, ул шактый сораулар бирде, тик батырыр өчен түгел, ә фикерләвем, белемем бармы икәнен яхшырак ачыклар өчен.

Яхшы, инде аның барлык күркәм сыйфатларын санап утыруның кирәге юктыр. Аны характерлаучы төп әйберләр – аның оештыру эшчәнлегендә, китапларында, башка күпсанлы фәнни хезмәтләрендә, укучыларының ул әйткән юнәлешләрдә уңышлы гына фәнни тикшеренү эшләре алып баруларында. Бүгенге көндә аның алты монографиясе, коллектив монографияләрдә чыккан мәкаләләрне дә кертеп, 400дән артык фәнни мәкаләсе һәм аның фәнни редакциясендә чыга торган күпсанлы тарихи чыганаклар, мәкаләләр җыентыклары, журналлар бар. Илдус Котдус улының турыдан-туры җитәкчелегендә сигез кандидатлык диссертациясе якланылды, ә инде аның да зур хезмәте кергән башкалар җитәкчелегендә якланылган диссертацияләр саны исәпсез.

Илдус Заһидуллинның эшлеклелек сыйфатларын аерым билгеләп китәр идем. Аның дуслары, танышлары, фән буенча элемтәләре янәшә йөргәннәр арасында гына түгел, Россиянең, чит илләрнең күп шәһәрләренә таралган. Нинди дә булса конференция үткәрү яки коллектив хезмәт эшләү идеясе туганда инде белеп торасың – аның танышлары арасында хуплаучылар, катнашырга әзер торучылар күп булачак. Ул үзе дә авырыксынып тормый, җилдереп кенә йә конференцияләргә, йә командировкаларга барып кайта, тегесенә дә, монысына да өлгерә. Һәм боларның берсен дә ыштан төбен туздырып йөрү дип кенә карарга мөмкин түгел – һәрберсе төптән уйланылган, тарих фәнендә чишелмәгән яки башка төрле караш соралучы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән максатчан эшчәнлек.

Тарихчының укытучыныкы, журналистныкы кебек үк үзе генә белгән тавык чүпләп бетермәслек эшләре әйтеп бетергесез. Тарихчы-галим, шуларны үз вакытында тиз башкарып, барысына да вакыт таба. Кешеләргә карата да таләпчән, үзенә икеләтә таләпчән. Төрле дәүләт учреждениеләре, җәмәгать оешмалары, редакция, телевидение чакырулары буенча да эш алып бара. Шул ук вакытта аның өчен иң әһәмиятле булган тарих фәнен камилләштерүгә төп игътибарын юнәлтә, икенчел мәсьәләләргә чәчелеп бетми.

Камилләштерү дигәннән, ул үзен күрсеннәр дип йөрүче түгел, ә шул сайлаган юлда камиллеккә омтылып тормыш йөген зарлануларсыз тартып баручы һәм башкаларны да үзе артыннан ияртүче буларак күренеп торган шәхес ул. Дөрес, аның шактый катлаулы озын җөмләләр белән язылган хезмәтләре бер әзерлексез темага кермәгән кеше өчен аңларга авыр да, күңелсез дә булып тоелырга мөмкин. Нишләмәк кирәк, образлы фикерләүләргә караганда, логика өстенлек иткән тарих фәне әби-бабай әкиятләре генә түгел шул ул. Аның нәтиҗәлелеге дә тарихи процессларның чын мәгънәсенә, асылына төшенүдә.

Бу дөньяда кайберәүләр, бер ялгышы артыннан икенчесен ясап яки шуларны төзәтмәкче булып, бөтен гомерләрен үткәрәләр. Берәү дә хатадан хали түгел анысы. Шулай да Илдус Котдус улы ничектер тиз генә соңыннан үкенеп утырмаслык дөрес, урынлы карарлар кабул итә. Моңа, мөгаен, кечкенәдән алынган тәрбия дә, инде шактый зур тормыш тәҗрибәсе дә ярдәм итә торгандыр.

Тәрбия дигәннән, Илдус Заһидуллин – туганнары арасында да зур ихтирамга лаек үз кеше. Тормыш иптәше Дания ханым белән бер ул үстерделәр, хәзер инде ике онык тәрбиялиләр. Аларны да сөендереп, матур күркәм гаилә тормышыгызны дәвам иттерү насыйп итсен Сезгә Ходай.

Илшат Фәйзрахманов, тарих фәннәре кандидаты

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading