16+

“Кибеттә әйбер кыйбат түгел лә ул!.. Кесәңдә акчаң булса”

Сайлаулар үтте, сайланасылары-сайланмаслары сайланып бетте, дигәндәй... Дөнья тыныч кына үз агышы белән офык сызыгына көнлек тәгәрәвен дәвам итә. Шагыйрь әйтмешли, бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек: кояш бата – һаман элекке, таңнар ата – һаман элекке... Иртә җитүгә ашыйсы, көндез исә җир җимертеп эшлисе, кичен арып кайтып йоклыйсы килү хаҗәтеннән һаман да беркем хали түгел.

“Кибеттә әйбер кыйбат түгел лә ул!.. Кесәңдә акчаң булса”

Сайлаулар үтте, сайланасылары-сайланмаслары сайланып бетте, дигәндәй... Дөнья тыныч кына үз агышы белән офык сызыгына көнлек тәгәрәвен дәвам итә. Шагыйрь әйтмешли, бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек: кояш бата – һаман элекке, таңнар ата – һаман элекке... Иртә җитүгә ашыйсы, көндез исә җир җимертеп эшлисе, кичен арып кайтып йоклыйсы килү хаҗәтеннән һаман да беркем хали түгел.

Тик тормышыбыз шулай корылган ки, кайсыбер яңалыклар арттан йомшак урынга көтмәгәндә китереп тибүчән...

Карабодай да шулай итте бу көздә. Сугыш-фәлән игълан итми генә, уртача бәясен 87 сумнан тиз генә 102 сум 51 тиен куначасына меңгерде дә куйды. Халык аңламый да калды...

Мин дә аңламадым: кайда ишелгән прилавкылар, кайда кибет идәне буйлап кылгандай йөгерүче буш ярма каплары, кайда ертылган җиңнәр, йолкынган чәч учламнары?...

Карабодай – ул гомумән кызык үсемлек. Нефть арта, доллар кими, тормыш җайлана, комбайннардан “КамАЗ” арбаларына дөбердәп ярма коела... Карабодай шул арбаларга “утырып” кибет киштәсенә килеп җитә дә, мыштым гына “шыта”, “сабак җибәрә” башлый!

Ничек?.. Ниндидер акылга бирешмәс бер әкияти сорау бу минем өчен. Әлбәттә, минем өчен генә...

Чөнки сатучыларның җавабы инде әзер. Имеш, яңа уңыш алдыннан, иске запаслар бетә башлагач, бәяләр шулай “кычытына” башлый икән. “КамАЗ”ларның соляркасы бетеп китеп, кибет төбенә килергә бер-ике атнага соңарсалар бөтенләй карабодайсыз калуыбыз да ихтимал икән, болай булса...

Һәрхәлдә, минсельхозда: “Карабодай дефициты булмаячак”, – дип ышандыралар. Ни өчен дигәндә, быел карабодайны ил буйлап 1 миллион гектарга якын кишәрлекләрдә чәчкәннәр. Узган ел белән чагыштырганда бу 12,1 проценка артык диләр. Өстәгеләр, ярманың яңа партиясе кибет киштәләренә кайтып тулуга ук, бәяләр стабильләшәчәк, дип ышандыра. Ә әлегә карабодайны кибетләрнең “деликатеслар” дигән бүлегеннән эзләгез, диясе генә кала.
Берәү әйткән ди бит: “Кибеттә әйбер кыйбат түгел лә ул!.. кесәңдә акчаң булса”, – дип.

Кесә дигәннән, 1 октябрьдән бер кавем россиялеләрнең кесәләрендәге акчасы үрчергә җыена ди бит әле. Гәҗиткә ике куллап тотыныгыз әле, бәлки бу исемлектә сез дә бардыр.

МЧС хезмәткәрләре, социаль өлкәдә, инвалидларны тернәкләндерү, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләрендә, гидрометеорология хезмәтләрендә эшләүчеләр, Росстандарт хезмәткәрләренең хезмәт хаклары быелгы октябрь индексациясенә лаек дип табылган. Болардан тыш исемлеккә таможняда, фельдъегерьлек хезмәтендә, полициядә, Росгвардиядә, ФСИНда, армиядә контракт буенча хезмәт итүчеләр дә кергән.

Хәзер кем белән дуслашырга икәнен беләсез инде – югарыдагыларның уртача хезмәт хакы ил буенча 3,7 процентка артачак диелә рәсми документларда. Әбием әйтмешли, корсакны төртеп тишми бит... Калган “бюджетниклар”га исә (укытучылар, тәрбиячеләр, табиблар, галимнәргә) зарплата артканын гыйнварга кадәр көтәргә туры киләчәк.

Менә шундый хәлләр.

Барыгызга да күңел тынычлыгы теләп, Әмир Исламов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading