16+

Килде ул көн: Казан кабат Россия футбол җыелмасы уенын тамаша кылды

8 октябрь кичен – Россия-Словакия матчын Казанда түземсезлек белән көтеп алдылар. Республиканың баш каласы футболсыз яшәгәне юк анысы. Шулай да үз ил җыелмасы үзеңнеке шул инде. Ә андый бәхет, Мәскәүдән аермалы буларак, төбәкләргә еш эләкми. Казанда, мәсәлән, Россия футбол футболчылары соңгы тапкыр 4 ел элек туп куды.

Килде ул көн: Казан кабат Россия футбол җыелмасы уенын тамаша кылды

8 октябрь кичен – Россия-Словакия матчын Казанда түземсезлек белән көтеп алдылар. Республиканың баш каласы футболсыз яшәгәне юк анысы. Шулай да үз ил җыелмасы үзеңнеке шул инде. Ә андый бәхет, Мәскәүдән аермалы буларак, төбәкләргә еш эләкми. Казанда, мәсәлән, Россия футбол футболчылары соңгы тапкыр 4 ел элек туп куды.

Чирәм үсте көз җиткәч

Кем әйтмешли – күп сулар аккан икән шул. Ул арада Россия футбол җыелмасында баш тренер гына алмашынып калмады, ә уенны кабул итәчәк стадион да исемен үзгәртергә өлгерде.

 

 

Исем үзгәрде, җисеме шул ук калды анысы – “Ак Барс-Арена”да һаман да “Казан-Арена” вакытындагы кебек үк уен кырына чирәм үстерә алмыйча изаланалар. Бу юлы барып чыкты кебек: “Рубин” командасының өч уенын Үзәк стадионга күчереп, башка чараларны үткәрүдән баш тартып булса да “Ак Барс-Арена”ны 8 октябрь киченә әзерләп өлгертә алдылар. Югыйсә, август аенда Россия футбол союзы әлеге матчны башка урынга күчерү турында да уйлый башлаган иде.

Карадениз “өенә” кайтты

Казан бу көннәрдә футбол рухы белән яшәде. Ил җыелмасы мөһим матчка әзерләнгәндә аның элеккеге футболчылары – Динияр Билалетдинов, Руслан Пименов, Дмитрий Сычев,  Дмитрий Хлестов республика буйлап Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай һәм Казанда биш көнлек “Безнең егетләр” дип аталган автойөреш оештырды. Алар һәр шәһәрдә “Мәктәптә футбол” проекты кысаларында укучылар белән дәресләр уздырды. Соңрак аларга Казанда Дмитрий Аленичев, Егор Титов һәм Александр Филимонов та кушылды.

...Казанга үз йолдызы – төрек футболчысы Гёкдениз Караденизны да кайтып төште.

– Өйгә кайткан кебек булдым. Нык сагындым. “Рубин” футболкасы киеп уйнаган һәр матч мөһим иде, – дигән ул клуб базасына килгәч. Клуб җитәкчелеге белән очрашуыннан соң Караденизның кабат “Рубин”га, бу юлы инде эшкә кайту ихтималы хакында да имеш-мимешләр таралды.

Тарих ни сөйли?

Россия футбол җыелмасының моңа кадәр Казанда 3 тапкыр уйнаганы булды.

Беренче уенда – 2013 елның сентябрендә Фабио Капелло җитәкләгән команда Люксембург футболчыларын тар-мар итте (4:1).

Икенче уенны 4 елга якын көтәргә туры килде – 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы кысаларында “Казан-Арена”да Станислав Черчесов шәкертләре Мексика җыелмасына оттырды (1:2).

Ә шул ук елның 10 октябрендә Россия командасы капкасына Сердар Азмун керткән туп ираннарга каршы иптәшләрчә матчта бездән кабат җиңүне урлады – 1:1.
Нәтиҗәнең өч төрлесен дә күрдек һәм 4нче матчтан җиңү көттек.

“Максат – 1нче булу”

2022 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу матчы бу. “Н” төркемендә 2нче урында баручы Россия җыелмасының 13 очкосы бар. Хорватия футболчылары да шуның кадәр очко туплады. Ә 3нче урында урнашкан Словакия исәбендә – 9 очко. Шуңа да 7нче турда җиңү Россия футболчыларына 2нче урында ныклап төпләнергә юл ачачак иде. Дөрес, дөнья чемпионатына турыдан-туры узу өчен 1нче булу кирәк.

Моны уен алдыннан журналистлар белән очрашуда баш тренер Валерий Карпин да искә төшерде.

 

– Икенче урын яулау максат ителми. Безнең максат – беренче булу һәм турыдан-туры чемпионатка узу, – диде остаз.

Шундыйрак уен...

Максат кую бер әйбер, ә нәтиҗәләр гадәттә күп төрле факторларга бәйле була. “Ак Барс-Арена” стадионындагы уен 1:0 исәбенә Россия футболчылары файдасына төгәлләнде. Нәрсәсе белән истә калдымы? Россия футболчыларының гол кертә белмәүләре, ә кунакларның үз капкасына үзләре туп кертеп безгә "җиңү бүләк итүләре" белән!

Алда тагын 3 уен. Көндәшләр – Словения (11 октябрь, читтә), Кипр (11 ноябрь, үзебездә) һәм Хорватия. Төркемдә 1нче урын язмышы 14 ноябрьдә – Хорватия-Россия каршылыгыннан соң гына хәл ителер мөгаен.

 

Фото: rfs.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading