16+

Киләсе елга бюджеттан кемгә күпме акча бирелә?

Социаль әһәмияткә ия булган өлкәләргә республика бюджетның чыгымнары елдан-ел арта бара. 2021 елга исәпләнгән чыгымнарның якынча 77 процентын шул өлкә тәшкил итә. 2021 елда казнадан кемгә күпме акча биреләчәк соң? 

Киләсе елга бюджеттан кемгә күпме акча бирелә?

Социаль әһәмияткә ия булган өлкәләргә республика бюджетның чыгымнары елдан-ел арта бара. 2021 елга исәпләнгән чыгымнарның якынча 77 процентын шул өлкә тәшкил итә. 2021 елда казнадан кемгә күпме акча биреләчәк соң? 

Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган чарада билгеле булды. ТР финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, киләсе елда республикада бюджетының чыгым өлешләре 11,6 млрд сумга артуы көтелә. 
2021 елда казнадан кемгә күпме акча биреләчәк соң? 
Социаль әһәмияткә ия чараларны финанслау киләсе елда 6,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Шулай ук яңа бюджет объектларын сафка бастыру, резерв фондын формалаштыру, оешмалар мөлкәтенә салым түләүгә чыгымнар каралган. 
Казнаның 18, 5 млрд сумы гомуми дәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә бүленәчәк. 
Илкүләм саклык чараларына 1,6 млрд сум бирелә. Моңа Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Гражданнар оборонасы министрлыгы чараларын финанслау керә. 
Илкүләм икътисад өлешенә 80,7 млрд сум каралган. Моңа юллар төзү дә, авыл хуҗалыгы өлкәсе дә, транспорт, төзекләндерүгә бәйле керемнәр керә. 
Торак - коммуналь хуҗалыкка 10,3 млрд сум, табигатьне саклауга, Экология министрлыгына һәм табигать белән бәйле башка чараларга 573 млн сум акча бирелә. 
Мәгариф өлкәсенә 8,4 млрд, сәламәтлек саклау юнәлешенә 69 млрд сум акча бирү күздә тотыла. 
Социаль сәясәткә 37,7 млрд сум, халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә 16 млрд сум тоту планлаштырыла. 

Мәдәният һәм кинематографиягә 10, 3 млрд сум бүлеп бирелә. Бу акчалар грантлар формалаштыруга, китап фондлары комплектацияләргә, иҗади берләшмәләр, музей - театрлар, цирклар, китапханәләр, иҗат коллективларын тәэмин итүгә тотыла. 
Спортка 3,9 млрд сум, матбугат чараларына 1,5 млрд сум биреләчәк. Шул исәптән, вакытлы матбугатка 613 млн сум акча бүленер дип фаразлана.

Лилия Локманова 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading