Шәһри Казан

Киленнең башы авыртмасын, каенанасының теле тик торсын

Төрекләрдә кызның кулын сорау сёз дип атала. Кыз сорарга, бездәгечә, егет әти-әнисе белән килә. Аларны булачак кәләш төрек каһвәсе белән сыйлый.

Реклама

Аннары яшьләр ярәшә, анысы нишан дип атала. Кияү кәләшкә ярәшү балдагын бүләк итә. Өченче этап биш-алты айдан соң гына үтә. Ул хына төне, ягъни монда кызлар гына җыелыша. Бу көнне кәләш милли киемнән була. Кызлар табын артында күңелле итеп чәй эчә, бииләр, җырлыйлар. Никахны яшьләр мәчеттә үткәрә. Шуннан инде туй көне килеп җитә. Аны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үткәрәләр. Кияү килер алдыннан, кәләшнең биленә әтисе яки ир туганы кызыл тасма бәйли. Кызны алырга кияү чәчәк бәйләме һәм бүләккә берәр алтын эшләнмә алып килә. Загста аерым бүлмәдә, шаһитлар катнашында, аларны ир һәм хатын итеп теркәгәннән соң, котлау бүлмәсенә баралар. Анда аларны дуслары һәм туганнары көтә. Алар кызның билбавына алтын тәңкәләр, акча кыстыралар. Кызның үзенә алтын әйберләр кидерәләр. Кызны булачак ире өендә бал белән каршы алалар. Бер кулына – конфет, икенчесенә вак акчалар тоттыралар. Өстенә дөге сибәләр. Ул да бүләкләр алып килә. Кызның апалары, башы авыртмасын дип, аңа яулык яба, ә каенанасының, теле тик торсын дип, авызын бәйләп куялар.

(Казанда төрек милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Тарык Доган сөйләгәннән.)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: