16+

“Кил, кочаклыйм әле үзеңне!”

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина күбрәк кочаклашырга куша.

“Кил, кочаклыйм әле үзеңне!”

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина күбрәк кочаклашырга куша.

“Кочаклашу – энергия алмашу, яратуны җиткерү, кадерле икәнеңне тою һәм аңлату! Кил, кочаклыйм әле үзеңне!”
Бу сүзне ир-атларга ешрак кабатлау мәслихәт. Кочаклашу, бер-береңә яратып орынулар көч һәм энергия биреп кенә калмыйча, дәвалый икән әле. Күптән түгел галимнәр шундый нәтиҗә ясаган.

Майами университеты каршындагы эзләнүләр институты директоры Тиффани Филд үткәргән тәҗрибәләр буенча, бер-берсе белән кочаклашкан парларда күңел төшенкелеген киметүче гормоннар күбәйгән, кан басымы төшү, йөрәк эшчәнлеге яхшыру күзәтелгән, кандагы гемоглобин күләме арткан. Ә соңгысы исә иммунитетның күтәрелүенә һәм сәламәтләнүгә китерә. Хәтта ки шуңа кадәр барып җиткән, хәзер Америка табиблары көнгә 4-5 тапкыр кочаклашырга кушылган рецептлар да язып бирә башлаган, ди.

Борынгылар да кочаклашуның файдасын белгән. Мәсәлән, Альберт Энштейн эшләүдән туктаган, арыган араларда янына хатынын чакыра торган булган.
Берникадәр вакыт кочаклашып торганнан соң, үзенә көч керүен сизеп, эшен дәвам иткән. Ә детектив тарихлары белән дан казанган Жорж Сименон төшенкелеккә бирелгән, эшкә кулы бармаган вакытларда маникюр салоннарына йөрергә яраткан. Тырнакларының матурлыгы борчымаган аны. Бары яшь маникюршаларның йомшак кагылулары кәефен күтәреп җибәрүен яшермәгән. Хәзер күбебезнең кочаклашырга вакыты да юк. Тыз-быз чабабыз, артта калмаска тырышабыз...

Нәтиҗәдә бер-береңне назларга вакыт та калмый. Ярый да әле аралашырга телефон һәм компьютерлар бар. Шушы максатларны күздә тотып, Сингапур галиме Джеймс Те “ерактан кочаклашу” өчен костюм уйлап тапкан. Бу очракта ике кеше дә интернет аша бер-берсен күрә һәм махсус жилет аша бер-берсенең кайнар кочакларын тоя икән”, – дип язан Миләүшә.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading