16+

Кияүгә чыккач, туган бер баласы үлә бара икән

Гайре табигый хәлләр турында тыңларга яратам. Кайберәүләр башыңны юк-бар белән бутама, дин буенча тыелган бу, дияргә мөмкин.

Кияүгә чыккач, туган бер баласы үлә бара икән

Гайре табигый хәлләр турында тыңларга яратам. Кайберәүләр башыңны юк-бар белән бутама, дин буенча тыелган бу, дияргә мөмкин.

Ләкин дөнья шулкадәр киң һәм күпкырлы ул, аның без аңлап-аңлатып бетерә алмаган яклары шулкадәр күп, колагыңны каплап куйсаң да, күзләреңне томалап куйсаң да бар бит алар. 

Хәер, мин сөйләргә теләгәне алай ук куркыныч хәлләр рәтенә керми әле.
Сөйләүчесе дә Аллаһ исемен телдән төшермәүче танышым. Бер генә нюанс – үзен иманлы чын мөселман санаса да, намаз укымый... Ярар, монысы мин, дөресрәге, ул сөйләячәк хәлләргә әллә ни кагылмый кебек. Үзен тыңлыйк.

– Минем әни ягыннан әбием бик гыйлемле, чиста-пөхтә, авылдашлары арасында абруе зур булган абыстай иде. Совет заманында да намазын туктатмады ул. Менә шул әбкәемнең, кияүгә чыккач, туган бер баласы үлә бара икән. Гаҗиз булганнар бу хәлгә. 

Ә бер көнне туганнан-туган сеңлесе килгән дә төшен сөйләгән. “Апам, сине төшемдә күрдем. Ак алъяпкычың төшә дә китә иңеңнән, төшә дә китә. Бераздан түзмәдең, салдың да болгап ыргыттың син аны. Алъяпкычыңны җил очыртып алып китте дә мәчет манарасына илтеп элде. Озак карап тордык – шунда эленеп калды ул: төшмәде. Аллаһ теләсә, бар да әйбәт булыр. Яхшыга юрыйм мин бу төшне”. Барысы да яхшыга юрый.

Һәм ни хикмәт: шуннан соң алты көмәнен дә исән-имин күтәреп, алты сәламәт бала тудыра әбекәем. Алтысы да үсеп, үзләре балалар-оныклар үстерә. Унбер баланың алтысы шул төштән соң туа. Һәм тагын бер нәрсә: соңрак, совет заманы бетеп, дингә ирек килгәч, авылыбызда яңа төзелгән мәчеткә әбекәем исеме бирелде...

Лилия Фәттахова

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading